Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәтовның Татарстанга эш сәфәрен республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов әнә шулай дип бәяләде. Ике якның очрашуы шактый нәтиҗәле булган. Сөйләшүләр нәтиҗәсендә сәнәгать, нефть химиясе, мәдәният, мәгариф буенча берничә килешү төзелгән.
Альберт Кәримов әйтүенчә, 2020-2021 елларда Төрекмәнстанга өстәмә рәвештә тагын 2 мең КамАЗ техникасын, шул исәптән 800 үзбушаткыч, бортлы 300 машина, коммуналь хезмәтләр өчен махсус техника җибәрү мөмкинлекләре турында килешүгә кул куелган. Моннан тыш, “КамАЗ” җәмгыяте Төрекмәнстанда сервис үзәкләре челтәрен дә киңәйтәчәк. Альберт Кәримов әйтүенчә, анда барлык машиналарны сервис белән тәэмин итүче өстәмә үзәкләр ачылачак.
Шулай ук Төрекмәнстан компаниясе илдә җитештерелүче нефтьне “Татнефть” белән берлектә эшкәртергә мөмкин булуын да белдергән. Кунакларда безнең авыл хуҗалыгы, медицина һәм коткару хезмәтләре өчен каралган самолетлар кызыксыну уяткан. Әлеге вакытта, Татарстан Президенты кушуы буенча, төрле очракларда кулланыла торган “Ансат” вертолетларын сату мөмкинлеге турында сөйләшүләр бара.
– Шулай ук авыл хуҗалыгында төрле максатлар өчен кулланыла торган җиңел самолет үрнәкләре дә кызыксыну уятты. Алар – “Фермер” һәм “МВ-500” самолетлары. Киләчәктә бу очкычлар Татарстанда тагын да күбрәк җитештереләчәк, – диде Альберт Кәримов.
Якын арада Казанда Төрекмәнстанның Генераль консуллыгы барлыкка киләчәге дә хәбәр ителде.
Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова әйтүенчә, ике ил арасында мәдәни багланышлар да көчле. Сабантуй көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Төрекмәнстан сәнгать осталары концерты узды. Шулай ук бәйрәм мәйданында милли чатырлары да оештырылды. Анда төрекмәннәрнең ризыклары, көнкүрештә кулланыла торган әсбаплары урнаштырылган иде. Шулай ук Сабантуй кунаклары аларның йолалары белән дә кызыксынган.
Мәгариф тармагына килсәк, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров әйтүенчә, очрашу нәтиҗәсендә КФУ, Энергетика һәм Иннополис университетлары белән өч килешү төзелгән.
Зөһрә Садыйкова.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 90, 26.06.2019/)
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat