Үзәк Сайлау комиссиясе Татарстанда сайлауга әзерлекне уңай бәяләгән

Сайлау комиссиясе әгъзаларын әзерләүгә Татарстан җитди ресурслар биргән. Бу хакта Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Николай Булычев Мәскәүдә узган утырышта әйткән. Булычев Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең сайлауларга әзерлеген уңай бәяләгән. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе шул хакта хәбәр итә.

“Комиссия күпкә системалырак эшли, проблемалы хәлләрне чишүне һәм партияләр белән эшләүне профессионалларча алып бара башлады. Сайлау комиссиясе әгъзаларын әзерләүгә җитди ресурслар салынган. Кешеләрне хатасыз итеп, закон кысаларында эшләргә өйрәтү – бик мөһим”, — дидгән Булычев.

Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауга әзерлек турында Россия Үзәк сайлау комиссиясе утырышында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде. Аның сүзләренчә, яңартылган участок сайлау комиссияләренең 75 проценттан артыгы 11 сәяси партия һәм сәяси хәрәкәт вәкилләреннән тора.

Республиканың сайлау системасы хезмәткәрләре, Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары өчен масштаблы укыту уздырылган. Аерым алганда, 21 меңнән артык кеше укыган. Уку программасында сайлау законнарын гамәли яктан өйрәтү исәпкә алынган, дип хәбәр итә «Татар-информ».

8 сентябрь көнне Татарстанда алтынчы чакырылыш республика Дәүләт Советы депутатларын сайлаячаклар.


Фикер өстәү