“Үпкәләүнең файдасы юк”. Ялгыз калган хатын иман аша бәхетен тапкан

Зәлия ире белән тугыз ел яши. Аннары мәхәббәтләре суынганмы, башка сәбәпләрме, ире хатынын, балаларын ташлап бүтәнгә өйләнә.

– Бик авыр көннәр иде ул, – ди Зәлия. – Ялгыз калмыйм, аерылмыйм, дип соңгы чиккә кадәр тартыштым. Балалар хакына гаиләне саклыйсы иде, дидем. Өшкерү­челәр, хәзрәтләр янына бардык. Иремнең йөри торган кешесе белән дә сөйләштем. Шуннан бераз тынычландык кебек. Үзем, истихар намазы укып, Аллаһы Тәгаләдән хәерлесен сорадым.

Зәлия, кызы бик каты чирли башлагач, балам савыксын өчен нәрсә эшли алам, дип Аллаһы Тәгаләгә ялвара. Иртән, сиңа намаз укырга кирәк, дигән тавышка уяна. Хатын бу сүзләрне үзенә әмер кебек кабул итә һәм бер ай эчендә намазга баса. Башта иртәнге намазны, озакламый бишесен дә укый башлый. “Ирегез намаз укуга каршы булдымы әллә?” – дип кызыксынам. “Юк, каршы кил­мәде, – ди Зәлия. – Ул Аллаһы Тәга­ләгә ышана, диннән ерак кеше түгел. Август аенда ураза тота идем. Бер көнне яныма килеп: “Яңалыгым бар, хәзер әйтмим, ураза бетсен әле”, – диде. Сөенечле хәбәр түгеллеген күңелем сизде. “Сөйләмә, ишетәсем килми”, – дидем. Ураза үткәч, күпме­дер вакыттан ачылды… 6 ноябрьдә өч тапкыр талак әйтте дә фатирдан чыгып китте. Ул минутларда горурлыгы бик көчле иде, мин беркайчан да үкенмәячәкмен, диде.

Һәркем иман белән туа: кемдер аны үстерә, кемдер югалта, диләр бит әле. Авырлыкларга бирешеп, югалып, тормышның төбенә төшеп чумган кешеләр бар. Зәлия, ире чыгып киткәч, беренче елны елап-сыкрап уздыра. “Бик авыр булды, аерылу ачысын дошманыңа да язмасын, – ди ул. – Намаз уку гына коткарды. Намазлыкка басасың да калтыранып елыйсың… Хәзер аң­лыйм, күңелең йомшарган чакта шайтан башыңа төрле вәсвәсәле уйлар кертә икән”.

Бер ишек ябылган икән, башкалары ачыла, тик ябык ишек янында таптанып, башка ишекләрне күрер­лек хәлдә булмыйсың. Зәлиягә дә ачыла ишекләр. Ире белән аеры­лыш­кан елны мәктәпкә барып, бер­дәм дәүләт имтиханнары биреп йө­ри. Урта мәктәпне тәмамлаганга 16 ел узгач. Уртача балл җыя һәм Казан дәүләт медицина институтына документлар тапшыра, тик конкурс аша узмый. Икенче елны, БДИ нә­ти­җә­ләре юкка чыкмасын дип, документларын Казандагы медицина көллия­тенә илтә. Интернеттан нәтиҗә­ләр­не карый, кабул ителүче­ләр исем­легендә үзен тапмый. Сентябрь аенда көллияттән, син – безнең студент, нишләп укырга йөр­мисең, дип шалтыраталар. Зә­лия, көл­лият­тә көндез­ге бүлеккә укырга киткәндә, бер сөенә, бер көе­нә: ике кечкенә бала, аларны карарга, яшәү өчен акча җиткерергә ки­рәк…

– Тагын Аллаһы Тәгалә ярдәм кулы сузды, – ди ул. – 33 яшемдә 17 яшьлек кызлар белән укый башладым. Мөселман клиникасына эшкә алдылар. Төшкә кадәр укыйм да йөгерә-йөгерә эшкә китәм. Балаларны карашырга яныбызга әти белән әни күчеп килде. Әти дә эшкә урнашты. Райондагы йортны күр­ше апа барлап торды. Укыган еллар сизел­ми­чә узды. Җиңел булды дисәм, кеше ышанмас. Иртә-кич автобуста барганда да гел укый идем. Бик бәрәкәтле еллар булган ул. Әти-әни белән бергә акча җыеп, миңа машина алдык, фатирга ремонт ясаттык. Әлхәмдулилләһ, тырышу бушка кит­мәде, көллиятне кызыл дипломга тәмамладым. Һөнәрем буенча бала табу йортына эшкә урнаштым. Со­ңыннан, ничек булды соң бу, дип шаккаттым…

