Җир тартуымы яки насыйп кәсепме? Балтачта элекке теш технигы ташландык урынны гөлбакчага әйләндергән

Һәркем җиргә үзенең язмышы, үзенә дигән аерым бер максат белән килә, ди­ләр. Кемдер ул бурычны дөрес аңлый, төгәл үти, кемдер белепме-белми­чәме, ялгыша, адаша… Язмабыз герое Азат Зыятдинов беренче төркемгә керә. Шулай да, хезмәт юлын теш технигы булып башлап, беткән авылның ташландык бер ферма урынында гөлбакча ясарга нәрсә этәргән икән аны? Әйдәгез, җавапны бергәләп эзлик әле.

Үткән гасыр азагында яшәү­дән туктаган Көекбаш д­и­гән авыл турында инде Балтач районында да күпләр ишетеп кенә белә. Урманнар куенына сыенып, табигатьнең бик тә гүзәл почмагына урнашкан бу авыл беткәнче аннан күп еллар алда фермалары тарала. Авыл исән чакта ук терлекләрдән бушап калган каралтылар еллар үтү белән җимерелә, өч дистә еллап кеше аягы басмаган бу урыннар­ны кычыткан, алабута, башка төр чүп үләннәр-куак­лар басып китә. Кайчандыр сыерлар тавышыннан шаулап торган, эш гөрләп барган территория куркыныч, шомлы бер ташландык урынга әйләнә.

Шуннан урманга гөмбәгә, җиләккә үтеп йөрүчеләрнең дә, шул тирәдәге умарталарын карарга йөрүче Көек егете Азатның да бу хәрабәләргә күп еллар эче поша. Түзми Азат, бер көнне әтисе Рәискә һәм аның туганы Кәрам абыйсына: “Әллә шушы җирләрне арендага алабызмы? Умарта тоту өчен менә дигән урыннар әрәм ята бит”, – дип сүз башлый. Кәрам абыйсы тир­гәп үк ташлый. Ул чактагы “Сор­най” хуҗалыгы (әлеге җирләр шушы хуҗалык би­ләмәсе) җитәкчесе Хәкимулла Сибәгатуллович та: “Энем, ялгышмыйсыңмы? Ул җирләр белән нишләмәкче буласың?” – дип туктатырга омтыла. Юк, каршы килүе түгел ул аның, андагы җимереклек-хәрабә­ләр­нең күләмен белгәнгә, чис­тартып чыга алырсыңмы, дип кисәтүе генә була. Ә Азат чигенми. Идарәдән: “Хуҗалык ул җирләрдән файдаланмый”, – дигән хат ала да, ул чактагы район башлыгына керә.

– Шушы җирләр артыннан йөри башлагач, район башлыгы алышынды, башкарма комитет җитәкчеләре, милек һәм җир эшләре бү­ле­ге җитәкчеләре берничә тапкыр үзгәрде. Шаккатар­сың, әмма безгә аларның берсе дә каршы килмәде, киресенчә, ба­рысы да булышып, хуплап кына торды, – ди Азат. – Үзе­без дә, бөтенесен канунга туры китереп, тиешле доку­мент­ларны әзерләп бирә бардык…

– Шулай да, ник тотындым, дигән чагың булдымы? – дип сорыйм Азаттан, ике ел буе күпме хезмәт һәм акча сарыф итүләрен белгәч.
– Яшермим, булды. Бер­ара арылды да, эш тә тукталып торды. Менә шул чакта үкендем. Очына чыга алмыйбыз икән, дип уйлаган идем… Ярый әле туганнар, дуслар ташламады… Күршеләр, авылдашлар – бу җирләрне тәр­тип­кә китерүдә хезмәте кер­мәгән кеше калмады да бугай, – ди ул.

Ике сыер абзары, терлек азыгы цехы, зур карда, 8 силос траншеясын гына сүтә, фундамент ташларына ка­дәр арындыра егетләр. Ул урыннарны балчык ташып күмә­ләр, тау кебек өелгән тирес­ләрне ташып түгәләр (13 гектарлы мәйданны ашларга җитә ул тиресләр, башка төр ашлама кертәсе дә булмый). Бу җирләрне эшкәрткәндә ватылган техника, сынган тө­рән­нәрнең исәбе юк… Чылбырлы трактор күмелер­лек әрәмә­лек­ләрне чистарталар, колач юанлыгы талларны ки­сәләр, төпләрен чыгаралар, сазлыгын киптерәләр. Соң­гы­сында Татарстан авыл ху­җалыгы министры Марат Әхмәтовка хат язып, махсус программа буенча эшлиләр. Районның “Мелиорация” оеш­масы ярдәме белән төрле якка канаулар казып, искит­мәле буа ясап, бөтен суны бер урынга туплыйлар. Буада рә­хәтләнеп су керергә мөмкин. Балык та үрчетәләр. Пошилар, кабан дуңгызлары су эчәр­гә дә килә икән әле бирегә.

Бүген инде бу урын та­бигатьнең бик тә гүзәл бер почмагына әйләнгән. Бер якта урман шаулый, бер өлештә – буа, бер почмакта – кечкенә күл, калган урыннарда печән үсә, бераз киткәч, “Сорнай” хуҗалыгы кырлары җәйрәп ята. Үзләренә шушында килеп эшләгәндә “баш очында түбә булсын” дип, өй дә (анысы өр-яңа түгел, күчереп салынган), мунча да салганнар, умарталар өчен дә аерым биләмә, оя­ларын саклау өчен кышка умарта өе булдырганнар, җәй­ге торак, карда ясап, бо­зау­лар, сарыклар асрыйлар. Бер өлештә печән сак­лар өчен ябык түбәле урын бар. Үз хисапларына килү юлларына чуерташ салганнар…

– Кәкрекүлгә һәм Ком базы белән Таймас арасына ел саен ике пар торна кайта, кечкенә күлдә ике пар үрдәк бала чыгара. Алар да без­некеләр инде хәзер, – ди Зыятдиновлар.

Теләгән кеше бу матурлык­ларны үз күзләре белән дә килеп күрә ала икән. Тик хә­зер инде бу – шәхси территория, биш ел аренда вакыты чыкканнан соң Азат бу җир­ләрне үзенә рәсмиләш­тергән. Хез­мәтен күргәннәр, бәялә­гән­нәр – бу очракта да каршы ки­лүче, “таяк тыгучы” булмаган.

– Шулай да, берничә ел эшләгән Нормадагы теш поликлиникасыннан ник китәр­гә булдың, белгечлегең буенча да авыл хуҗалыгы һөнәре сайламаган булгансың бит, – дим китәр алдыннан Азатка. “Анда без теш табибы, поликлиника мөдире Әмир Нә­сыйхов белән бик килешеп, аңлашып эшләгән идек, ул туган авылында шәхси поликлиникасын ачты да, мин дә киттем”, – ди Азат. Бәлки шушы җирләр тарткандыр аны. Шушы ташландык җирләрне гөлбакча, шаулап торган пе­чән җирләре итү насыйп кә­себе булгандыр… “Өстән” аңа дип тәгаенләнгән миссия шулдыр…

Гөлсинә Хәбибуллина


Җир тартуымы яки насыйп кәсепме? Балтачта элекке теш технигы ташландык урынны гөлбакчага әйләндергән” язмасына фикерләр

Фикер өстәү