Ватаным Татарстан.  Хәбәрләр  /14.03.2019/


Казанга татар авыллары эшмәкәрләре җыела

 

14 -16 март көннәрендә Казанда VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены уза. Әлеге чарада Россия төбәкләреннән һәм Татарстаннан 800ләп кече бизнес, фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалык вәкилләре катнаша.

 

Җыенның беренче көнендә авыл эшмәкәрләре дүрт төркемгә бүленеп эшли. Алар авыл хуҗалыгы җирләреннән нәтиҗәле файдалану, хуҗалык эшчәнлеге төрләре, авыл хуҗалыгы җитештерүе продукциясен эшкәртү һәм сату, кооперация, татар авылының киләчәге һәм аны үстерүгә яшьләрне җәлеп итү юллары турында фикер алышачак.

 

Иртәгә җыенда катнашучылар Мөслим районына сәфәр кылачак. Шимбә көнне Казанда узасы пленар утырышта исә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашыр дип көтелә. «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу  комплексында Россия  Федерациясе төбәкләреннән халык кәсепләре   продукциясен һәм товарларын җитештерүчеләрнең күргәзмә-ярминкәсе  оештырыла.