Татарстанның иң баллы районы дип Кайбычны атарга булыр иде. Бал аның исеменә үк ябышкан. Татар теленең зур диалектологик сүзлегендә “Кайбыч” сүзенең килеп чыгышы умартачылык сүзе белән бәйләнештә дип аңлатыла. Кайбычлылар, исемнәренә тугры булып, бүген дә күпләп умарта тоталар. Районның икенче үзенчәлеге – ул республикадагы иң яшь районнарның берсе. Кайбыч Апас районыннан 1991 елда, илдәге вәзгыятьнең иң катлаулы чорында аерылып чыга. Бик теләп, сорап алалар кайбычлылар бу карарны. Районның туган көне дә иң зур бәйрәм Кайбычта. “Иң перспективалы һәм актив үсеп килүче районнарның берсе бүген Кайбыч. Аның тарихы – Татарстанның яңа тарихы ул”, – дигән иде Рөстәм Миңнеханов районның 25 еллык юбилее уңаеннан. Кайбыч районы башлыгы Альберт РӘХМӘТУЛЛИН белән очрашуда авыл тормышы турында сөйләштек.
– Альберт Илгизәрович, моннан өч ел элек Кайбыч районы тугызынчы сыйныф укучыларын читкә җибәрмәү инициативасы белән чыккан иде. Бу эш нәтиҗәле булдымы, дәвам итәме?
– Авыл җирлекләрендә балалар санының елдан-ел кимүе – безнең өчен генә түгел, һәр район өчен проблема. Шуның аркасында мәктәпләр ябыла. Мәктәбе ябыла, фермасы бетә икән, бу авылның киләчәге дә юк дигән сүз. Без бүгенге көнгә хәтле райондагы бер генә мәктәпне дә япмадык. Мәктәпләрнең материаль-техник базасы да бик нык, автобуслар бар, туклану сыйфатлы, укытучылар составы көчле. Ничә бала укуга карамастан, мәктәптә белем алу өчен бер төрле шартлар тудырылырга тиеш. Әйткәнемчә, укучылар саны болай да күп түгел, инде бердәм дәүләт имтиханнарыннан куркып, тугызынчы сыйныфтан соң китүчеләр дә шактый. Унынчы сыйныфка 150 баланың 80-90ы гына кала. Аптырагач, районның мәгариф бүлеге җитәкчесе белән бөтен мәктәпләрне йөреп, әти-әниләр һәм балалар белән очрашып, сөйләшеп чыгарга булдык. Мәктәп программасын уртача гына булса да үзләштереп барган бала өчен имтиханнарны тапшыру алай ук катлаулы димәс идем, һич югы “өчле”гә бирергә була. Очрашуларда шул турыда сөйләштек. Районга да белгечләр кирәк, теләге булганнарга унберенче сыйныфтан соң уку йортларына керергә ярдәм итәрбез дип тә вәгъдә бирдек. Югары уку йортларында укучы якташлары да, үзләренең киңәшләрен биреп, имтиханнардан курыкмаска өндәделәр. Боларның файдасы булды дип уйлыйм, тугызынчы сыйныфтан соң китәм дигән 30-40 бала унынчы сыйныфка калды. Быел менә өченче ел инде әлеге эш дәвам итә. Бөтен баланы алып калып булмаса да, без үзебездән торганны эшләргә тиеш. Әлбәттә, каршы чыгучылар да булмады түгел. Андыйлар да кирәк. Комфорт зонасыннан чыгу өчен каршы фикер кирәк бит. Гел әйбәт, яхшы дип кенә торсалар, үсеш булмый, каршылыклы фикерләр – алга китү өчен дә этәргеч. Әле менә “Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә быелгы унберенчеләргә карап тордым, алар инде – җиткән егет һәм кызлар. Тугыздан соң алар әле бала гына иде. Әти-әниләр өчен дә баланың зур тормышка җитлегеп аяк басуы яхшырак, мин моны әти буларак та әйтәм. Яшьләрне авылда калдыру, кайтару темасын дәвам итеп, тагын шуны әйтәсем килә: авыл хуҗалыгы белгечләре әзерли торган югары уку йортларында укучы һәркем “целевой” программа буенча укырга тиеш. Укып бетергәч, авылга кайтсын, үз белгечлеге буенча эшләсен. Юкса югары уку йорты тәмамлаган 100 кешенең 10ы гына авылга кайта.
– Авыл халкының төп табыш чыганагы – терлек тоту, сөт сату. Кайбыч районында терлек тотучылар күпме?