Бер елдан Зәлия кабат укырга керә. Бу юлы – “Мөхәммәдия” мәд­рәсәсенә. Дүрт ел дәвамында шим­бә, якшәмбе көнне укый. Тагын эш бе­лән укуны бәйләү. Аның өчен Ал­ла­һы Тәгаләгә, кызына, улына рәх­мәт­ле. “Алар аңлады мине: өйдәге эш­ләрне караштылар, бик иртә мөстә­кыйльлеккә өйрәнде­ләр, – ди Зәлия. – Әти-әнигә, туганнарга да Алла­һы­ның рәхмәте булсын, рухи яктан да, матди яктан да булыштылар. Авыр вакытларда, Аллаһы Тәгаләм, ярдәм ит, дип сорый идем. Көтелмәгән җир­ләрдән бирде. Кошлар да иртән чыгып киткәндә ризыкның каян ки­ләсен белми, кич белән тукланып кай­та. Адәм баласы да кошлар кебек. Аллаһка тәвәккәл иткән кеше кошлар сыман булырга тиеш. Сораганда да, икеләнмичә, ышанып, минем өчен хәерле булсын иде, дип сорыйсың.

– Иреңне кичердеңме соң? – дип сорыйм.
– Ике ел элек 28 августта ул шалтыратты, – ди Зәлия. – Авырлык ки­тергәнем өчен мине кичерсәң иде, диде. Нишләп, гафу сорадың бит инде, дим. Ул чакта чын күңел­дән булмаган, мин сине рәнҗеттем, гафу ит, ди. Ярар, мин сине күптән гафу иттем, дидем. Үзем елыйм, күз яшен тыя алмыйм… Күрәсең, күңел­дә үпкә калган. Шул сөйләшүдән соң җиңел булып китте. Ярты сәгать тә узмады, танышырга теләп, бер ир-ат шалтыратты. “Никах өчен” дигән төркемдә минем турыда мәгъ­лүмат куйганнар иде. Телефонымны шуннан алган. Шул көннән тормышым бө­тенләй башка төс алды. Аңа – кичерү сорау, миңа кичерү кирәк булган. Аллаһы Тәгалә бернәрсәне дә болай гына бирми. Без кешене аңларга, кичерә бе­лергә тиеш. Үпкәләп йө­рүнең беркемгә дә файдасы юк.

Узган ел Зәлия кабат кияүгә чыккан. “Балалы хатынның яхшы кешегә кияүгә чыгуы әкияттә генә буладыр кебек иде. Болай уйласаң да, күңелдән көтәсең. Мин аны җиде ел көттем. Балаларымны үзе­неке кебек кабул итте, шуңа сөенеп бетә алмыйм, мин аңа мең-мең рәхмәтле. Бер тапкыр ирдән гайрәт чиккәч, кабат бәхеткә тиенеп була икән, – ди Зәлия. – Әле кайчан гына, балалар ятим кала, дип елап йөр­дем. Күп хатын-кыз, ире ташлап кит­кәч, балаларын күр­сәт­ми, оч­раш­тырмый. Мин тый­­мадым, әти­сенең икенче гаилә­сендә дә, әби-бабайларында да кунак булалар. Исламда туганлык җебен өзү – зур гөнаһ. Балалар аларны ярата, сагыналар. Беркем дә газап чигәргә тиеш түгел. Атаның нинди генә тис­кәре яклары булмасын, ислам дине буенча, ул гомергә ата булып кала. Баланы башка кеше тәрбия­ләп, карап үстерсә дә, үзенең исемен бирә алмый. Тәрбияләгән кеше Аллаһы Тәгаләнең әҗер савабына ирешер.

Зәлиянең ялгыз калган хатыннарга да әйтер сүзе бар: “Ялгызым нишләрмен дип, борчылмагыз, югалып калмагыз, – ди ул. – Аллаһы Тәгаләгә сыеныгыз, туры юл күрсәт, хәерле тормыш насыйп ит, дип сорагыз. Төшенкелеккә бирелмәү, шайтан вәсвәсәсенә кермәү, сабыр итә белү мөһим”.

Фәния Арсланова


4 фикер

  1. Зэлиягэ чын кун,елдэн, ихластан бэхетле булуын телим. Тигезлек БЕлэн яшэуен, балаларынын, ун,ышлар ын гына ишетуен телим. Аллаhы Тэгалэнен яклавында, саклавында булыгыз.

Фикер өстәү