• Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу
Ватаным Татарстан
  • Баш бит
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәламәтлек
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    Владимир Путин Чаллыда: “КАМАЗ – Россия горурлыгы”

    Владимир Путин Чаллыда: “КАМАЗ – Россия горурлыгы”

    Чимал эшкәртү заводы кирәк

    Чимал эшкәртү заводы кирәк

    Балаларга прививка ясатырга кирәкме?

    Балаларга прививка ясатырга кирәкме?

    Әбиләргә бәби кирәкме?

    Әбиләргә бәби кирәкме?

    Сул кул белән ашасаң, ни булган?

    Сул кул белән ашасаң, ни булган?

    Министр Марат ҖАББАРОВ: “Авылдан башка тормышны белмим дә”

    Министр Марат ҖАББАРОВ: “Авылдан башка тормышны белмим дә”

    Адымнарың хәерлеме, 2020 ел? | Киләсе елга фаразлар

    Адымнарың хәерлеме, 2020 ел? | Киләсе елга фаразлар

    Гомер балыктан кыйммәтрәк

    Гомер балыктан кыйммәтрәк

    “Чәчәк кебек бала иде”

    “Чәчәк кебек бала иде”

    Җиденче тапкыр Чаллыга. Бүген Владимир Путин “КАМАЗ”га килә

    Җиденче тапкыр Чаллыга. Бүген Владимир Путин “КАМАЗ”га килә

    Безнең генә бәйрәм түгел. Хөкүмәт Йортыннан ниләр күренә?

    Безнең генә бәйрәм түгел. Хөкүмәт Йортыннан ниләр күренә?

    Лукашенко татарлар турында: “Бу кешеләр алтын. Алар беркайчан да сынатмый”

    Лукашенко татарлар турында: “Бу кешеләр алтын. Алар беркайчан да сынатмый”

  • БЕЗНЕҢ ПРОЕКТЛАР
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Халык авазы
    “Яшәү теләге урыннан торгызды”

    “Яшәү теләге урыннан торгызды”

    Ул өй шартларында чәйнек кадәрле лимон үстерә

    Ул өй шартларында чәйнек кадәрле лимон үстерә

    Чаналар тартып, без киттек тауга

    Чаналар тартып, без киттек тауга

    15 өстәл. Кайсы кемгә?

    15 өстәл. Кайсы кемгә?

    “Ашыгыч ярдәм”дә ун елдан артык эшләгән кешедә хроник чирләр башлана “

    “Ашыгыч ярдәм”дә ун елдан артык эшләгән кешедә хроник чирләр башлана “

    Чыршыны ничек сайларга?

    Чыршыны ничек сайларга?

    Яңа 2020 ел – Күсе елында ниләр бүләк итәргә ярамый?

    Яңа 2020 ел – Күсе елында ниләр бүләк итәргә ярамый?

    «Тузан бөртеге кадәр генә тәкәбберлеге булса да, ул кеше җәннәткә керми»

    «Тузан бөртеге кадәр генә тәкәбберлеге булса да, ул кеше җәннәткә керми»

    10 минутта әзер була торган 10 салат рецепты

    10 минутта әзер була торган 10 салат рецепты

  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • ФОТО/ВИДЕО
  • Хат җибәрү
Табылмады
Бар результатлар
  • Баш бит
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәламәтлек
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    Владимир Путин Чаллыда: “КАМАЗ – Россия горурлыгы”

    Владимир Путин Чаллыда: “КАМАЗ – Россия горурлыгы”

    Чимал эшкәртү заводы кирәк

    Чимал эшкәртү заводы кирәк

    Балаларга прививка ясатырга кирәкме?

    Балаларга прививка ясатырга кирәкме?

    Әбиләргә бәби кирәкме?

    Әбиләргә бәби кирәкме?

    Сул кул белән ашасаң, ни булган?

    Сул кул белән ашасаң, ни булган?

