Рамил Баһавиев быел Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясен тәмамлады. Егетне төрле конкурс-бәйгеләрдә, фән олимпиадаларында еш күреп, исемен ишетеп була иде. Рамил имтиханнар тапшырганда да сынатмады. Ул урыс теле һәм физикадан – 100әр, ә математикадан 99 балл алган!
– Имтиханнарга ничек әзерләндең? Репетиторларга йөрдеңме?
– Дүрт фәннән имтихан тапшырдым: урыс теле, профильле математика, физика һәм информатика. Әзерлек дигәндә, билгеле, миңа 11 ел дәвамында алган белемнәрем кирәк булды. Бу яктан карасаң, мин БДИга бөтен уку дәверендә әзерләндем дияргә була. Ләкин ныклап торып унберенче сыйныфта гына шөгыльләнә башладым. Моның өчен укытучылар биргән мәсьәләләрне чишеп бардым, өстәмә биремнәр сорадым, интернеттан да төрле видеолар карадым. Шулай ук КФУның кече университет дәресләренә йөрдем, анда без мәктәптән тыш программаны өйрәндек һәм икенче өлеш биремнәрен анализладык. Шәхси репетиторым булмады.– Син татар гимназиясен тәмамладың. Татар теле имтиханнарга әзерләнергә комачаулый, барыбер урысча бирәсе, дигән сүзләр белән килешмисең, димәк?– Килешмим. Безнең гимназиядә аерым фәннәр генә түгел, барысы да татарча укытыла. Урыс теле һәм әдәбияты дәресләреннән кала, билгеле. Мондый белем алу имтихан тапшырырга бер дә комачауламый, киресенчә, ярдәм генә итә, чөнки билингваль мохит укучыга чагыштыру мөмкинлеген бирә, карашны киңәйтә, шуның нәтиҗәсендә белемнәр дә төплерәк була.
– Имтихан нәтиҗәләрен күргәч, нинди хисләр кичердең?
– Шатландым, әлбәттә. Барлык биремнәрне эшләп чыгуымны аңласам да, бөтенесе дә дөрес булыр дип, ахырга кадәр ышанмаган идем.
– Югары баллар иясе булгач, дус-ишләрең арасында көнләшү тоймадыңмы?
– Көнләшүчеләр юк. Барлык танышларым да минем өчен шат, кичә көне буе мине котладылар, бик зур рәхмәт аларга.
– Нинди белгечлек алырга, кая укырга керергә җыенасың?
– Киләчәктә математик булырга, фән белән шөгыльләнергә телим. Баштан КФУга керергә җыенган идем. Хәзер, имтихан нәтиҗәләрен күргәч, башка вариантларны да карарга кирәк дигән фикергә килдем.
– Синеңчә, БДИ укучының реаль белемен күрсәтәме, әллә инде ничә балл җыясы уңышка бәйлеме?
– Билгеле, барысын да белеп бетереп булмый, шуңа күрә имтиханда таныш булмаган бирем эләгүгә укучы әзер булырга тиеш. Шул ук вакытта мәктәп курсын яхшы белгән бала БДИны әйбәт тапшыра ала. Ничә балл җыясы уңыштан да тора инде, ләкин әзерлек вакытында никадәр күбрәк бирем эшләп чыгасың, имтиханда нәкъ менә шул биремнәр эләгү ихтималы да зуррак. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, БДИдагы биремнәрнең күбесе минем өчен таныш иде.
Чулпан Гарифуллина
(“Ватаным Татарстан”, /№ 90, 21.06.2019/)