“Җир белән күк арасында яшим”. Тәнзилә апа сөйләгәннәр уйланырга мәҗбүр итә

Казанда яшәүче 83 яшьлек Тәнзилә апа Шәрәпованың язмышы гыйбрәтле. Үзе әйтүенчә, 28 ел элек “теге дөнья”га барып кайта ул. Моңа ышануы кыен, әлбәттә. Ул да баштарак күргәннәре хакында беркемгә дә сөйләмәгән. “Җир белән күк арасында яшим. Мондагы бозыклыкны, кешеләрнең ярамаган эшләр эшләвен күреп эчем поша”, – ди ул. Бер вакыт төшендә яңадан шунда киткәнен күрә. Әмма андагы бабай аны өч зур эшең бар дип кире кайтара.

4 сәгатькә бардым

1991 елда Тәнзилә апаны юлны аркылы чыкканда машина бәрдерә.

– Машина яктысын күрдем, башкасын хәтерләми идем. Мине “ашыгыч ярдәм” машинасы алып киткән. Табиблар коткару өчен шактый тырышкан. Башымны ике җирдән тегеп куйганнар. Бары 4 сәгатьтән соң аңыма килгәнмен. Шушы вакыт эчендә теге дөньяга барып, андагы хәлләрне күреп кайттым, – ди ул. – Ул чакта 3 көнлек уразада идем. Мине Мәк­кәдәге Кәгъ­бәтулла капкасы тө­бенә алып килделәр. “Авыз ачар вакыт җит­те, су эч”, – диләр. Янымда бер бабай тора иде. Ул миңа дога өйрәтте. Гаҗәеп матур җирдә сокланып басып торам. Ай бик зур – бөтен җирне яктыртып тора. Өскә карадым. Ә анда ке­шеләр күренә. Тагын юлымны дәвам иттем. Бара торгач, бер тар гына күпергә килеп җиттем. Кермәкче идем, бер тавыш туктатып калды. “Бу – сират күпере. Сине анда кертмиләр әле. Кү­пернең теге ягына кара – андагы кешеләр гамәл дәфтәрен­дәге сорауларга җавап бирде­ләр, бу күперне үттеләр. Болар – изгелек кылып, намаз укып, ураза тотып яшәгән ак калебле ке­ше­ләр. Алар, кошлар булып, йолдызга, күккә очарга көтә­ләр”, – ди.

Үзе сөйләвенчә, Тәнзилә апа анда озак йөри һәм күп гыйбрәт­ләр күреп кайта.

– Бер тирән чокырга төртеп күрсәттеләр. Ялкын чыгып тора. Чокыр янында шәрә ирләр гау­рәт­ләрен күрсәтеп торалар. Бит­ләрендә, тәннәрендә кап-кара йон. Мине ияртеп йөргән бабай әйтә: “Болар зина кылып, бозыклыкта яшәгәннәр. Гаурәт­ләрен кискәч, шушы чокырга төшәләр”. Алар артыннан хатын-кызлар шәрә күкрәкләрен күр­сәтеп басып торалар. Гаҗәп­ләнүемә, теге бабай: “Болар – тән сатып, шәрә йөреп зина кылучылар”, – ди. Телләрен асылындырып торган хатыннарга да юлыктым. Гайбәт сөйләү­че­ләр, сихерчеләр булып чыктылар. Бераздан хатын-кыз­ларны һәм аларның аяк астындагы яшел үләндә чыркылдашып йөр­гән бәбкәләрне күреп алдым. Болары – дөньяга килә алмыйча калган сабыйлар икән. Мин дә бу эшне эшләдем бит дип елап җибәрдем. Әмма теге бабай: “Син әле кире китәсең. Мин өйрәткән доганы укы”, – диде. Шушы сүз­ләреннән соң уянып киттем, – дип искә ала ул. – Кире бу дөньяга кайтуыма бик борчылдым. Кайткан җиремә кабат китәсем килде.

Күңелем сизә

Хастаханәдә ятканда Аллаһы Тәгаләдән гомер сорый ул.

– Үз аякларымда өемә кайтып җитсәм, гомеремне тагын беразга озайтсаң, туган илемдә үскән үләннәрне өйрәнер идем дип сүз бирдем. Туган авылымдагы бакчага дару үләннәре чәч­тем, алар­ның серен өйрәнә башладым, – дип сөйли Тәнзилә апа. – Баштарак мин үзем белән булган хәлне кешегә сөйләргә курыктым. Иң элек бер хәзрәт бе­лән ки­ңәш­ләшкән идем. Ул, моны кешегә сөйләмә, диде. Әмма моннан ун ел элек имам-хатыйп булып эш­ләүче абыема серне чиштем. Күр­гәннәремне яшер­мәскә кушты. “Кешеләр бозылды. Үлгәч тә тереклек барын белеп торсыннар. Гыйбрәт алсыннар”, – диде. Минем хакта ишетеп, ярдәм сорап килүчеләр дә булды.