    Министр Марат ҖАББАРОВ: “Авылдан башка тормышны белмим дә”

    Министр Марат ҖАББАРОВ: “Авылдан башка тормышны белмим дә”

    Адымнарың хәерлеме, 2020 ел? | Киләсе елга фаразлар

    Адымнарың хәерлеме, 2020 ел? | Киләсе елга фаразлар

    Гомер балыктан кыйммәтрәк

    Гомер балыктан кыйммәтрәк

    “Чәчәк кебек бала иде”

    “Чәчәк кебек бала иде”

    Җиденче тапкыр Чаллыга. Бүген Владимир Путин “КАМАЗ”га килә

    Җиденче тапкыр Чаллыга. Бүген Владимир Путин “КАМАЗ”га килә

    Безнең генә бәйрәм түгел. Хөкүмәт Йортыннан ниләр күренә?

    Безнең генә бәйрәм түгел. Хөкүмәт Йортыннан ниләр күренә?

    Лукашенко татарлар турында: “Бу кешеләр алтын. Алар беркайчан да сынатмый”

    Лукашенко татарлар турында: “Бу кешеләр алтын. Алар беркайчан да сынатмый”

  • БЕЗНЕҢ ПРОЕКТЛАР
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Халык авазы
    “Яшәү теләге урыннан торгызды”

    “Яшәү теләге урыннан торгызды”

    Ул өй шартларында чәйнек кадәрле лимон үстерә

    Ул өй шартларында чәйнек кадәрле лимон үстерә

    Чаналар тартып, без киттек тауга

    Чаналар тартып, без киттек тауга

    15 өстәл. Кайсы кемгә?

    15 өстәл. Кайсы кемгә?

    “Ашыгыч ярдәм”дә ун елдан артык эшләгән кешедә хроник чирләр башлана “

    “Ашыгыч ярдәм”дә ун елдан артык эшләгән кешедә хроник чирләр башлана “

    Чыршыны ничек сайларга?

    Чыршыны ничек сайларга?

    Яңа 2020 ел – Күсе елында ниләр бүләк итәргә ярамый?

    Яңа 2020 ел – Күсе елында ниләр бүләк итәргә ярамый?

    «Тузан бөртеге кадәр генә тәкәбберлеге булса да, ул кеше җәннәткә керми»

    «Тузан бөртеге кадәр генә тәкәбберлеге булса да, ул кеше җәннәткә керми»

    10 минутта әзер була торган 10 салат рецепты

    10 минутта әзер була торган 10 салат рецепты

  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • ФОТО/ВИДЕО
  • Хат җибәрү
Табылмады
Бар результатлар
Ватаным Татарстан
Табылмады
Бар результатлар
Баш бит МӨҺИМ Авыл

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин: “Авыл булмаса, ил юк”

Июль 3, 2019
- Авыл
0
Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин: “Авыл булмаса, ил юк”
0
Карулар
Share on FacebookShare on Twitter

Татарстанның иң баллы районы дип Кайбычны атарга булыр иде. Бал аның исеменә үк ябышкан. Татар теленең зур диалектологик сүзлегендә “Кайбыч” сүзе­нең килеп чыгышы умартачылык сүзе белән бәй­лә­нештә дип аңлатыла. Кайбычлылар, исемнәренә тугры булып, бүген дә күпләп умар­та тоталар. Районның икенче үзенчәлеге – ул республикадагы иң яшь районнарның берсе. Кайбыч Апас районыннан 1991 елда, илдәге вәзгыятьнең иң катлаулы чорында аерылып чыга. Бик теләп, сорап алалар кайбычлылар бу карарны. Районның туган көне дә иң зур бәйрәм Кайбычта. “Иң перспективалы һәм актив үсеп килүче район­нар­ның берсе бүген Кайбыч. Аның тарихы – Татарстанның яңа тарихы ул”, – дигән иде Рөстәм Миңнеханов район­ның 25 еллык юбилее уңаен­нан. Кайбыч районы башлыгы Альберт РӘХМӘТУЛ­ЛИН белән очрашуда авыл тормышы турында сөйләштек.

– Альберт Илгизәро­вич, моннан өч ел элек Кайбыч районы тугызынчы сыйныф укучыларын читкә җибәр­мәү инициативасы белән чыккан иде. Бу эш нәтиҗәле булдымы, дәвам итәме?

