Ватаным Татарстан.  Хәбәрләр  /14.06.2018/


Көрәш бәйгеләрендә хатын-кызлар ярышы да булырга мөмкин

 

Көрәш бәйгеләренә хатын-кызлар ярышы да кертелергә мөмкин. Бу хакта журналистларга Халыкара көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миңнәхмәтов җиткерде.

 

Җәүдәт Миңнәхмәтов әйтүенчә. көрәшне үстерү өчен эшләнмәгән эшләр байтак әле. "Әйтик, мастерлар санын арттыру өчен хатын-кызлар ярышын оештыру фикере дә бар, – диде ул. – Татарда хатын-кыз көрәше булмаганм дисезме? Балык Бистәсенең Күгәрчен авылында гүзәл затлар бил алыша бит".

 

Журналистлар белән очрашу Саба районының Миңгәр авылы Сабан туе көнендә көрәш буенча дөнья чемпионаты уздыру белән бәйле иде. Сабан туе кичке сәгать 6да башлана, ә көрәшчеләр келәмгә инде иртәнге 11дә үк чыгачак. Чемпионатка 40лап илдән 150дән артык спортчы килер дип көтелә. Ярышлар җиде авырлык категориясендә узачак.