Ватаным Татарстан.  Хәбәрләр  /14.02.2018/


Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлгында яңа министр белән таныштырдылар

 

Бүген Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлгында яңа министр белән таныштырдылар. Очрашуда Татарстан Хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин катнашты.

 

Инде хәбәр иткәнебезчә, бүген Татарстан Президенты Указы белән Гадел Вафин сәламәтлек саклау министры вазыйфасыннан аза ителде. Аның урынына әлегә кадәр башкаланың 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы булып эшләгән Марат Садыйков билгеләнде.

 

Марат Садыйков 1993 елда Казан дәүләт медицина институтын «Педиатрия» белгечлеге буенча тәмамлаган. 7 нче шәһәр хастаханәсендә баш табиб булып 2008 елдан эшли. 2014 елның октябреннән ТР Дәүләт Советының 5 нче чакырылыш депутаты итеп сайланган.