Ватаным Татарстан.  Хәбәрләр  /12.01.2018/


"КАМАЗ-Мастер" "Дакар"да беренче урынны кулдын ычкындырмады

 

Бүген төнлә Көньяк Америкада узучы раллинең алтынчы этабы узды.Ярышынң бу өлешен беренче булып "Ивеко" командасыннан Аргентина узышчысы Федерико Виллагра тәмамлады. Мартин Коломы(Татра) – икенче, Тон ван Генутген (Ивеко) өченче булды.

 

"КАМАЗ-Мастер" командасыннан иң яхшы күрсәткечкә Дмитрий Сотников иреште. Ул алтынчы этапны дүртенче урында тәмамлады. Эдуард Николаев – алтынчы, Айрат Мәрдиев – сигезенче, Антон Шибалов исә унберенче булды.

 

Гомуми зачетта исә беренче урында Эдуард Николаев бара. Сотников – бишенче, Мәрдиев – җиденче, Шибалов исә унөченче урында. Бүген узышчылар ял итә. Ярышның җиденче этабы 13 гыйнварда уза.