ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ


  СӘЯСӘТ  

Хәбәрләр

Яңа көн – яңа хәбәр




Фикерләр: 0


Көнүзәк вакыйга

Киләсе ел бер сәгатькә сыйды

 

Президент Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасын ирештерде. Очрашуның урыны һәм вакыты шул ук – башкаладагы Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында сентябрь азагында җыелалар. Тик бу юлы Юлламаны тыңларга килүчеләрнең дулкынлану хисе күбрәк кебек тоелды. Көн кадагындагы четерек­ле мәсьәләләр шактый. Президент ни әйтер...





Фикерләр: 0


Өмет һәм чынбарлык

 

Риман Гыйлемханов

2-1 Президентыбызның парламентка еллык Юлламасын без һәрвакыт көтеп алабыз. Дөнья­лар буталган, заманалар шактый катлаулана барганда, Татарстан җитәкчесенең күңелдә якты өметләр уятачагына ышанып  көтеп алабыз без аны һәм... алданмыйбыз да. Кичәге утырышта да Рөстәм Миңнехановның һәр сүзенә эчтән генә “дөрес” дип утырдым. Тик менә...

 

 





Фикерләр: 0


Фикер

 

Автомат һәм мәдәният (фикер)

 

Наил Шәрифуллин
2-3 Узып баручы атнаның үзенчәлекле вакыйгаларының берсе – Корал коючылар көне (День оружейника) уңаен­нан Мәскәүдә конструктор Михаил Калашниковка һәйкәл ачылу һәм Россия мәдәният минист­рының шул тантанада: “Калашников автоматы – Россия­нең чын мәдәни бренды”, – дип бел­дерүе булды кебек.

 

 




Фикерләр: 0


Миллият

Тарих, рухи тормыш

 

Кирәк икән, кытайча да өйрәнәләр

 

Рәшит Минһаҗ

15-3 Телебезне кисмәсләрме? Бүгенге вәзгыятьтә нишли алабыз, туган телне укыту ихтыяри булырга тиешме, мәҗбүриме, дип без редакциябезгә татар мә­га­рифенә катнашы булган ке­ше­ләрне чакырдык. Кызганыч, төр­ле сылтаулар табып, ТР Мәга­риф министрлыгыннан һәм Бө­тендөнья Татар конгрессыннан вәкилләр җибәрмәделәр.

 

 





Фикерләр: 0



  ИКЪТИСАД  

Эшмәкәрлек

Авыл

 

Кырга ярыш өчен чыкмыйлар

 

Гөлсинә Хәбибуллина

4-2 Балтач кешеләрен таныйм... Танылган шагыйребез Гарифҗан абый Мөхәм­мәт­шин­ның шигъри юлын бу араларда еш кабатларга туры килде әле. Урак барган чорларда басу-кырларда шактый булдым. Болай да бөтенесе уч төбендәгедәй күренеп, җәйрәп яткан кырлар – минеке. Җаныма урманы да, зур сулыклары да мондый рәхәтлек, тынычлык бирми.

 

 





Фикерләр: 0


Табигать һәм кеше

“Безнең өйдә ике бәйрәм иде”
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА

2-1 Урманчы булу җиңелме?  Бу сорауны кайсы гына урманчыга бирмә, алар “юк” дип җавап кайтара. Бер карасаң, иң җиңел һөнәр кебек ул. Әмма үз башыңа төшеп, шул өлкәдә хезмәт куя баш­ласаң, бу һөнәрнең дә ни­кадәр җаваплы, кирәкле икәненә төшенәсең. Урманчылар бәйрәм­нә­рен “Казан” милли мәдәният үзәгендә билгеләп үтте. Чарага Татарстан Президенты да кил­гән иде.





Фикерләр: 0


Төзелеш

ТКХ


  ҖӘМГЫЯТЬ  

Мәгариф һәм фән

“Державиннан киңәш сорыйм”

 

Сәрия Мифтахова
2-2 – Шагыйрь Гавриил Дер­жавинның портреты инде егерме ел эш бүл­мәмдә эленеп тора. Кайчагында аннан киңәш тә сорыйм. Без аның шигърият, хокук, сәясәт өлкәсендә зур урын тотканын беләбез. Ул–  Россиядә Аллаһы Тәгалә һәм патшадан соң законнарны өченче урынга куйган беренче кеше, – дип белдерде депутат Павел Крашенинников XIII халыкара “Державин уку­ла­ры”нда.

 





Фикерләр: 0


Борчыган мәсьәлә

Ялган аракыдан ничек котылырга?

5-1





Фикерләр: 0


 

“Аларга язарга гына булсын”

 

Сәрия Мифтахова

15-1 Кукмара районы мәктәбендә, балаларны ашханәдә тукландыру өчен, әти-әниләрдән  мәҗбүри бәрәңге җыйганнар. Бу  хакта хәтта илкүләм ришвәт­челеккә каршы көрәшү оеш­масының “кайнар элемтә”сенә үк хәбәр иткәннәр.  Әлеге гаугадан соң, мәктәп директоры эштән киткән, дигән  хәбәрләр дә ишетелде. Балалар авызына керәсе бәрәңге ник тавыш чыгарган?

