Ватаным Татарстан.  Хәбәрләр  /07.12.2017/


Республика халкы ЮХИДИ хезмәткәрләре, сәламәтлек саклау тармагында хезмәт куючылар белән вуз укытучыларын иң ришвәтчел һөнәрләр дип саный

 

Ришвәтчелеккә каршы көрәш көне уңаеннан халык арасында уздырылган быелгы сораштыру нәтиҗәләре шул хакта сөйли. 

 

Татарстан социаль-икътисадый мониторинг комитетының мәгълүмати-аналитик үзәге башлыгы Эльвира Юрасова сүзләренә караганда, җиде ел эчендә әлеге әлеге һөнәр ияләрен ришвәтчел дип санаучылар уртача 20 процентка кимегщн. «Мондый төр сораштырулар уздырыла башлаган 2010 елдан бирле ЮХИДИ хезмәткәрләрен “ришвәт яратучы” дип санаучылар саны – 71,8 проценттан 50,6 процентка, сәламәтлек саклау тармагында хезәмт куючыларны иң ришвәтчел дип атаучылар – 66,1 проценттан 45 процентка, вуз укытучыларын атаучылар 60 проценттан 41,5 процентка калган”, – диде ул кичә журналистлар белән очрашуда. Өч ел эчендә республикада ришвәтчелек белән күзгә-күз очрашучылар саны да 10,2 проценттан 8,9 процентка, җае чыкса, акча “төртергә” әзер торучылар исә 62,2 проценттан 53 процентка кадәр кимегән.