Ватаным Татарстан.  Хәбәрләр  /12.10.2017/


Россия халкы барыннан да бигрәк Путинга һәм погонлыларга ышана

 

Левада үзәге уздырган сораштыруда Россия халкының Россия Президенты Владимр Путинга,армиягә һәм көч структураларына ышануы ачыкланган. Ә менә банклар, эре бизнес һәм сәяси партияләргә андый мөнәсәбәт юк икән.

 

Халыкның 75 проценты Путинга ышануын әйткән. Каршы фикердәгеләр – 4 процент. Армиягә 69 процент кеше ышана. ФСБ һәм махсус хезмәтләргә халыкның 57 проценты уңай фикердә. Ә менә сәяси партияләр (ышану индексы 31 пунктка кимегән), банк (28) һәм эре бизнеска өметләнүчеләр кими бара икән.