Ватаным Татарстан.  Хәбәрләр  /12.06.2019/


Казанда Россия әләмен 50 метрлы флагштокка күтәрделәр

 

Казандагы Җиңү паркында 50 метрлы флагшток ачылу һәм Россия Федерациясенең Дәүләт флагын күтәрү тантанасы узды. Чарада Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, вице-премьер Ләйлә Фазлыева һәм башка хөрмәтле кунаклар катнашты.

 

Флагшток урнаштыру РФ Иҗтимагый палатасы инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган «Держава 21 гасыр» милли мәдәни-патриотик программасы кысаларында үткәрелә. Әләмнең зурлыгы 8гә 12 метрны тәшкил итә.

 

Инде хәбәр иткәнебезчә, Казанда Россия көнен беренче тапкыр 12 мәйданчыкта билгеләп үтәчәкләр.