– Авыл җирлекләрендә балалар санының елдан-ел кимүе – безнең өчен генә түгел, һәр район өчен проб­лема. Шуның аркасында мәктәпләр ябыла. Мәктәбе ябыла, фермасы бетә икән, бу авылның киләчәге дә юк дигән сүз. Без бүгенге көнгә хәтле райондагы бер генә мәктәпне дә япмадык. Мәк­тәпләрнең материаль-тех­ник базасы да бик нык, автобуслар бар, туклану сыйфатлы, укытучылар составы көчле. Ничә бала укуга карамастан, мәктәптә белем алу өчен бер төрле шартлар тудырылырга тиеш. Әйткәнемчә, укучылар саны болай да күп түгел, инде бердәм дәүләт имтиханнарыннан куркып, тугызынчы сыйныфтан соң китүче­ләр дә шактый. Унынчы сыйныфка 150 баланың 80-90ы гына кала. Аптырагач, район­ның мәгариф бү­леге җитәк­чесе белән бөтен мәк­тәпләр­не йөреп, әти-әниләр һәм балалар белән очрашып, сөй­лә­шеп чыгарга булдык. Мәк­тәп программасын уртача гына булса да үзләш­тереп барган бала өчен имтиханнарны тапшыру алай ук катлаулы димәс идем, һич югы “өч­ле”гә бирергә була. Оч­ра­шуларда шул турыда сөй­ләш­тек. Районга да бел­геч­ләр кирәк, теләге булганнарга унберенче сыйныфтан соң уку йортларына керергә ярдәм итәрбез дип тә вәгъдә бирдек. Югары уку йортларында укучы якташлары да, үзләренең киңәш­ләрен биреп, имтиханнардан курыкмаска өндәделәр. Боларның файдасы булды дип уйлыйм, тугызынчы сыйныфтан соң китәм дигән 30-40 бала унынчы сыйныфка калды. Быел менә өченче ел инде әлеге эш дәвам итә. Бөтен баланы алып калып булмаса да, без үзебездән торганны эшләргә тиеш. Әлбәттә, каршы чыгучылар да булмады түгел. Андыйлар да кирәк. Комфорт зонасыннан чыгу өчен каршы фикер кирәк бит. Гел әйбәт, яхшы дип кенә торсалар, үсеш булмый, каршылыклы фикер­ләр – алга китү өчен дә этәр­геч. Әле менә “Соңгы кың­гырау” бәйрәмендә быелгы унберенчеләргә карап тордым, алар инде – җиткән егет һәм кызлар. Тугыздан соң алар әле бала гына иде. Әти-әниләр өчен дә баланың зур тормышка җитлегеп аяк басуы яхшырак, мин моны әти буларак та әйтәм. Яшьләрне авылда калдыру, кайтару темасын дә­вам итеп, тагын шуны әй­тә­сем килә: авыл хуҗалы­гы белгечләре әзерли торган югары уку йортларында укучы һәркем “целевой” программа буенча укырга тиеш. Укып бетергәч, авылга кайтсын, үз белгечлеге буенча эшләсен. Юкса югары уку йорты тәмамлаган 100 кеше­нең 10ы гына авылга кайта.

– Авыл халкының төп табыш чыганагы – терлек тоту, сөт сату. Кайбыч районында терлек тотучылар күпме?

