Ватаным Татарстан.  Хәбәрләр  /14.09.2018/


Баулы районында булган авариядә ике кешенең гомере өзелгән

 

Бүген иртәнге сәгать сигездә Казан – Оренбург юлының 377нче чакрымында килеп чыккан авариядә ике кешенең гомере өзелгән. Фаҗига федераль трассаның Баулы районы аша узган өлешендә булган.

 

Казан ягыннан килүче машина килүче Киа Сид машинасы каршы як юлга чыга һәм Киа Спектра автомобиле белән бәрелешә. Авариядә икенче машинадагы 27 яшьлек йөртүче һәм андагы 50 яшьлек хатын-кыз юлчының гомере өзелә. Өч кеше имгәнгән.