Һәр гаилә үзенчә бәхетле

Узган ел Татарстанда 24 865 пар гаилә корган. Әлеге сан 2017 ел белән чагыштырганда 7,8 процентка кимрәк. Ютазы, Алек­сеевск, Әгерҗе, Саба районнарын­да гаи­лә коручылар кимегән. Югары Ос­лан, Лаеш, Тукай, Балтачта киресенчә арткан. Ә Аксубай, Актаныш, Әлки, Пит­рәч районнарында исә аерылышу очраклары арта.

Өйләнешүчеләрнең саны бөтен Россия буенча кимегән. Белгечләр моны 1990 нчы елларда туучылар саны кимү бе­лән аңлата. Бары тик 2007 елда гына балалар туу саны уңай якка авыша. Шуңа да белгеч­ләр 2025 елдан башлап гаилә коручылар артыр дип өметлә­нә. Тик бу фараз бик шиклән­дерә. 2007 елда туган бала ул чакта 18 яшен тутыра. Тик ара­бызда 18ен түгел, 28ен, 38ен тутырып та, гаи­лә тор­мышының ни икәнен бел­мәүчеләр күп шул.

Бу саннарны искә төше­рүе­без тиктән түгел. 8 июль Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билге­ләп үтелә. Гаилә һәм никахны яклаучы изге Петр һәм изге Февронияне искә алу көне ул. Бер уйлаганда, моның мөсел­маннарга бер катнашы да юк. Әмма безгә гаиләне берләш­терүче, аны сакларга өйрәтү­че бәйрәмнәр комачау итми. Киресенчә, бик кирәк!

Әгәр моннан 10 ел элек кыз­ларның күпчелеге 25 яшь­кә кадәр кияүгә чыгарга тырышса, хәзер аларның нибары өчтән бер өлеше генә бу яшькә кадәр гаилә кора. Ир-атлар да шулай. Әни булучы­ларның да яше артып бара. Әгәр 1990 нчы еллар башында хатын-кызлар беренче баласын якынча 25 яшендә алып кайтса, 2018 елда бу күр­сәткеч 29 яшьне күрсәткән.
– 32 яшемдә кияүгә чыктым. Әни бик борчылган иде. Үзенең бу вакытта өч баласы булган. Мин дә ике игезәк кыз табып өлгердем. Быел алар мәктәпкә бара. Тотрыклы эш урыным бар. Үземне соңга кал­дым димим. Әмма кызла­рым­ны иртәрәк кияүгә биреп, тизрәк оныклар сөяр идем, – ди Казанда яшәүче Гөлфия Шәвәлиева.
Ярый ла, Гөлфия кияүле булып калган. Бездә егет таба алмыйча йөрүчеләр дә бар бит. Бер танышым икенче хатын булып гомер итә. “35 яшь­кә кадәр йөргәч, ир көйлисем килмәде. Никах укытканда ук килешеп куйдык. Ирем минем янга атнага ике генә килә. Калган көннәрен гаиләсе бе­лән үткәрә”, – ди Динара. Әл­бәттә, мондый гаиләләрне күр­гәч, үзең­не Татарстанда тү­г­ел, баш­ка берәр җирдә кебек хис итәсең. Ни дисәң дә, безгә, татарларга, тыйнаклык хас. Кү­ңелдә, кияүгә чыккан­сың икән, матур яшәргә, сабыйларны ятим итмәскә, ди­гән уй бар.

Җырчы Раяз Фасыйхов­ның әти-әнисе дә бик күпләргә үрнәк булып гомер итә.
– Наил абыең белән 45 ел бергә яшибез. Безне авыл хуҗалыгы институты кавыштырды. Мин бик тә җырларга ярата идем. Ә Наил өздереп гармунда уйный. Хыялымда йөргән егет иде ул. Ике дә уйламыйча, кияүгә чыктым. Бә­хетемне югалтасым килмә­де. Күңелем ялгышмаган. Шушы вакыт эчендә бик бәхетле хатын булып яшәдем. Моның өчен иремә чиксез рәхмәт­лемен. Хатын-кызның бәхете ирдән бит аның, – ди Илсөяр апа. – Мин төп йортка килен булып төштем. 45 елның 43ен каенанам Ләлә белән бергә тату яшәдек. Бик яраттым мин аны. Наил укып бетермичә өйләнде. Авылда әни белән бергә торып, ике ел укыттык әле аны. Шөкер, биш балабыз бар – Гөлнара, Нияз, Ильяс, Раяз, Расыйм. Биш баланы үстерү кыен булыр иде. Әле дә ярый әнием булды. Арабыздан кит­сә дә, сагынмаган көнебез юк. Хәзер өйдә Наил абыең белән икәү генә. Әни җитми. Каенанам белән ике арадагы җы­лылык гаиләне саклады да инде. Мин аны хөрмәт иткәнгә, Наилем яратып торды. Сабыр, акыллы булуы да тормышта ярдәм итте. Балаларымның да матур тормышта яшәүләрен телим. Кунакка кайтканда, без барганда, андый-мондый нәр­сә­ләр сизелми. Әгәр кытыршылык булса, беленер иде. Димәк, без үз мисалыбызда гаилә корып, аларга өлге була алганбыз. Аллаһы Тәгалә алдагы көннәрдә пар канатлы булырга насыйп итсен.

  • Гаиләләргә дәүләт ярдәме
    Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүмат­лары:
    *йөклелек һәм бала табу буенча пособие;
    *йөклелекнең иртә срогында медицина оешмасына
    исәпкә баскан өчен бер тапкыр бирелүче пособие;
    *бала тапканнан соң, бер тапкыр бирелүче пособие;
    *балага айлык пособие;
    *баланы тәрбиягә алган гаиләгә бер тапкыр бирелүче пособие;
    *чакырылыш буенча хәрби хезмәт узучының йөкле хатынына бер тапкыр бирелүче пособие;
    *чакырылыш буенча хәрби хезмәт узучының баласына айлык пособие.
    Моннан тыш, айлык кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләргә балага 16 яше тулганчы ( гомуми белем бирү учреждениесендә укучыга – укуын тәмамлаганчы, ләкин 18 яшенә кадәр), айлык пособие түләнә. Мәктәпкәчә белем бирү йортларына йөрүче балалары булган ишле гаиләләргә түбәндәге ташламалар каралган:
    *күп балалы гаиләләргә мәктәпкәчә белем бирү йортларына йөрүче балалары өчен түләүләрнең бер өлеше компенсацияләнә;
    гаиләнең җан башына айлык кереме 20 меңнән артмаган очракта да балалар бакчасына түләү өчен өстәмә компенсация каралган.

 

 Гөлгенә Шиһапова

 


Фикер өстәү