Ватаным Татарстан.  Хәбәрләр  /12.10.2017/


Түбән Кама суды калада гей-парад уздырырга рөхсәт бирмәгән

 

Түбән Кама шәһәре суды ЛГБТ җәмәгатьчелеге активитларының кала хакимиятенә карата белдергән дәгъвасын канәгатьләндермәде. Шәһәр түрәләре аларга гей-парад уздырырга рөхсәт бирмәгән иде.

 

ЛГБТ җәмәгатьчлеге активистлары Россиянең 114 каласында гей-парад уздыру теләге белән рсәми мөрәҗәгать ясаган иде. Татарстанда бу исемлеккә Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Чистай эләкте. Шәһәр хакимиятләре мондый чараларга рөхсзт бирмәүләрен Россиядә гей-пропоганданың законга каршы килүе белән аңлатты.

 

Түбән Камада гей-парадка 300 кеше чакырып, каланың Химиклар проспектында урам йөреше уздырмакчы булганнар. Әмма суд моңа рөхсәт бирмәде. Хәзер оештыручылар Татарстан Югары судында яклау тапмакчы.