Ватаным Татарстан.  Хәбәрләр  /12.07.2018/


Казандагы бер урамга генерал Виктор Ерин исемен бирәчәкләр

 

Казанның Идел буе районында урнашкан "Көньяк Алан" торак бистәсендәге бер урамга генерал Виктор Ерин исемен бирәчәкләр. Ул 1992-1995 елларда Россиянең эчке эшләр министры була.

 

Армия генералы Виктор Ерин 1944нче елда Казанда туган. Эчке эшләр органнарындагы хезмәтен 1964нче елда участок хезмәткәре буларак башлый. Россия Федерациясе Герое исеменә ия, Кызыл Йолдыз һәм башка дәүләт бүләкләренә лаек булган.