Өскә менгәч, барысы да күренә. Чатыр тауда – җыен гөрләде

Тугызынчы ел рәттән әлеге чара җыр-моңга гашыйк кешеләрне үзенә җыйды. Быел бәйрәмгә республиканың төрле районнарыннан, Башкортстан һәм Оренбург өлкәсеннән 50дән артык иҗат коллективы килгән иде. Анда республика ветераннар советы вәкилләре дә катнашты. Алар исә, биредәге өлкәннәрнең ничек яшәгәннәрен күреп, үзара фикер алышып, тәҗрибә уртак­лашып кайтты.

Җырлап-биеп, җиләк аша!

Чатыр тау итәгенә машина бе­лән кереп булмый: җәяүләп барасы. Килгән кунакларны һәм тамашачыны сибәләп торган яңгыр да куркытмый, тау биеклеге дә, кем әйтмешли, нипачум. Баштарак кына авыр тоелса да, биеклеккә менеп, тирә-якка күз салгач, бар мә­шәкатьләр онытылып, үзеңне әллә нинди гүзәл чит бер җирдә кебек хис итәсең. Ә аяк астына карасаң, бармак башы кадәр җиләкләр. Һәр кунакны җиләк кәр­җиннәре белән каршы алдылар. Сый-хөрмәт мо­ның белән генә бет­мәде. Бер почмакта үзбәкләр пылау пешерсә, икенче якта әзәрбай­җан­нар милли ризыгын тәкъдим итә. Шул арада гореф-гадәтләрен күрсә­тергә, җыр­ларын да бүләк итәргә өлгерәләр. Кунакларга шул рәвешле Татарстанда яшәүче халыкларның татулыгын, дуслыгын күрсәттеләр.

– Һава торышы бозылып торгач, бәйрәмне ничек итеп уздырырбыз дип борчылган идек. Шөкер, яңгыр да туктады, ялтырап кояш та чыкты. Җыенга килүчеләр дә шактый. Без аларга бик рәхмәтле. Гореф-гадәт­лә­ребезне, телебезне саклап, туган җи­ребез белән горурланып, дус булып яшәргә язсын, – диде Азнакай районы башлыгы Марсель Шәй­дуллин.
Халык исә җырлап-биеп кенә калмады, төрле уеннарда да катнашты.

Өлкәннәр – беренче урында

Азнакай ветераннар советы эш­чәнлеген республикада үрнәк итеп куялар. Күп кенә районнар, бирегә килеп, тәҗрибә уртаклаша икән.
– Мине районның ветераннар советы җитәкчесе итеп куйдылар. Эшне нидән башларга да белмичә торам. Әле бит өлкәннәр белән эшләү тәҗри­бәсе алай киң таралмаган чак. Тукта әле, Азнакай районы ветераннар советы җитәкчесе Миргасыйм Кәримов янына барып кайтыйм, дип юлга кузгалдым. Ә ул барысын да аңлатты. Без аңа бик рәхмәтле, – ди Мамадыштан килгән Гөлнәзирә Талипова.
Балтач районы башкарма ко­митетының социаль мәсьәләләр буен­ча урынбасары Илһам Гайнетдинов та өлкәннәр белән гел бергә. “Мондый чараларны калдырмыйбыз. Төр­ле районнарга чыгу безгә зур файда бирә. Өйрәнеп кайта­сың”, – ди ул.

Безне Кәкре Елга авылына алып киттеләр. Авыл халкы шаккатырды. Әйтерсең үзләрендә бер җыен! Халык урамга сыймый. Иң мөһиме: алар авыл тормышын тасвирлап күрсәтте. Әлеге күренешләргә шаккаткан ку­нак­лар да бар иде. Үз го­мерендә бер тапкыр сыер күр­мәгән, аны савып карамаган кеше­ләр җылы сөттән, яңа аерткан каймактан авыз итте. Кул сепараторы әйләнеп кенә өлгерсен! Ә Ил­сөяр апа, урам уртасында мичтә ипи пешереп, кунакларны сыйлады. Би­редә яшәүче өлкәннәрнең аш-суга ос­талыгын гына түгел, кул эшләрен кү­реп сокландык. Әллә ниләр эш­лиләр икән! Кемдер оекбаш бәйли, берәүләр сыерчык оясы ясап бирә. Балалар курчакны үзләре ясап уйный. Гади генә авылда ат спорты мәктәбе эшли. Шө­гыльләнүчеләр районга түгел, монда килә.

Азнакайда өлкәннәргә зур игътибар бирелгәнен белсәк тә, бу сәяхәттә моңа үз күзләребез белән күреп инандык. Район башлыгының гел безнең белән бергә булуына сөендек, олылар хакында яратып сөйләвен ишеттек. Ә бит күп кенә районнарда өлкәннәр тормышы читтә кала. Алар район башлыклары белән бергә көн уздыру түгел, хәтта йомыш белән кабинетына эләгү турында да хыяллана алмый.

– Өлкәннәр иң беренче урында булырга тиеш. Без аларны хөр­мәт­лә­мә­сәк, безне кем кадерләр? Нинди генә үтенечләре булса да, ярдәм итәргә әзербез. Район ветераннар советы рәисе – гомере буе җитәкче урында эшләгән кеше. Ул һәркемне белә. Нинди генә эшкә тотынса да, башкарып чыга, – ди Марсель Шәйдуллин.
Тату яшәп, бер-береңне аңлап эшләп кенә зур уңышка ирешеп була. Бу хакта Башкортстан кунагы Виталий Шәрипов та әйтеп узды.

– Ике республика дус-тату яшибез. Безне ике сәгатьлек юл гына аерып тора. Кунакларга йөрешәбез. Очрашып сөйләшү бушка китми, байтак тәҗрибә туплана, – ди ул.
– Өлкәннәр белән очрашуны төр­ле районнарда уздыруның әһә­­мияте зур. Азнакайның күп ке­нә башлангыч эшләрен үрнәк итеп куябыз, калган оешмалар үз­ләренә ала. Биредә дә­рәҗәле исем­нәргә лаек булган якташларын онытмыйлар. Аларның исем­нәрен мәң­ге­ләш­тереп, истәлек так­тасы ачалар. Мондый эшне башка район­нарда да башкарасы иде, – ди Рес­публика ветераннары һәм пенсионерлары төбәк иҗти­магый оешмасы рәисе Хәбир Иш­тирәков. – Алда – Җи­ңү­нең 75 еллыгы. Арабызда сугыш дәһ­шәтен күргән ке­шеләр дә көн­нән-көн кими бара. Аларны кадер­ләп калырга, тормыш шартларын яхшыртып, го­мерләрен озайтырга иде.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү