Ватаным Татарстан.  Хәбәрләр  /10.08.2018/


Республикада яшенле яңгырлар көтелә

 

11 августта, шимбә көнне, Татарстанның көнчыгыш районнарында урыны белән яшенле яңгыр явачак, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге.

 

Синоптиклар фаразлавынча, көчәйгән вакытта җилнең тизлеге секундына 15 - 20 метрга җитәчәк.

"Татар-информ"