100 балл җыйган Рамил Баһавиев: «Татар теле БДИда ярдәм итә»

Рамил Баһавиев быел Казан­ның Шиһа­бетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясен тәмамлады. Егетне төрле конкурс-бәйгеләрдә, фән олимпиадаларында еш күреп, исемен ишетеп була иде. Рамил имтиханнар тапшырганда да сынатмады. Ул урыс теле һәм физикадан – 100әр, ә математикадан 99 балл алган!

– Имтиханнарга ничек әзер­лән­­дең? Репетиторларга йөр­дең­ме?

– Дүрт фәннән имтихан тап­шыр­дым: урыс теле, профильле ма­тематика, физика һәм информатика. Әзерлек дигәндә, билгеле, ми­ңа 11 ел дәвамында алган бе­лем­нәрем кирәк булды. Бу яктан карасаң, мин БДИга бөтен уку дә­верендә әзерләндем дияр­гә була. Ләкин ныклап торып унберенче сыйныфта гына шөгыль­ләнә башладым. Моның өчен укытучылар биргән мәсьәлә­ләрне чишеп бардым, өстәмә биремнәр сорадым, интернеттан да төрле видеолар карадым. Шулай ук КФУның кече университет дәресләренә йөрдем, анда без мәктәптән тыш программаны өйрәндек һәм икенче өлеш биремнәрен анализладык. Шәх­си репетиторым булмады.– Син татар гимназиясен тә­мам­ладың. Татар теле имтиханнарга әзерләнергә комачаулый, барыбер урысча бирәсе, дигән сүз­ләр белән килеш­мисең, димәк?– Килешмим. Безнең гимна­зия­дә аерым фәннәр генә түгел, барысы да татарча укытыла. Урыс теле һәм әдәбияты дәрес­ләреннән кала, билгеле. Мондый белем алу имтихан тапшырырга бер дә комачауламый, киресен­чә, ярдәм генә итә, чөнки билингваль мохит укучыга чагыштыру мөмкинлеген бирә, карашны киңәйтә, шуның нәтиҗә­сендә белемнәр дә төплерәк була.

– Имтихан нәтиҗәләрен күр­гәч, нинди хисләр кичер­дең?

– Шатландым, әлбәттә. Барлык биремнәрне эшләп чыгуымны аң­ласам да, бөтенесе дә дөрес булыр дип, ахырга кадәр ышанмаган идем.

– Югары баллар иясе булгач, дус-ишләрең арасында көн­ләшү тоймадыңмы?

– Көнләшүчеләр юк. Барлык танышларым да минем өчен шат, кичә көне буе мине котладылар, бик зур рәхмәт аларга.

– Нинди белгечлек алырга, кая укырга керергә җыена­сың?

– Киләчәктә математик булырга, фән белән шөгыльләнергә телим. Баштан КФУга керергә җыен­ган идем. Хәзер, имтихан нәтиҗә­ләрен күргәч, башка вариантларны да карарга кирәк дигән фикергә килдем.

– Синеңчә, БДИ укучының реаль белемен күрсәтәме, әл­лә инде ничә балл җыясы уңышка бәйлеме?

– Билгеле, барысын да белеп бетереп булмый, шуңа күрә имтиханда таныш булмаган бирем элә­гүгә укучы әзер булырга тиеш. Шул ук вакытта мәктәп курсын яхшы белгән бала БДИны әйбәт тапшыра ала. Ничә балл җыясы уңыш­тан да тора инде, ләкин әзерлек вакытында ни­ка­дәр күбрәк бирем эшләп чыга­сың, имтиханда нәкъ менә шул би­ремнәр эләгү ихтималы да зур­рак. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, БДИдагы биремнәр­нең күбесе минем өчен таныш иде.

Чулпан Гарифуллина

(“Ватаным Татарстан”, /№ 90, 21.06.2019/)


Фикер өстәү