– Шәхси секторда бүгенге көндә 4854 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 1943 башы – савым сыерлар. Халык сыер тотсын дип субсидияләр бирелә. Шул ук вакытта сөтнең тотрыклы бәясе генә юк, кыш айларында күтәрелә, җәйгә тагын төшә. “Югары” дип әйткәнебез дә тиешле югарылыкта түгел. Әлеге сорауны хәл итү республика җитәкчелегеннән генә дә, авыл хуҗалыгы министрыннан гына да тормый. Алар аны бик уңай гына хәл итеп куярлар иде. Безнең районда шәхси хуҗалыклардан сөтне җиде-сигез төркем җыя. Алар кечкенә авылга да, кайда юлсызлык, кайда 4-5 сыер – барысына да баралар. Үзләренә бер литрдан 1 сум – 1 сум 50 тиен акча кала торгандыр. Чыгымнарын да санасак, үзләренә дигән өлеш бөтенләй аз. Без алар белән гел элемтәдә, кем ничә сумга җыя, ничә сумга тапшыра – хәбәрләшеп торабыз. Районда зур хуҗалыклар юк, югыйсә, әйдәгез, шәхси хуҗалыклардан да сөтне сезнең аша гына тапшырыйк, дияр идек. Күпләп тапшырганда бәяне дә югарырак тотарга була. Республикада инвесторлар булмаган районнарда әлеге тәҗрибәне кулланалар. Безнең районның авыл хуҗалыгы тармагында төп инвестор – “Ак Барс”, кызганыч, бүген компаниянең тотрыклылыгы юк, ул үзе дә ай саен тутырып хезмәт хакы бирә алмый. Без шәхси секторның сөт акчасы белән дә килеп керсәк, бу бөтенләй әкәмәт булачак. Сыер асрау, терлек тоту өчен бөтен гаилә белән тырышырга кирәк. Әле безнең авыл халкы үз хезмәтен бөтенләй санамый. Авыл җирлегендәге кешене җитәрлек дәрәҗәдә яклау җитми. Сүз дә юк, авылда социаль яктан бөтен мөмкинлекләр тудырылган, ләкин тормыш итәр өчен керем чыганагы да кирәк. Авыл булмадымы – ил юк. Аның үзенең теле, гореф-гадәте, кәсебе бар, сүзләр белән генә аңлатып бетереп булмый торган җаны бар. Күбесен инде югалта да барабыз. Элек авыл баласы кечкенәдән эшләп үсә иде. Хәзер мәктәпкә, балалар бакчасына да бөтен кеше балаларын машинада китерә. Хезмәт күреп, чыныгып үсми балалар.
– Авылны яратканыгыз һәр сүзегездән сизелә, Альберт Илгизәрович. Балачактан атлар да яраткансыз дип сөйлиләр…
– Әйе, бик яраттым. Ат турында сәгатьләр буе сөйләшә алам. Ат белән фанатлар гына шөгыльләнергә тиеш дип уйлыйм. Кеше үзенең туганын, балаларын ничек ярата, атны шулай яратмасаң булмый. Мин ат өстендә үстем. Сабантуйларда чабышларда катнашып, беренчелекләрне дә алдым, 4 класстан көтү көттем. Уку елы тәмамланганчы, зоотехник белән сөйләшеп, ышандырып, аның җавабын алып куя идем. Үзең өчен атны да сайлыйсың, март аеннан башлап аны үзеңә ияләндереп, ашатып йөри башлыйсың. Ат бөтен кешегә дә эләкми әле ул, синең атың булды икән, син – зур кеше. Үземнең ун яшьтән чабышларда катнашкан атым да бар иде. Ул 33 яшенә җитеп, үз үлеме белән үлде, без аны күмеп, әлеге урынны рәшәткәләп, истәлек тактасы да куйдык. Аның ише атлар бик сирәк. Бөтен нәрсәне аңлый, кеше акыллары бар иде үзендә. Сабантуй җитәр алдыннан ашамый, чабышка барырга ашкынып тора. Хәзер дә йортта ат тотабыз, аны улым карый. Балалар кечкенәрәк вакытта җигеп, утыртып та йөртә идем, соңгы елларда вакыт җитеп бетми. Ат кеше сәламәтлегенә дә уңай йогынты ясый. Безнең әтигә – 87 яшь, бүген аның сау-сәламәт булуын аттан һәм умартачылык белән шөгыльләнүдән күрәм. Сарыклар да тотабыз, әти әле сарык көтүенә дә үзе чыга, үзе шулай тели. Умарталарны да улым белән әти бергә карыйлар, мин кайчакта булышам гына. Безнең бабайлар гомер буе умартачылыкта эшләгәннәр, бу безнең нәселдән килә. Бүген инде, күп дигәндә, ун баш кына тотабыз. Кайбычта умартачылык киң таралган. Читтән җирләр алып, ояларны авылдан читтә тотучылар да бар. Шулай да бик киң колач алып эшләүчеләр бар дип әйтә алмыйм. Бал һәрвакыт кыйммәт йөргән, күп кеше аны дәва өчен, сәламәтлек өчен ала. Кемдер шикәр комы, тагын нәрсәдер кушып, балның сыйфатына хилафлык китерә икән, бу кешенең эше алга бармаска мөмкин. Ялган бал белән чын балны аерып булмый диярлек, сатып алучыга сыйфатлы бал сату – намус эше. Һәр эшең уңышлы барсын өчен кешеләрне яратырга кирәк.
Зөлфия Хәлиуллина
(“Ватаным Татарстан”, /№ 90, 22.06.2019/)
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat