Ватаным Татарстан.  Хәбәрләр  /17.04.2018/


Татарстанның 26 районында язгы кыр эшләренә керештеләр

 

Татарстанның авыл хезмәтчәннәре 2018 елгы язгы кыр эшләренә керештеләр. Республиканың 26 районында көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру эшләре алып барыла, дип хәбәр итә Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.


Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләренә караганда, 2018 елның 17 апреленә көзге культураларга 50,9 мең га (планның 10 проценты) мәйданда ашлама кертелгән, күпьеллык үләннәр – 18 мең га (4 процент) мәйданда.


Зәй районы аграрийлары көзге культураларга 12,8 мең га мәйданда ашлама керткәннәр. Сарман районында бу чаралар – 11,6 мең га (67 процент), Азнакай районында 6 мең га (42 процент) мәйданда башкарылган.