– Шәхси секторда бү­генге көндә 4854 баш мөгез­ле эре терлек бар, шу­лар­ның 1943 башы – савым сыерлар. Халык сыер тотсын дип субсидияләр бире­лә. Шул ук вакытта сөтнең тот­рыклы бәясе генә юк, кыш айларында күтә­ре­лә, җәйгә тагын төшә. “Югары” дип әйткәнебез дә тиешле югарылыкта түгел. Әлеге сорауны хәл итү республика җи­тәкчелегеннән генә дә, авыл хуҗалыгы министрыннан гына да тормый. Алар аны бик уңай гына хәл итеп куярлар иде. Безнең районда шәх­си хуҗалыклардан сөт­не җиде-сигез төркем җыя. Алар кечкенә авылга да, кайда юлсызлык, кайда 4-5 сыер – барысына да баралар. Үз­ләренә бер литрдан 1 сум – 1 сум 50 тиен акча кала тор­гандыр. Чыгымнарын да санасак, үзләренә дигән өлеш бөтенләй аз. Без алар белән гел элемтәдә, кем ничә сумга җыя, ничә сумга тапшыра – хәбәр­лә­шеп торабыз. Районда зур хуҗа­лык­лар юк, югыйсә, әй­дәгез, шәхси ху­җалыклардан да сөтне сез­нең аша гына тапшырыйк, дияр идек. Күп­ләп тапшырганда бәяне дә югарырак тотарга була. Республикада инвесторлар булмаган районнарда әлеге тәҗ­ри­бәне кулланалар. Без­нең район­ның авыл хуҗа­лыгы тармагында төп инвес­тор – “Ак Барс”, кызганыч, бүген ком­паниянең тотрык­лылыгы юк, ул үзе дә ай саен тутырып хезмәт хакы би­рә алмый. Без шәхси сек­тор­ның сөт акчасы белән дә килеп керсәк, бу бөтенләй әкәмәт булачак. Сыер асрау, терлек тоту өчен бөтен гаи­лә белән тырышырга кирәк. Әле без­нең авыл халкы үз хезмәтен бөтенләй санамый. Авыл җир­легендәге кешене җи­тәрлек дәрәҗәдә яклау җит­ми. Сүз дә юк, авылда социаль яктан бөтен мөмкинлек­ләр тудырылган, ләкин тормыш итәр өчен керем чыганагы да кирәк. Авыл булмадымы – ил юк. Аның үзенең теле, гореф-гадәте, кәсебе бар, сүзләр белән генә аң­латып бетереп булмый торган җаны бар. Күбесен инде югалта да барабыз. Элек авыл баласы кечке­нә­дән эшләп үсә иде. Хәзер мәк­тәпкә, балалар бакчасына да бөтен кеше балаларын машинада ки­терә­. Хез­мәт кү­реп, чыныгып үсми балалар.

– Авылны яратканыгыз һәр сүзегездән сизелә, Альберт Илгизәрович. Балачактан атлар да яраткансыз дип сөйлиләр…

– Әйе, бик яраттым. Ат турында сәгатьләр буе сөй­лә­шә алам. Ат белән фанатлар гына шөгыльләнергә тиеш дип уйлыйм. Кеше үзенең туганын, балаларын ничек ярата, атны шулай ярат­ма­саң булмый. Мин ат өстендә үстем. Сабан­туй­лар­да чабышларда катнашып, бе­ренчелекләрне дә алдым, 4 класстан көтү көт­тем. Уку елы тәмам­лан­ган­чы, зоотехник белән сөйлә­шеп, ышандырып, аның җавабын алып куя идем. Үзең өчен атны да сай­лыйсың, март аеннан башлап аны үзеңә иялән­дереп, ашатып йөри баш­лый­сың. Ат бөтен кешегә дә эләкми әле ул, синең атың булды икән, син – зур кеше. Үзем­нең ун яшьтән чабышларда катнашкан атым да бар иде. Ул 33 яшенә җитеп, үз үлеме белән үлде, без аны күмеп, әлеге урынны рә­шәткәләп, истәлек тактасы да куйдык. Аның ише атлар бик сирәк. Бөтен нәр­сәне аңлый, кеше акыллары бар иде үзендә. Сабантуй җитәр алдыннан ашамый, чабышка барырга ашкынып тора. Хәзер дә йортта ат тотабыз, аны улым карый. Балалар кечкенәрәк вакытта җи­геп, утыртып та йөртә идем, соңгы елларда вакыт җитеп бетми. Ат кеше сәламәтле­генә дә уңай йогынты ясый. Безнең әтигә – 87 яшь, бүген аның сау-сәламәт булуын аттан һәм умартачылык бе­лән шө­гыль­ләнүдән күрәм. Сарыклар да тотабыз, әти әле сарык көтүенә дә үзе чыга, үзе шулай тели. Умарталарны да улым белән әти бергә карыйлар, мин кайчакта булышам гына. Безнең бабайлар гомер буе умартачылыкта эшләгәннәр, бу безнең нәселдән килә. Бү­ген инде, күп дигәндә, ун баш кына тотабыз. Кайбычта умартачылык киң таралган. Читтән җирләр алып, ояларны авылдан читтә тотучылар да бар. Шулай да бик киң колач алып эшләү­челәр бар дип әйтә алмыйм. Бал һәр­вакыт кыйммәт йөр­гән, күп кеше аны дәва өчен, сә­ла­мәтлек өчен ала. Кемдер шикәр комы, тагын нәр­сәдер кушып, балның сыйфатына хилафлык китерә икән, бу кешенең эше алга бармаска мөмкин. Ялган бал белән чын балны аерып булмый диярлек, сатып алучыга сый­фатлы бал сату – намус эше. Һәр эшең уңыш­лы барсын өчен ке­шеләрне яратырга кирәк.

