Әле ярый үзләре аңламый. «Рубин» өченче уеннан соң өченче урынга күтәрелде

Яңарган “Рубин”ның уены Казанда янә футбол барлыгын искә төшерде. Дүшәмбенең салкын җәйге кичендә, “Ахмат”ка каршы узган очрашуны күрергә дип, Казанның Үзәк стадионына 11 меңнән артык тамашачы җыелды. Роман Шаронов яшьләре исә, өченче матчта тагын өч очко яулап, турнир таблицасында өченче урынга күтәрелде.

Футболда уен кырына бер командадан 11 кеше чыга. Монысын һәркем белә. Ә менә “Рубин”да җәйге тәнәфес вакытында ничә футболчы алмашынганын команданың иң тугры җанатарлары һәм белгечләр генә санап чыгара ала. Бездән булсын яхшылык: узган атнада булган үзгәрешләрне дә исәпкә алсак, җәйге тәнәфес вакытында башкаланың футбол клубы 14 футболчы белән килешү төзегән. Китүчеләр исә тагын да күбрәк: 15 кеше. Араларында узган сезонда команданы тартып баручылар да бар. Аларга баш тренер Корбан Бәрдыев та өстәлгәч, “Рубин”ның киләчәген премьер-лигада түгел, ә көчсезрәк командалар чыгыш ясаган ФНЛда дип фаразлаучылар да күп булды. Сезон алдыннан узган әзерлек уеннарының күңелсез нәтиҗәләре исә болай фикер йөртүчеләрне тагын да арттырды дип аңларга кирәк.

Әмма “Рубин”ның Мәскәүдә узган ике уеннан дүрт очко алып кайтуы тамашачы күңелен кузгатты. Очкода гына түгел хикмәт. Роман Шароновның яшьләрдән төзелгән командасы башбирмәс уены, үҗәтлеге белән җәлеп итте. Әнә шуларны күрергә дип, дүшәмбе көнне “Ахмат”ка каршы узган матчка 11 меңнән артык тамашачы җыелды. Узган сезонда Казан командасының уеннарына, уртача алганда, 9760 тамашачы йөргәнен искәп алганда, эш көнендә һәм салкын кичтә узган очрашу өчен яхшы күрсәткеч бу.

Игътибардан башы әйләнмәгән яшь футболчылар исә беренче таймда ук һөҗүмгә күчте. Туп кертү генә түгел, саклану өчен дә кирәк монысы. Команданың сакта тәҗрибәсе җитәрлек түгел. Көндәшне үз капкаңа якын китермәүнең иң яхшы ысулы исә күбрәк каршы якта уйнаудан гыйбарәт. Нәтиҗәсе дә бар һәм мондый уенны тамашачы да ярата. Грозный уенчылары исә Казан капкасы янына тайм ахырында гына якын килә башлады. Уенның икенче өлешендә Роман Шаронов уен кырына яңа һөҗүмче чыгарды. Ә 20 минуттан соң Видар Кьяртанссон исәпне ачты. Сүз уңаеннан, яңа сезондагы өч очрашуда да тупларны икенче таймда чыккан футболчы кертә. Алдагы елларда “Рубин”ның алга чыккач, сакка күчә торган гадәте бар иде. Шуның аркасында җиңүне кулдан ычкындырган уеннар да аз булмады. Быелгы команда һөҗүмне киметмәде. Матч ахырында якташларыбызның тагын берничә туп кертү мөмкинлеге булды. Әмма моннан файдалана алмадылар, һәм уен “Рубин” файдасына 1:0 исәбе белән бетте.

Көндәшләр әлегә бу командадан ни көтәргә икәнен дә белми. Турнир таблицасында өченче урынга күтәрелгән яңа “Рубин”ның өстенлекләре арасында бу да бар. Әмма тагын бер чынбарлыкны танымый мөмкин түгел: Роман Шароновның да үз уенчыларының нәрсәгә сәләтле икәнен тулысынча аңларга вакыты булмады. Хәтта футболчылар үзләре дә белми. Бу аларның өстенлеге дә, шул ук вакытта кимчелеге дә. Калыплашкан команда уены, тәҗрибә турында сөйләргә иртәрәк. Шул ук вакытта яшь уенчыларның югалтырлык берние дә юк. Җиңүләр күбрәк булган саен, кимчелекләр дә тизрәк төзәләчәк. Әлегә нәтиҗәне очколар алып килгән кәеф һәм яшьлек рухы бирә. Моны остазлары да яхшы чамалый. Узган атнадагы җиңүне мәшһүр Metallica рок-төркеме концертында алган хисләр белән чагыштырган тренер бу юлы яшьләрнең тагын салпы ягына салам кыстырган: “Ике уенда без стадионны тулысынча диярлек тутыра алдык. Сез тутыра алдыгыз! Моны сакларга кирәк. Теләгегез җитәрлек. Сезне мәҗбүр итәргә кирәкми”.

Булса грузин, җиңә “Рубин”. Узган атнада команданың Мәскәүдәге җиңүе турындагы язма әнә шундый башисем белән чыккан иде. 18–20 яшьлек грузин егетләре соңгы очрашуда да кимен куймады. Матчтан соң тренерлардан алар хакында да сорадылар. “Без һәрвакыт грузин уенчылары турында аерым сөйлибез. Әйдәгез, бөтен команда турында сөйләшик, – диде Шаронов урынына журналистлар белән аралашкан Эдуардо Докампо. – “Рубин”да барысы да бергә уйный һәм барысының да җиңәсе килә”.

Киләсе сынауны Казан командасы якшәмбе көнне үз кырында ЦСКА алдында тапшырачак.

Команда М О
1 Зенит 3 9
2 Ростов 3 7
3 Рубин 3 7
4 Краснодар 3 6
5 Урал 3 6
6 ПФК ЦСКА 3 6
7 Динамо 3 4
8 Арсенал 3 4
9 Локомотив 3 4
10 Спартак 3 4
11 Уфа 3 3
12 Тамбов 3 3
13 Ахмат 3 3
14 Крылья Советов 3 3
15 Оренбург 3 0
16 Сочи 3 0

Илнар ХӨСНУЛЛИН

Фото: rubin-kazan.ru


Фикер өстәү