Ватаным Татарстан.  Хәбәрләр  /13.02.2018/


Рөстәм Миңнеханов татар кызы Алинә Заһитова һәм аның тренерын Олимпия уеннарындагы уңышы белән котлады

 

Татарстан Презилденты Рөстәм Миңнеханов татар кызы Алинә Заһитова һәм аның тренеры Этери Тутберидзены Олимпия уеннарындагы уңышы белән котлады. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

"Сезнең чыгышыгыз көндәшләргә тамчы да мөмкинлек калдырмады. Алинәнең нәсел тамырлары Татарстанга барып тоташуын һәм аның спорт белән Татарстанда шөгыльләнә башлавын белеп чын күңелдән шатландым. Татарстан халкы һәм шәхсән үз исемемнән яшь спортчыга яңа зур һәм матур җиңүләр, спорт уңышлары телим", – диелә республика башлыгының телеграммасында.

 

Инде хәбәр иткәнебезчә, Олимпия уеннарында Алинә Заһитова көндәшләренең барысын отып, Россия спортчыларына фигуралы шуу буенча команда ярышында көмеш медаль отарга ярдәм итте.