Зөлфия Хәлиуллина

(“Ватаным Татарстан”, /№ 90, 22.06.2019/)

Тэглар Зөлфия Хәлиуллина
ShareTweetShare

Җавап калдыру Җавап язудан баш тарту

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак.

Хәбәрләр

Хәбәрләр

Татарстанда штрафлар икеләтә арта

17:43
Хәбәрләр

Владимир Путин Чаллыга килде

16:52
Хәбәрләр

Казан зооботаника бакчасының яңа өлеше – «Замбези елгасы» 21 декабрьдә ачыла

15:40
Хәбәрләр

Казанда өченче «КиноМәүлид» аншлаг белән узды

15:11
Хәбәрләр

Татарстанда ЮХИДИ инспекторлары юлда машиналары ватылып калган гаиләгә ярдәм иткән

13:19
Хәбәрләр

Казанның дары заводы ягыннан шартлау тавышы ишетелгән

12:07
Хәбәрләр

Татарстанда көннәр суытачак

11:53
Хәбәрләр

Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителгән яңа язучыларга таныклыклар тапшырылды

11:36
Хәбәрләр

Татарстанда бәйге һәм чаралар турында мәгълүмат урын алган портал эшли башлады

08:59
Хәбәрләр

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Чаллыга килә

08:53
Күбрәк

Популяр

Шәмәрдән авылында коточкыч хәл булган

Декабрь 1, 2019

Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова вафат 

Декабрь 3, 2019

“Ватаным Татарстан”нан бәйге: 50 000 сум күләмендә 5 премия!

Ноябрь 28, 2019

 “Мин үлмимме?”

Ноябрь 15, 2019

Кайсы район бил бирмәгән? Көрәш федерациясе 2019 елга нәтиҗә чыгарды

Ноябрь 27, 2019

Соңгы фикерләр

  • Алсу Күперме, дивармы? Кем кайсын сайлый бит…| Камалда премьера"Кыскасы, беренче спектакль кичәнең атмосферасын бирә, син психотерапевт сеансына килеп эләгүеңне аң…
  • Ландыш “Адәм белән Һава” тапшыруы ябылаБу нинди башбаштыклык???? Ник халык яраткан тапшыруны бетерэлэр,. Бу оятсызлык...
  • Халидә Павлюхин урамында төзелә торган Гаилә белән ял итү үзәгенең исеме билгелеБу үзәк инглиз телен белүчеләр өчен генәме инде? Исеме нәрсә аңлата? ..Нигә инглизчә ул?(((
  • ieditor “Атна саен бер бүләк” акциясенең җиңүчесе Чүпрәледән!222-09-70 номерын җыегыз әле, зинһар!
  • Ким Шакиров Фән турында сөйләр өчен 400 мең җитәТуган телдэ лекциялэр укырлык, тынлаучыларнын сорауларына шулай ук туган телдэ жавап бирэ аырлык гал…

Сораштыру

Гафу итегез, хәзерге вакытта юк сораштыру.
Currently Playing

Минем Татарстан! Минем тавыш!

Минем Татарстан! Минем тавыш!

00:00:31
222

© 2019 Copyright © Все права защищены

  • Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу

“Ватаным Татарстан” газетасы һәм сайты язмаларын, фото, видеоларны күчереп бастырган очракта редакциядән рөхсәт алу мәҗбүри

☎ 222-09-70  ✉ info@vatantat.ru

Табылмады
Бар результатлар
  • Баш бит
  • МӨҺИМ
  • БЕЗНЕҢ ПРОЕКТЛАР
  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • ФОТО/ВИДЕО
  • Хат җибәрү

© 2019 Copyright © Все права защищены

Безгә кушыл!