«Һәр күңел җылы эзли». Әгерҗедә яшәүче Гәрәевләр биш ятимне өйле иткән

Әгерҗе районының Ура­зай авылында яшәүче Наталия һәм Радик Гәрәевләр тәрбиягә биш бала алган. Аларның бу адымнарын аңлап кабул итүчеләр дә, аңламаучылар да бар. Радик 28 ел полиция органнарында эшләп, лаеклы ялга чыккач, Наталия белән гаилә корып, авылга яшәргә кайталар. 2013 елның 11 мартында биш балалы булып куялар.

Иркәлисе, назлыйсы килде

– Олыгаеп кавышкач, ба­лабыз булмаячагын белә идем. Балалар йорты тулы сабыйлар, ник шуннан бе­рәр кызчык алып үстер­мәс­кә, дип уйлана башладым. Ул хакта иремә әйткәч, әйдә соң, кыз бала алыйк, диде. Аннары, кыз янына малай да алсак, күңеллерәк булыр, дигән фикергә килдек.

Алабуга балалар йортына баргач, ир белән хатынга игезәк малай белән кызны күрсәтәләр һәм аларның тагын өч бертуганы барлыгын әйтәләр. Сабыйларны әни­ләре төрле атадан тапкан. Радик Регинаны бик ошата. “Аны яратмыйча мөмкин түгел иде: йөзе боек, куркып кына сөйләшә. Кечкенә һәм ябык сабыйны иркәлисе, наз­лыйсы килде. Радик – Регинаны, мин игезәк сыңары Ринатны кочаклап алдым, – ди Наталия. – Алты ел узды инде, хәзер алардан башка яшәү­не күз алдына да китерә алмыйбыз, иң якын кеше­ләребез…”

Ир белән хатынны бала­ларның төрле авырулар буенча инвалид булуы да куркытмаган. “Физик мөмкин­лек­ләре чикле, дигәч тә, аяк-куллары, башлары эшли, үз­ләренә нәрсә кирәген яхшы беләләр. Без аларны инвалидка санамыйбыз”, – ди ата-ана. Балаларны өйгә алып кайткан көннәр онытылмый икән. Олысы Русланга – 13, Алинәгә – 11, Дианага – 7, игезәкләргә 3 яшь була. Яңа гаиләдә балалар Наталия белән Радикка беренче көн­не үк “әти-әни” дип эндәшә. “Баштарак кыен иде. Моңа кадәр биш ел икәү генә яшә­дек һәм кисәк күбәеп киттек. Ике атна бигрәк тә озак үткән кебек тоелды. Чит гаиләгә килеп керү балаларга да җиңел булмады”, – ди Радик.

Руслан мәктәптә белем алганнан соң Ижаудагы көл­­лияткә укырга китә, аннары әнисенең үзенә балачактан ук таныш булган туганнары янына күченә. Али­нә дә мәктәпне тәмамла­ган. “Балалардан уңдык без, – дип елмая Наталия. – Әтиләре дә шулай ди. Үс­мер­ләрдә була торган авыр проблемалар да килеп чыкмады, сүзне тың­лыйлар”.

Балаларның үз әниләре башка районда яши, килеп йөрми, шалтыратып хәл белешми. Шулай да ул-кыз­ла­ры белән күрешергә туры кил­гән. Балаларны пропис­кага кертергә кирәк бул­гач, аның янына алып барып кайтканнар. Олырак кызлар дөньяга китергән анага “әни” дип эндәшсә, кече­рәк­ләр аның кем булуын аңла­мый калган.

Кем ул “опекун” баласы?