 

 





Фикерләр: 0


Сезне шомлы хәбәрләр куркытамы? (сораштыру)

 

1-2 Соңгы арада Казанда әле бер, әле икенче сәүдә үзәгендә халыкны эвакуациялиләр. Әле узган атна азагында да шундый хәл күзәтелгән иде. Бу атнада исә “Парк Хаус”, “Мега” сәүдә үзәгенә килгән халыкка кичекмәстән бинадан чыгарга куштылар. Сентябрь аенда илнең эре шәһәрләрендә биналарга шартлаткыч урнаштыру турында хәбәр итү очраклары артты. Сезне шомлы хәбәрләр куркытамы?





Фикерләр: 0


Гыйбрәт

“Ач торырга да риза”

 

17-2 Авыру алдан хәбәр биреп килми. Гүзәл Абдуллина башкаларга ярдәм итеп, аларның авыруларын үз йөрәге аша кичереп, бераз гына булса да хәлләрен җиңеләйтер өчен бар көчен куеп тырышып эшләп йөри. Инде менә үзләренә ярдәм кирәк. Гүзәлнең Арча районындагы Күпербаш авылында гомер итүче әнисе Дилүзә Абдуллинага табиблар яман шеш диаг­нозы куйган.


   




Фикерләр: 0


Менә шундый кеше

Хокук һәм иминлек


  ТАМАША  

Әдәбият

Сәнгать

"Артистның язмышы үз кулында түгел" (әңгәмә)

 

Гөлинә Гыймадова

18-1 Тыйнак шәхес. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, баянчы Фәнис Гыйльметдинов – әнә шундый зат. Ул бөтен булмышы, үз-үзен тотышы белән тирән хөрмәт уята, ләкин күзгә бәрелергә яратмый. Шуңа күрә “Илһамият” чараларында да, искә алу кичәләрендә дә сирәк күренә. Без исә Фәнис абыйдан үзе белән эшләгән олпат шәхесләр һәм хәзерге эстрада турында фикерләрен белештек.

 





Фикерләр: 0


Спорт

ВТ бәйгеләре

Кызык-мызык


  СӘХИФӘ  

Хат эзеннән

 

Беренче кисәтүне көтмәдем (хат эзеннән)

 

Гөлгенә Шиһапова

15-4 "Исәнмесез, хөрмәтле редакция! Күңелемне тырнап торган, җәрәхәтләгән хәл турында язарга булдым. 26 ел педагогик стажым бар. Саба районының Лесхоз бистәсендә урнашкан “Ләйсән” балалар бакчасында эшли идем. Үз теләгем белән эштән китәргә мәҗбүр булдым. Әле дә балаларымны сагынам. Эштән китсәм дә, бу гаделсезлеккә җаным әрни". Әлеге хат "ВТ" хәбәрчесен юлга чакырды.





Фикерләр: 0


Һич онытасым юк

Әниемнең куллары

Хатларда - хаклык

 

Хатларда – хаклык, хатларда – шатлык

 

3-1 «Ватаным Татарстан» укучыларын ниләр борчый, ниләр сөендерә? Укучыларыбызның нинди әйтер фикерләре, ачар серләре бар? Газетабызның һәр шимбә санында дөнья күрүче сәхифәсендә урын алган язмаларны тәкъдим итәбез.

 

 

 

 

 

 





Фикерләр: 0


Сез кайларда йөрисез?


  КУШЫМТАЛАР  

Гаилә

 

Яшерергә ярамый ашатырга

 

Эльвира Вәлиева

g1 Түрәләр урамда йә булмаса җәмәгать урынында сабыйга күкрәк сөте ашатып утыручы әниләрне якламакчы. Ил күлә­мендә бала имезүнең өстенлек­ле якларын күрсәтүгә бәйле өр-яңа кампания башланачак, ди­гәннәр. Алай гына да түгел, түрәләр яңа туган балаларга ясалма сөт турындагы рекламаны телевизордан күрсәтүне, гому­мән дә, закон белән тыярга тәкъ­дим иткән.

 





Фикерләр: 0


Серле Сандык

Сәламәтлек

Хәерлегә булсын: “ВТ” хәбәрчесе метро янында прививка ясатып кайтты

 

Фәния Арсланова

s1 Мин быел гриппка каршы прививка ясатырга булдым. Узган ел башны да күтәрә алмыйча, авырып, фатир түшәменә карап ятканда шулай ниятләдем.  Тик сүзне бүтәннән башлыйм әле. Россия cәламәтлек саклау минис­тры Вероника Скворцова бер әңгәмә вакытында вакцина ясату-ясатмауга кагылышлы фикер әйткән иде. Бүген шул фикерне һәр почмакта чәй­ниләр.

 

 





Фикерләр: 0


Иман

 

Татар чәй эчә белә!

 

Лилия Нурмөхәммәтова

ss1 Чәй эчә беләсеңме? Татар булып дөньяга кил дә, чәй эчә белмә инде, дияр кай­бе­рәүләр. Әмма сөтләп, кара яндырып чәй эчү турында сүз бармый. Кара көздә, салкын кышта тәнгә сихәт бирүче эчемлекләргә өстенлек бирергә кирәк. Алары кул астында гына. Көзге чорда күп итеп витамин җыеп каласыгыз килсә, бакчаларда өлгергән җиләк-җимешләр белән чәй кайнатып эчү кирәк.

 





Фикерләр: 0


Яшел бишек

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр