Җәй – иң көтеп алынган, шул ук вакытта иң куркыныч ел фасылларының берсе. Сәламәтлек өчен бигрәк тә. Кояшта артыгын кызынып, тән тиресе пешү, агулану, косу кебек борчу-мәшәкатьләр өстенә еш кына имгәнүләр дә өстәлә. Бакчада эшләгәндә, табигать кочагында, комлыкта ял иткәндә, адым саен диярлек сагалый ул. Имгәнеп, аяктан егылсаң, нишләргә?
Танылган табиб, ортопед-травматолог Дмитрий Зубков сүзләренә караганда, җәен таеп егылу, сеңер тартылу, сыну-каймыгулар кышкы бозлавык чор белән чагыштырганда да күбрәк очрый.
– Бу аңлашыла да. Җылы көннәрдә без аеруча актив булабыз. Үз-үзеңне, сәламәтлегеңне саклау мәсьәләсе дә еш кына күләгәдә кала, – ди ул. – Күпләр: “Мин спорт белән дус түгел, шуңа күрә миңа андый-мондый имгәнүләр янамый”, – дип саный. Бу – ялгыш фикер. Чыныкмаган организм мондый куркынычка ешрак һәм тизрәк бирешә.
- Баксаң, көнкүрештәге имгәнүләр күбрәк чәршәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә килеп чыга икән. Имгәнү ихтималы зур булган көннәр дип ял, бәйрәм, дүшәмбе һәм сишәмбе көннәре санала. Көн дәвамында исә көндезге сәгать уникедән – икегә, кичке сәгать алтыдан төнге уникегә кадәр иң күп имгәнүләр теркәлә.
Саннар да шул хакта сөйли. Баксаң, спорт белән шөгыльләнгәндә алган җәрәхәтләр барлык төр имгәнүләрнең нибары 5 процентын гына тәшкил итә икән. Аларның күп өлеше нәкъ менә көндәлек тормышта алына (69,9 процент). Әлеге күрсәткеч буенча икенче баскычта – урамда алган җәрәхәтләр (19,6 процент), өченчедә җитештерү тармагындагы имгәнүләр урнашкан. Алда телгә алган һәр төркемдә дә ир-атлар күбрәк, ди белгечләр. Бу очракта гүзәл затларны күпкә саграк булулары коткара, күрәсең. Яшьлекнең дә йогынтысы юк түгел. Җәйге чорда 18 – 25 яшьлекләр арасында имгәнүчеләр 40 яшьлек бусаганы атлаучылар белән чагыштырганда 4 – 5 тапкыр күбрәк.
– Кайберәүләр, җәй көне ябыгып калыйм дип, кисәк кенә спорт белән шөгыльләнә башлый. Бу – сәламәтлек өчен шулай ук куркыныч. Физик активлыкны акрынлап кына арттырырга кирәк. Күбрәк саф һавада җәяү йөрегез, көн саен су коену, йә булмаса, бассейнга барып кайтуны гадәткә кертегез. Спорт белән шөгыльләнү организмны көчләүгә әйләнмәсен. Күнегүләр ясаганнан соң куллар-аяклар авыртуга чыдап булмый икән, йә булмаса, алар бөтенләй күтәрелмәсә – чаң сугарга җирлек бар, – ди Дмитрий Зубков.
Җәен аеруча нинди имгәнүләрдән сакланырга соң? Бу чорда каймыгу, кул-аяклар тартылу еш очрый. Балтыр белән табанны берләштерүче буын, тез капкачы аеруча зыян күрә.
– Беренче төр имгәнү вакытында һәрчак шеш пәйда була. Бу төр җәрәхәтләнүне әллә ни куркыныч димәс идем. Аны мөстәкыйль рәвештә бер-ике көн эчендә дә дәвалап була. Ә менә тез капкачында шеш пәйда булса, куркырга җирлек бар. Шешкән урында су яки кан җыелып торса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, – ди табиб.
Җәен терсәк бөгелмәү кебек афәт белән дә еш очрашырга туры килә. Терсәктән ике нерв тамыры үтә. Бәрелгән, җәрәхәтләнгән очракта бу урында шеш пәйда була һәм ул шушы нерв җепселләрен кыса башлый. Төрле мазь һәм дарулар ярдәмендә бу авыртуны өй шартларында да җиңәргә мөмкин. Әгәр инде кул терсәктән бөгелмәсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сөяк һәм сеңерләрнең имгәнгән булуы ихтимал. “Башын бәргән, имгәткән кешеләрнең дә аеруча игътибарлы булуы сорала. Аңсызланып егылу, хәтерсезлек, тик торганда косу, баш авырту кебек билгеләрнең берсен генә сизсәгез дә, кичекмәстән “ашыгыч ярдәм” чакыртырга кирәк”, – дип кисәтә Дмитрий Зубков.
- Имгәнгән кешегә вакытында дөрес күрсәтелгән беренче ярдәм дә бик күп күңелсезлекләрдән саклап калырга мөмкин.
Беренче ике тәүлек дәвамында имгәнгән урынга даими рәвештә боз куеп торырга кирәк. Җәрәхәтнең тәннең кайсы өлешендә булуы мөһим түгел. Боз авыртуны басып кына калмыйча, сынган сөякнең дөрес ялгануына да уңай йогынты ясый. Шулай да чама хисен онытырга ярамый. Имгәнгән урынга бозны һәр 1,5–2 сәгать саен, күп дигәндә, 15 минутка гына куярга кирәк.
Тәннең имгәнгән өлеше йөрәк турысына күтәртелгән булырга тиеш. Бу җәрәхәтләнгән урында кан әйләнешен яхшырта. Имгәнгән урынны артык югары күтәртергә дә ярамый. Юкса, авырту тагын да көчәергә мөмкин.
Имгәнгән урынны селкетергә ярамый! Шуңа күрә имгәнгән аяк-кулларга шин салына, җилкә һәм терсәге җәрәхәтләнгән кешегә бәйләвеч-косынка киертелә.
Сүз уңаеннан, имгәнгән урынны җылытырга да ярамый! Җылылык, кан тамырларын киңәйтеп, шеш һәм авыртуны тагын да көчәйтәчәк кенә. Җылытучы мазьларны озак вакыт хәрәкәтсез ятканнан соң сеңерләрне язылдырырга кирәк булганда гына куллану киңәш ителә.
Динә Гыйлаҗиева