Ватаным Татарстан.  Хәбәрләр  /12.10.2017/


Җиде ел эчендә 112 системасына 8,9 миллионнан артык шалтырату килеп ирешкән

 

16-17 оператордан торган дежур смена тәүлек дәвамында уртача 5500ләп шалтырату кабул итә.

 

8,9 миллионнан артык шалтырату нигезендә ашыгыч оператив хезмәтләргә һәлакәтләр турында 3,3 миллионнан артык хәбәр юлланган. Бу хакта бүген "Татар-информ" агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Олег Степущенко сөйләде.