Ватаным Татарстан.  Хәбәрләр  /06.12.2017/


Владимир Путин президент сайлауларында катнашачак

 

Түбән Новгородта ГАЗ предприятиясе хезмәткәрләре белән очрашуда Владимир Путин 2018 елда Президент сайлауларында үз кандидатурасын тәкъдим итәчәген белдерде.

 

“Мин Россия Федерациясе Президенты вазифасына үз кандидатурамны тәкъдим итәчәкмен”, - диде ул.


Владимир Путин Россия Федерациясе Хөкүмәтен 1999 елның августыннан җитәкләде - 1999 елның 31 декабрендә Борис Ельцин отставкага киткәч, президент вазифасын башкаручы булды. 2000-2004 һәм 2004-2008 елларда дәүләт башлыгы иде, аннары яңадан Премьер-министр булды. 2012 елда Президент сайлауларында өченче тапкыр җиңде.


РФ Конституциясе буенча бер үк зат Президент вазыйфасын ике срок рәттән дә артык били алмый.