“Ворлдскиллc” дөнья чемпионаты әләменең республика буенча сәяхәте дәвам итә. Аны районнарда кадерле кунактан бер дә ким каршыламыйлар. Ипи-тоз, якты йөз белән. Барлык районнарны иңләп, ул 22 августта Казанга килеп җитәргә тиеш.
Флаг эстафетасы ике ел элек үк башланып китте. Аны безгә Абу-Дабида дөнья чемпионатының ябылу тантанасында тапшырдылар. Казанга сәфәр Сочида башланды. Бу вакыт эчендә ул галәмгә чыгарга – Халыкара космик станциягә менеп төшәргә дә өлгерде. Германия, АКШ, Франция, Австралия һәм башка чит илләрне дә гизеп кайтты.
Эстафетаның Россия этабы исә узган елның августында Көньяк Сахалинда узган VI “Яшь профессионаллар” илкүләм чемпионаты финалында башланды. Илнең 24 төбәгендәге предприятиеләр белән дә танышты ул.
Ә республикада стартны май аенда башкалада узган илкүләм ярышта Президент Рөстәм Миңнеханов белән Россия мәгърифәт министры Ольга Васильева бирде. Иң беренче булып Татарстанда флагны Түбән Камада күрделәр. Һәр районда мәктәп укучылары, техникум студентлары, предприятие хезмәткәрләре каршы ала. Флагта барлык районнарның герблары урын алачак.
– Без, оештыручылар белән сөйләшеп, әлеге вакыйганы Сабан туена туры китердек. Район чигендә чәкчәк белән каршы алып, аны мәйданга алып килдек. Әләмне эшче һөнәр ияләре сәхнәгә күтәреп менделәр. Район башлыгы район гербын ябыштырды. Халыкка “Ворлдскиллс” тарихы турында сөйләделәр. Бик күңелле һәм файдалы чара булды ул, – ди Саба районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Ирек Гарипов.
Сарманга ул 12 июнь – Россия көнендә килеп җиткән.
– Аны Үзәк паркта каршы алдык. Чараны урманчы, эретеп ябыштыручы, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, ягъни 15тән артык һөнәр ияләре белән бергәләп көттек. Шушы көнне үк “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!”, “Без – сәнгатьле халык” фестивале дә үтте. Әләмне “Ворлдскиллс” төбәк чемпионаты җиңүчеләре Азат Тимербаев, Марат Хәлиуллин йөртте. “Ворлдскиллс” бәйгесе елдан-ел укучыларда, яшьләрдә кызыксыну уята, – ди Сарман районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова.
Бу атнада чемпионат әләмен Чүпрәле, Тәтеш, Лаеш, Балык Бистәсе районнарында яшәүчеләр күрәчәк.
Һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты 22–27 август көннәрендә Казанда узачак. Анда 56 юнәлеш буенча 67 илдән килгән 1400дән артык конкурсант осталыгын сынарга җыена.
Сәрия Мифтахова