Җыйнаклыкка ни җитә! «ВТ» хәбәрчесе ни өчен Россия Президентын кызгана?

Мәктәптә укыганда, география картасының кызылга буялган, зур хәрефләр белән СССР дип язылган өлешенә карап, мин чиксез сөенә идем. Ничек сөенмәскә: безнең илдән дә зур ил юк икән бит. Сабый­лыктан чыккач та, хәтсез шатланып йөрдем әле. Горурланмый кара, зурлык ул – көчлелек билгесе дә бит…

Бу атнада Казанда тыйнак кына Алтын Урда юбилее билгеләп үтелде. Кешелек тарихында иң зур дәүләт – Чың­гыз хан им­периясенең 1269 еллар тирәсендә мөс­тәкыйльлеккә ирешкән зур өлеше, ике ярым гасыр яшәп, урысларны дәүләт тө­зергә өйрәткән, милләтебез тамырларына тоташкан Жучи Олысы яралуга – 750 ел. Юбилей җәһәтеннән кайбер сораулар да туа: урыс дәүләтенә Чынгыз хан варисларыннан дәүләтчелек нигезләре белән бер­гә яулап алуларга хирыслык, сугышчан рух, зурлыкка, масштабка омтылу да йогып калмады микән? Ихтимал, йоккан гына түгел, күпмедер сакланып та калгандыр ул…

Тик бүгенге чорда территориаль зур­лыкның масаер сәбәп түгеллеген, кире­сен­чә, проблемалы икәнен аңлар өчен, акыл иясе булу кирәкми. Горурлану өчен, гел башка күрсәткечләр мөһим. Ул халык­ның тормыш дәрә­җәсе, сыйфаты гына да түгел. Икътисадны бераз аңлаган кеше, территориаль зурлык дигәндә, шунда ук шә­һәрләр, торак пунктлар арасы ераклыгын, шул сәбәпле юллар, комму­ника­ция­ләр­нең артык кыйммәткә төшүен, үзләш­терелмәгән җирләрне, аларны үзләш­терим дигәндә, күп миллиардлар түгү мәслихәтен, өс­тәвенә илнең күпчелек өлеше салкын климатик зонада урнашу аркасында, энергетика чыгымна­рының чамасызлыгын һәм башкаларны билгеләр иде. Барысын да исәпләсәң, Россия очрагында гына түгел, гомумән алганда да, территориаль зурлык ил үсешенә комачау, аның аягына тагылган шактый олы гер булып чыга. Әмма бу хәлләр әле – мәсьәләнең бер ягы гына.

Медальнең икенче ягы да бар. Анысы исә четереклерәк, чөн­ки ул безнең аңга барып тоташа. Чамасыз зурлык – үзебез аны гел генә игътибар үзәгендә тотмасак та, граж­даннарның билгеле бер өлешендә, җитәкчелектә империя синдромы саклану, гади халыкка шактый кыйммәткә төшүче империя рецидивлары туып тору сәбәпчесе дә. Чөнки империя ул – мин-минлеккә, бөеклеккә, башкалардан өстенлеккә дәгъва, эчке сәясәттә дәүләт мәнфәгатьләренең кеше мән­фә­гатьләреннән өстен торуы, биләмә­ләр ки­ңәюгә, экспансиягә даими их­тыяҗ. Империя һәм ызгышлар – синонимнар, дип әйтү дә арттыру түгел: субъектлар төрле­леге, халыклар, мил­ләтләр күплеге (аны гетерогенлык дип тә атыйлар), алар­ның тормышны үз дигәнчә кору теләге аркасында, дәүләт азчылыкларны басымчак­ламыйча яши алмый.

Империя өчен кечерәю – зур югалту. СССР таркалгач, ил территориясе 22 млн кв километрдан 17гә калды. Россия әле дә дөньяның иң зур иле булуга карамастан, ул 5 млн кв кило­метрның читкә китүен күпләр фаҗига буларак кабул итте. Союз таркалуны ил җитәкчелеге дә, ХХ гасыр­ның иң зур гарасаты, дип бәяләде. Тик тарихи процессларны тыеп булмый. Киткән җирләр өчен хафалану ул – медицина теле белән әйткәндә, фантом сызланулары. Россиядә ул сызлану көчле.

Дөнья көткәндә, җыйнаклык күпкә отышлы. Без кайчакларда Татарстан янә­шә­сендәге күрше төбәкләргә, биг­рәк тә алар­ның безнең белән чиктәш районнарына, анда яшәгән татарлар санына карап, республика төзегәндә большевик­ларның махсус саранланганына, чагыштырмача олы милләткә кысрык территория, аз санлыларга зурны бирүенә ачуыбыз килә: күпме милләттәшләребез читтә калган. Тик Татарстан күпкә киңрәк чик­ләрдә оешкан очракта бүгенге уңыш­ларыбыз булыр иде микән? Ихтимал, булыр да иде. Татар – тырыш кавем. Тик зур өйдә тәртип урнашыру барыбер авыррак. Республика Президенты 43 район­ның кайберләренә елына икешәр барып чыга. 43 урынына 83 район булса, бара алыр иде микән? Россия субъектларындагы районнар саны исә ике меңгә якын – алар 1893! Туры эфир вакытында Россия Илбашын мин кайчакта кызганып та куям. Чөнки зурлык сәбәпле, андый эфир­ны көнаралаш оештырганда да, җитешсез­лек­ләрнең очына чыгам димә. Бигрәк тә хакимият вертикале һәм кулдан идарә кулланганда, төп җаваплы­лыкны үз өстеңә алганда. Урда кайчандыр, бәлки, алтын да булгандыр, тик аның кайбер тради­ция­ләре искерде шул инде.

Наил Шәрифуллин

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү