Ватаным Татарстан.  Хәбәрләр  /06.12.2018/


Алексей Песошин “Чаллы” икътисади үсеш территориясендә эшчәнлеккә ике гаризаны хуплады

 

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Чаллы” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек алып бару турында килешү төзүгә  гаризалар карау буенча комиссиянең чираттагы  утырышы узды. Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды.


Комиссия әгъзалары ике проектны карадылар: “Электр машиналары өчен электрографит щеткалар җитештерү буенча сәнәгать предприятиесе булдыру” һәм “Чаллыда асылмалы конструкцияләр җитештерүне оештыру”.

 

Проектларның инвестицион планнары, бюджет нәтиҗәлелеген фаразлау, яңа эш урыннарын булдыру тәкъдим ителде. Комиссия әгъзалары ике проектны да хупладылар.


Искә төшерәбез, хәзерге вакытта 25 компания “Чаллы” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе резидентлары булып тора.