Ватаным Татарстан.  Хәбәрләр  /15.03.2019/


Җырчы Алсу һәм Азат Фазлыевларның әниләре Зөлфирә ханым вафат

 

Кичә җырчы Алсу һәм Азат Фазлыевларның әниләре Зөлфирә ханым вафат булды. Күп еллар яман чиргә каршы көрәшсә дә, ул аны җиңә алмады. Аңа 63 яшь иде.

 

Билгеле булганча, Зөлфирә ханымны дәвалау өчен зур суммада акча кирәк булгач, узган ел хәйрия чаралары узды. "Ватаным Татарстан" газетасы укучылары да әлеге изге эштән читтә калмады. Зөлфирә ханым балалары ярдәме белән чит ил клиникасына да барып кайтты. Өметле хәбәрләр ишетелде, халыктан җыелган акчаны исә мохтаҗ сабыйларга тапшырдылар.

 

Якыннары соңгы арада Зөлфия ханымга арка миен күчереп утырту өчен донор эзлиләр иде. Әмма мәкерле чир көчлерәк булып чыкты. Бүген Фазлыевлар гаиләсе Зөлфия ханымны соңгы юлга озата. Аларга сабырлык телибез.