Тәнзилә апаның үз якыннарына да ярдәм кирәк була. Олы улы фаҗигале төстә вафат була. Аның ике баласы ятим кала. Ул чакта кече улы да ялгыз яши. Оныкларын кызганып, Тәнзилә апа килене белән кече улына бергә булырга киңәш итә. Алар 20 ел матур гына гомер итәләр, аннары гаилә таркала.

– Олы улым бик тә кешелекле, ярдәмчел иде. Гел балалар, картлар йортларына йөрде. Яхшылык эшләргә тырышты. Мин аны тегендә баргач күреп кайттым, ул җәннәттә, – ди Тәнзилә апа. – Әле ирем дә авырып куркытты. Аңа 4 тапкыр инфаркт булды. Бишенче­сендә хәле авыр иде. Улым аны сакларга хас­та­ханәгә китте. Шунда миңа шалтырата: “Әни, син көчле бул. Әти өйгә үзе кайтмас инде бүтән”, – ди. Ә мин исә, кайта, әле бергә яшибез, колагына карадым, гомере бетмәгән, дим. Ирем Нә­җипкә – 87 яшь. Аллага шөкер, бер-беребезне аңлап гомер итә­без. Улым да, ул да еш кына гел колак очларын күрсәтеп шаяртып алалар.

Өч зур эш

Узган ел Тәнзилә апа төш күрә. Имеш, өеннән үпкәләп чыгып киткән. Келәт кебек бер җир­­гә барып керә. Шунда аны бер бабай каршы ала. “Монда иртәрәк кил­дең әле, бар кайт. Әйтелгән нәзе­реңне үтисең бар. Туган авы­лың­да чишмә яңарта­сың, якын ке­шеңнең бәхиллеген аласың, яр­дәм сорап килгән авыруны терел­тәсең”, – ди.

– Чишмәне ясаттым. Башта урынын ничекләр табармын дип борчылган идем. Үзебез эчкән чишмәне яңартырга уйладым. Эзләп килсәм, су кондызлары буа ясап күмеп киткәннәр. Чишмә кызганыч хәлдә иде. Карасам, яр читендә бер кеше утыра. Сәлам бирдем, ә ул дәшмәде. Ачулы караш ташлап, бу сине кө­тә, дип чишмәгә төртеп күр­сәтте дә юкка чыкты. Куркып калдым. Өйгә кайткач, осталар таптым. Яз көне егет­ләр эшкә кереште. Чишмә мин теләгәнчә килеп чыкты. Өстәл, утыргычлар куйдылар. Мәрмәр тактага үз рәсемемне куйдырып, теләклә­ремне яздым, – дип сөйли Тән­зилә апа. Әле шушы көннәрдә аны тантаналы рәвештә ачканнар да.

Тәнзилә апа бирегә бер дәф­тәр дә калдыра. Килгән кешеләр үз фикерләрен яза икән. Әле менә кичә генә бер хат та калдырып киткәннәр.

– Моннан ике ел элек минем яныма ике ир-ат килгән иде. Казан хастаханәсеннән, өмет юк, дип кайтарып җибәргәннәр. Беренчесен кабул итә алмадым. “Сезгә көчем җитми”, – дип кайтарып җибәрдем. Икенчесен дә­ва­ладым. “Сез яшисез әле”, – дип өмет бирдем. Хат Закир исем­ле шул кешенеке икән. “Минем бе­лән килгән дустым күптән бакыйлыкка күчте. Мин савыктым. Эшкә чыктым, чирне оныттым. Рәхмәт сезгә”, – дип язып калдырган. Тәнзилә апа бабай әйт­кән чишмәне эшләтә, бер генә түгел, күп кешене сихәт­лән­дерә. Якын кешеңнең бә­хил­леген ала­сың бар, дигәне дә үтәл­гән.

Тәнзилә апа җир йөзендәге кешеләрне ничек тә матур яшәр­гә, тыелганнардан баш тартырга, кушканнарын үтәргә өнди.

– Минем белән гаҗәп хәлләр әле дә була. Төннәрен чыгып китеп йөрим, – ди ул. – Үземне кайдадыр очкандай хис итәм. Күб­рәк әрвахлар янында булам. Әле мин­нән ярдәм көтүчеләр бар. Шуңа да китми торам. Яр­дәм сораган кешеләрнең көчем җит­кәненә генә булышам. Ният­лә­рен сизеп торам.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү