Ватаным Татарстан.  Хәбәрләр  /12.06.2019/


Казанда журналистлар һәм "Бердәм Россия" вәкилләре арасында футбол матчы узды

 

Бүген Казанда Россия көне уңаеннан журналистлар һәм "Бердәм Россия" вәкилләре арасында футбол матчы узды. Горький паркында узган очрашуда каләм әһелләре өстен чыкты.

 

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьевның тупка тибүе белән башланган матчтан исәпне журналистлар ачты. Уенның 15 минут дәвам иткән беренче өлешендә алар өч туп кертте.

 

Икенче таймда "Бердәм Россия" вәкилләре бер мәртәбә уңышка ирешә алды. Әмма каләм әһелләре янә өч туп кертте. Шул рәвешле, матч алар файдасына 6:1 исә белән тәмамланды.

 

Андрей Кондратьев фикеренчә, мондый очрашуларны Казан гына түгел, бөтен республикада оештырырга кирәк.