Ватаным Татарстан.  Хәбәрләр  /14.11.2017/


Татарстан халкының 6,5 миллиард сум милек салымы түлисе бар

 

Татарстан халкының узган ел өчен 6,5 миллиард сум милек салымы түлисе бар. Түләүләрнең 1,6 миллиард сумы казнага барып ирешкән дә инде.


Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта әйттеләр. Федераль салым хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин сүзләренә карганда, халыкка юллаган “сәлам хатлары”ның зур өлеше транспорт салымына туры килә. Ул 3,7 миллиард сум тәшкил итә. Милек салымын түләү буенча бурычлылар да нәкъ менә транспорт чарасы өчен исәп-хисап ясарга теләмәүчеләр арасында күбрәк. Милек салымын вакытында түләмәгән өчен пени исәплиләр. Ул һәр 100 сумга көненә 30 тиен тәшкил итә.