Балалар ике ел элек Мин­­зәлә районындагы тер­нәк­ләндерү үзәгеннән кайткач кына сорау биреп йө­дәтә. Үзәктә “опекун баласы” дигән сүзне еш ишет­кәннәр икән. “Әни, “опекун баласы” нәр­сәне аңлата ул?” – дигән 7 яшьлек Регина. Наталия аңлату­ны әни­лә­рен­нән башлый. “Хәтер­лисезме, теге вакытта бер апаларга бардык, ул – сезнең әниегез. Сез күп булганга карый алмаган да балалар йортына биргән”, – дигәч, сабый­лар­ның башта ышанасы килми. “Сез безне аннан ничек таптыгыз?” – дип кызыксынганнар. “Машинада бара идек, навигатор шунда юл күр­сәтте”, – дигәч, әллә ышанганнар, әллә юк, дәшмә­гәннәр. Ре­гинаның ул кичтә тәмам йокысы кача һәм сорау арты сорау яудыра: “Әни, ул апа безне синең кебек яраттымы икән?.. Киендердеме икән?.. Ашаттымы икән?” “Әлбәттә, үзенчә яраткан, сез бит әйбәт балалар”, – дигәнгә күңеле булып, бала: “Әни, барыбер мин сине яратам, әти­не дә яратам”, – дип әнисе кочагына ташлана. Башка ул хакта беркайчан сүз кузгатмыйлар. Ринат кына бер­сендә, нишли­сең, ник тәр­тип бо­засың, дип ачулана башлагач: “Сез үзегез шундый бала тапкансыз, мин сез­гә охшаган, зарланып утырмагыз”, – дип җавап кайтара. “Бер-бе­ре­безгә караштык та көлеш­тек”, – дип елмая ата белән ана. “Тагын бала аласыгыз кил­миме соң?” – дим. “Хәзер андый теләк юк инде, – ди Наталия. – Безнең бит гаилә иш­ле. Оныклар сөю турында хыялланабыз”.

Җылы урын

Без әлеге гаиләдә булганда, балалар өйдә юк иде, җәйге лагерьда ял итәләр икән. Ел саен җыелышып, берәр шәһәргә сәяхәткә барып кайталар. Казанда еш булалар. Балаларны коррекцион мәк­тәпкә озатырга, табибка йөртергә кирәк.

Бу гаиләдә безне тагын бер нәрсә сокландырды: Радик белән Наталияне сабыйлар гына түгел, көчек, песи баласы, кошларга кадәр үз итә. Туганнарының эте аларга ияләшкән дә биредә яшәп калган. Еламсырап капка төп­ләренә килеп утырган кеч­кенә мәче баласын да, кызганып, өйгә уздырганнар. Ул диванда изрәп йоклап ята иде. Ишегалдына чыксак, Ра­дик­ның иңенә карга баласы очып кунды. Томшыгы белән чә­чен тарта, тыпырчына баш­лады. Шулай итеп, үзе­нә җим сорый икән. Канатлары каерылган зә­гыйфь кошчыкны, дәва­лап, ашатып те­релт­кәннәр. Ул әлеге гаи­ләгә ия­ләнгән, беркая ки­тәргә җыенмый кебек. Барлык җан иясе дә җылы урынга тартыла шул…

  • Айсылу Баһаветдинова, Әгерҗе районының опека һәм попечительләр бүлеге баш белгече:
    – Радик белән Наталия биш бала алды. Берсе балигъ булгач, гаиләдән чыгып китте. Балаларны бик әйбәт карыйлар, коррекцион мәктәпкә йөртәләр, чирли икән, шунда ук алып китәләр. Бала алган елны гаиләгә еш бардык, хәзер елга ике мәртәбә – язын, көзен өйләрендә булабыз. Үзләре безнең янга гел кереп торалар, чөнки әле бер, әле икенче белешмә китерергә кирәк. Ул гаиләне бары тик яхшы яктан гына телгә алабыз.
    Әгерҗе районында 80 гаилә тәрбиягә бала алды. Барысы да иң элек Алабугада укып, әзерлек курсы уза. Комиссия тикшермичә, бала бирмибез. Соңгы елларда районда ата-ана хокукыннан мәхрүм ителүчеләр саны арта. Эчәләр, эшләмиләр, балаларын карамыйлар. Ел саен егермешәр-утызар бала караучысыз кала. Аларның сабыйларын гаиләләргә урнаштырабыз.

Фикер өстәү