Республикада газ җитәрлек. Әле артып та кала икән. Шуңа күрә “Газпром трансгаз Казан” оешмасы киләчәккә зур планнар белән яши. Зөя утравына 1600 метр озынлыктагы газ торбалары салынса, Иннополиста ул 2500 метрга сузыла.
Бу хакта журналистларга, еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясаганда, “Газпром трансгаз Казан” оешмасы генераль директоры Рәфкать Кантюков җиткерде.
– Газга бәя дә арта, дивидендлар да күтәрелә. Кергән акча дәүләт бюджетын тулыландыра, – диде ул. – Тагын шунысы бар: кулланучылар саны арта. Әмма, аңа карап, тотылган газның күләме артмый. Димәк, халык янга калдырырга өйрәнгән. Йортларга исәпләгечләр, ике контурлы казаннар куйдырылгач, газны бик сак тота башладылар. Казаннарның файдасы шунда: аны үзең теләгәнчә көйләргә була. Эссе икән, бераз киметәсең. Җылы көннәрдә сүндерергә дә мөмкин. Әмма шуңа да карамастан, кулланган өчен газга түли алмаучылар җитәрлек. Республикада 1500 абонент түләмичә йөри. Күбесе газны сүндерергә килгәч кенә селкенә башлый.
Быел, бурыч җыелу сәбәпле, 10 мең фатир-йортта яшәүчеләрнең газын өзгәннәр. Газчыларның моңа хакы бар. Әгәр кулланучы өч ай буена түләмәсә, килеп сүндерергә мөмкиннәр. Рәфкать Кантюков әйтүенчә, бурычлыларны башта кисәтәләр. Кайберләре газчылар килгәч түли икән. Бүгенгә 7533 гаиләнең 38 миллион сумлык бурычы бар. Алар арасында өч катлы үз йортларында яшәүчеләр дә, авыр тормышта интегүчеләр дә бар.
Тагын бер проблема – газчыларның күбесе фатир-йортларга керә алмый. Техник хезмәт күрсәтү өчен 1246 фатирга эләгә алмаганнар.
– Без, идарәче оешмалар белән сөйләшеп, күп кенә фатирларга керә алдык. Соңгы вакытта газ шартлаулар күбәйде. Шуңа да халык бераз үз куркынычсызлыгын кайгыртсын иде. Газчыларның техник хезмәт күрсәтү бүлеге тәүлек буе эшли. Бераз ис сизелсә дә, хәбәр итәргә кирәк. Ишек ачмаучыларны да аңлыйбыз: газчылар исеменнән йөрүче алдакчылар да күп. Белеп торыгыз: безнең оешма кешеләре кигән өс киеме беркайда да сатылмый. Аны заказга эшләтәбез. Һәрберсенең документы бар. Шикләнәсез икән, оешмага шалтыратып, белешә аласыз.
Очрашуда кадрлар мәсьәләсе дә күтәрелде. Рәфкать Кантюков газчыларның белемнәрен гел күтәреп торуын әйтте.
– 15 ел элек Әлмәт нефть институтында газчылар өчен факультет ачылды. Бездә эшләүчеләрнең балаларын укыттык. Шулай итеп нәсел-нәсәпләре белән газ оешмасында эшләүчеләр барлыкка килде. Яшьләрне башкача үз эшебезгә тартып китерү мөмкин түгел иде, – диде ул.
Хәзер дә бар гаиләләре белән шушы оешмада хезмәт куючылар. Шәмәрдән магистраль газүткәргечләр җитештерү линиясе идарәсендә Садыйковлар, Минһаҗевлар, Мөхәммәтшиннар гаиләсен үрнәк итеп куйдылар.
– Әти-әниләре артыннан монда килеп, матур гына эшлиләр, – ди Шәмәрдән магистраль газүткәргечләр җитештерү линиясе идарәсе җитәкчесе Ришат Нурисламов. “Газпром трансгаз Казан” оешмасының бу бүлекчәсе эшчәнлеге белән журналистлар да танышты.
– Биредәге һәр җиһаз күңелгә якын. Тимер генә булса да, аларның җаннары бар кебек, – ди Ришат Нурисламов. – Бар да пульт ярдәмендә эшли. Температураны да, һәр газүткәргечтәге басымны да тикшереп торабыз. Иминлек иң элек биредә эшләүчеләргә бәйле. Шуңа да эшчеләр белән җитәкче арасында яхшы мөнәсәбәт булырга тиеш. Әгәр берәр кимчелекне әйтми калалар икән, һәлакәт чыгуы бар.
Шәмәрдән газүткәргечләре 1280 чакрымга сузылган. Алар Киров өлкәсе, Саба, Арча, Биектау районнары аша уза. Ришат Нурисламов газның торбалар аша килеп, беренче чистарту узу процессы белән дә таныштырды, 30 ел буе эшләгән үткәргечләрне алыштыру эше ничек барганын да күрсәтте. Үткәннәргә дә кайтып килдек. Музейда булдык. “Тарихыңны белмичә, киләчәккә планнар корып булмый. Биредә сакланучы документларның әле дә кайчак кирәге чыгып куя”, – ди җитәкче.
Гөлгенә Шиһапова
(“Ватаным Татарстан”, /№ 90, 26.06.2019/)
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat