Ватаным Татарстан.  Хәбәрләр  /14.02.2018/


Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» хоккейчылары белән очрашты

 

Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» хоккей клубының тренерлар штабы һәм хоккейчылары белән очрашты. Очрашуда Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, «Ак Барс» ХК президенты, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов та катнашты, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.


Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Ак Барс» уенчылары сезон дәвамында яхшы хоккей һәм әйбәт уен күрсәттеләр. «Бүгенгә барлык звенолар да тупланган. Хәзер чемпионатта тәнәфес, шуңа күрә әзерләнергә кирәк. Алда плей-офф – бу яңа тарих, бөтенләй башка уеннар. Без – «Ак Барс»ның тугрылыклы җанатарлары. Җиңүләрегезгә бергәләп шатланачакбыз. Әлбәттә, җиңелүләр дә булырга мөмкин, иң мөһиме – алардан соң дөрес нәтиҗә ясарга һәм көрәшне дәвам итәргә», – дип белдерде Татарстан Президенты.


Аның сүзләренчә, «Ак Барс»та команда плей-оффта лаеклы уен күрсәтсен өчен бөтен шартлар да тудырылган. «Сез үз клубыгыз исеменнән генә түгел, бөтен Татарстан исеменнән чыгыш ясыйсыз, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Һәр уен, матчның һәр периоды – яңа тарих. Башкаларны җиңәр өчен осталыгыгыз җитәрлек, сез моны сезон дәвамында берничә тапкыр исбатладыгыз. Хәерле юл, сезгә!».


«Ак Барс»ның баш тренеры Зинәтулла Билялетдинов республика җитәкчелегенә клубка күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде. Команда капитаны Александр Свитов исә бөтен команда исеменнән җыелганнарга рәхмәт сүзләрен җиткерде, шулай ук барлык хоккейчылар да югары җаваплылык хисенә ия һәм бозда җиңү хакына бөтен көчләрен куячаклар дип ышандырды.