Ватаным Татарстан.  Хәбәрләр  /12.06.2019/


Казанда Россия көне уңаеннан халыклар дуслыгы парады узды

 

Бүген Казанда Россия көне уңаеннан халыклар дуслыгы парады узды. Катнашучылар Горький исемендәге паркка керү капкасыннан сәхнәгә кадәр халык җырларын җырлап барды.

 

Әлеге чарада катнашучыларны Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева сәламләде. "Якты, бай, үзенчәлекле, күп милләтләр яши торган илебез белән горурланыйк", – диде ул.

 

Инде хәбәр иткәнебезчә, Казанда Россия көнен беренче тапкыр 12 мәйданчыкта билгеләп үтәчәкләр.