Ватаным Татарстан.  Хәбәрләр  /17.05.2018/

Рөстәм Миңнеханов Кытайга эшлекле сәфәр кыла

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайга эшлекле сәфәргә килде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанның Кытайга делегациясендә республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Президент ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Кытайдагы сәүдә-икътисад вәкиле Марсель Гыйләҗев һ.б. бар.

Рөстәм Миңнеханов сәфәре кысаларында бүген Татарстан-Чжэцзян" эшлекле форумында катнашты. Әлеге чара башланыр алдыннан республика башлыгы җирле губернатор урынбасары Чжу Цонзю белән очрашты. Ханчжоу каласында исә Татарстан районнары һәм Кытай шәһәрләре арасында кардәшлек мөнәсәбәтләре турында килешү имзаланды. Моннан ары Саба районы – Вэнлинь, Кукмара районы исә Юйхуань каласы белән тыгыз элемтәдә булачак.

Кытайга сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов Чжэцзян һәм Фуцзянь провинцияләре җитәкчелеге белән очрашачак, бу провинцияләрдә урнашкан сәнәгать компанияләре белән танышачак.