“Без, Казанның Чуйков һәм Әмирхан урамнарында яшәүчеләр, борчылып, хат язабыз. Халык телендә 39 нчы квартал дип аталган урында кечкенә генә күл бар. Моңарчы балалар белән гел шушы күл буенда ял иттек. Ел саен үрдәкләрне сагынып көтеп алабыз. Биредә үрдәкләрнең дүрт төре яши. Бер атна элек су өстендә ниндидер корылма төзеп ятканнарын күргәч, аптырашта калдык. Әгәр су тирәсендә шау-шу булса, биредәге кошлар, хайваннар күчеп китәчәк яки үләчәк. Бу хәлгә ачыклык кертергә булышсагыз иде”, – дигән хәбәр алдык.
Әлеге күлне эзләп, юлга чыктык. Чыннан да, хатта язылганнар дөреслеккә туры килә. Күлдә берничә оя үрдәк йөзеп йөри, камышлар үсеп утыра. Уңгарак киткәч, су өстендәге бина да күренә. Монда тиздән кафе ачылачак икән.
– Без – хуҗа түгел, ялланып эшләүчеләр генә, – дип каршы алды мине үзен Сергей дип таныштырган ир-ат. Аннары сорау биргәнне дә көтмичә сөйләп китте. – Без бит пычрак күлне чистартырга йөрибез. Күл буена ял итәргә килгән халык өчен эшлибез. Матурлыкка хозурланып ял итсеннәр дибез. Дөрес аңласыннар иде: безнең хуҗа бу җирне сатып алды. Килешү төзелгән. Димәк, ул монда акча эшләячәк. Һәм шул ук вакытта тирә-юньне дә тәртипкә китерәчәк. Үз акчасына. Әле киләчәктә биредә катамараннар да йөрер дип уйлыйбыз. Иң мөһиме – исерткеч эчемлекләр сатылмаячак. Казино төземибез бит. Балаларга – туңдырма, олыларга шашлык булачак. Кышка да туктап тормабыз дип уйлыйбыз.
Аңа икенче ялланып эшләүче кушылды.
– Биредәге чүп-чарны әле дә чистартабыз. Баштарак тирә-якта күселәр дә чабышты. Күпме тәртипкә китерсәк тә, эшлисе эш байтак. Шәһәр халкы бит ул кулына тоткан чүбен дә теләсә кайда ташлап калдыра. Зарланучылар гына түгел, безгә рәхмәт әйтүчеләр дә бар, – ди Тимур.
Күл тирәсендәге хәлгә ачыклык кертер өчен, Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына мөрәҗәгать иттек.
– Яңа Савин районында урнашкан бу күлнең хуҗасы С.К. Алиев белән министрлык арасында сулыктан файдалану турында 20 елга килешү төзелде. Әлеге җир аукционга куелган иде. Тирә-юнен тәртиптә тоту, сулыкны чистарту максатыннан, аңа хуҗа табылды. Килешүдә, ул анда йөзү җиһазлары да куя ала, дип язылган, – диделәр Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының матбугат бүлегендә.
– Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләренә Яңа Савин районы прокуратурасыннан хат та килде. Алар тикшерергә бардылар. Күлнең санитар-экологик халәтенә бернинди дә зыян килмәгәне ачыкланды. Бу күл экологларның күз уңында булачак. Шәһәр халкы борчылмасын иде. Без аны күзәтеп торабыз.
Әмма якын-тирәдә яшәүчеләр тынычланырга җыенмый. Алар биредә ял итү урыны булгач, кошлар юкка чыгар, дип борчыла. “20 елга арендага бирсеннәр әле! Бу бит башка сыймый. Башта кафе ясарбыз диярләр, соңрак, сулыкны бетереп, йорт төзерләр”, – дип борчыла Әмирхан урамында яшәүче Гөлчәчәк Нуриева. Наташа Головонова, киресенчә, күл аркасында җәфа чигәбез, ди. “Тәрәзәне ачып булмый. Өй тулы черки-чебен. Ул сулыкның пычраклыгын күрсәгез иде. Үрдәкләр ничек йөзеп йөридер? Сулыкны чистартып, тирә-якны төзекләндерсәләр, мин каршы түгел”, – ди ул.
Бу хакта Казан дәүләт университеты профессоры Нәфисә Минһаҗева белән дә сөйләшеп алдык.
– Кечкенә генә күлдә кафе төзү, әле өстәвенә катамараннар йөртү анда яшәүче кошлар, су хайваннары өчен куркыныч. Ел саен бирегә кайтып бала чыгарган кошлар, судагы балыклар, бакалар, суүсемнәр кызганыч. Катамаранны бирегә кертергә ярамый. Күл буена куйсалар гына инде, – диде ул. – 1980 нче елларда бу күлне бетермәкчеләр иде инде. Йортлар салмакчы булдылар. Әмма халык каршы тора алды. Берничә ел элек монда сәүдә йорты һәм ресторан төземәкчеләр иде. Казан мэры ризалык бирмәгәч, әлеге проект тормышка ашмады. Халык үтенече белән, күл тирәсе әкренләп рәткә китерелде. Утыргычлар куелды. Ә менә хәзер аның ничек арендага бирелүен аңлап булмый. Мөгаен, аны күл дип түгел, буа дип рәсмиләштергәннәрдер. Әмма без аны күл дип саныйбыз. Район сазлык өстендә утыра. Төзелеш барганда, су астындагы сулар бер урынга җыелып, тора-бара сулыкка әйләнгән. Безнең өчен ул – күл. Тыныч күлләрне куллануга биреп, без табигатькә зыян салабыз. Бер кош-корт та, хайван да монда яши алмаячак.
Гөлгенә Шиһапова.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 90, 26.06.2019/)
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat