Ватаным Татарстан.  Хәбәрләр  /08.10.2018/


Арча педагогика көллияте студентларын хастаханәдән чыгарганнар

 

Алдан алынган мәгълүматларга караганда, аллергияне аудиториядә сиптергән хушбуй китереп чыгарган.

 

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, аллергияне аудиториядә сиптергән хушбуйның бер компоненты китереп чыгарган. Зыян күрүчеләрнең барысына да гистаминга каршы терапия үткәрелгән. Кызларның хәле тотрыклы. Әлеге очрак буенча тикшерү башланган.