Өйдә булганны кешегә җиткерергәме? «Халык контроле»ндә яңа бүлек ачылачак

Татарстан халкын начар юллар һәм әйләнә-тирәлекнең төзек булмавы борчый. “Халык контроле” системасына шул хакта мөрәҗәгатьләр күп килә икән. Алты ай эчендә аның аша 39327 мөрәҗәгать кабул иткәннәр. Узган елның шул вакыты белән чагыштырганда 27 процентка күбрәк бу. Алга таба бу сис­тема аша авыр хәлдәге гаиләләр турында да хәбәр җиткереп булачак.

Министрлар Кабинетында узган брифингта элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры урынбасары Тимур Зарипов әйтүенчә, байтак кеше борчыган мәсьәләне язып кына калмый, аның үтә­лешен дә тикшерә. Әйтик, бер районнан килгән мөрә­җәгатьтә: “Безнең юлга асфальт түшәлде бит инде, ник ул хактагы белдерүне алып атмыйсыз?” – дип язганнар. “Җирле түрәләрнең эшләп бетермәве аркасында шулай килеп чыга: гозер үтәлгән, ләкин системага хәбәр җибә­рел­мәгән”, – ди Татарстан­ның кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская.

“Халык контроле” системасын даими кулланучылар саны 60 меңгә җиткән. Тимур Зарипов әйтүенчә, көн саен якынча 263 мөрәҗәгать кабул ителә, тик белгечләр 30 процентын кире кага. Ул мо­ның сәбәпләрен дә аң­латты: “Кайберсендә мәгълү­мат буларак җибәрелүче фо­то­су­рәтләрнең сыйфаты начар, бер үк әйберне кат-кат язалар, нәрсә турында сүз барганы аңлашылмый, бер мө­рә­җәгатьтә күп төрле мәсь­әлә күтәрелә – төгәллек юк… Төгәл булмаган яки хаталы мөрәҗәгатьләрне яңа­дан язып утырмасаң да була, алдан язылганына төзәтмә кер­тү җитә”.

Төгәл сорау яктыртылган очракта да, ул категориядәге сорау белән шөгыльләнүче белгечләр булмаска мөмкин икән. Халыктан кергән мөрә­җәгатьләрне дәүләт һәм муниципалитет органнарында эшләүче 537 хезмәткәр җыя һәм эшкәртә. Әлеге системаны Казан, Чаллы, Әлмәт, Тү­бән Кама, Бөгелмә, Лениногорск, Яшел Үзән районнарында яшәүчеләр аеруча үз итәргә өлгергән. Теләче, Кай­быч, Әтнә, Чүпрәле, Апас, Спас районнары халкы бу мәсь­әләдә сүлпәнлек күр­сәтә.

Халык үтенече буенча, мө­рәҗәгатьләр ачык һәм ябык режимда килә. “Ябык” икән, аны җибәрүчеләрнең исем-фамилиясе үзенә һәм ул эш белән шөгыльләнүчегә генә күренә. Ачыктан-ачык мөрәҗәгать итүчеләр үзлә­ренең генә түгел, башкалар­ның да мәнфәгатен кайгырта. Әйтик, әйләнә-ти­рәне тө­зекләндерү, районнардагы юлларны карап тору, юл, транспорт хәрәкәтен җайга салу буенча сорау юллыйлар. Исемен бүтәннәргә күр­сәтергә теләмәүчеләр то­рак-коммуналь хуҗалык проб­­лемалары, исерткеч эчем­лек­ләрне сатканда тәр­тип бозу очраклары турында яза. Кайбер сораулар ел фасылына күрә барлыкка килә дә соңыннан юкка чыгып тора, икенче елны кабатлана.

– Мөрәҗәгатьләрнең 70 проценты уңай хәл ителде. Кайберсе республикада эш­ләп килүче программалар ярдәмендә тормышка ашырыла, – ди Сәрия Сабурская. – Мәсәлән, юл төзелешенә, ремонтына кагылышлы мәсь­­­әләләрне шулар рәтенә кертергә мөмкин. Республикада йорт яны ишегалларын төзекләндерү буенча программалар эшли. Бистә юлларын төзеклән­де­рү, авыл урамнарын яктырту программалары бар. Әлеге системада халык соравы буенча диспансеризация тик­ше­рүенең ничек үтүе, авыр хәл­дәге гаиләләр, уңайлы мохит хакында хәбәрләрне дә урнаштырырга мөмкин булачак. Моның өчен аерым бү­лек барлыкка киләчәк. Мон­дый мөрәҗәгатьләр элек ГЛОНАСС системасы буенча алына иде.

Сәрия Сабурская әй­түен­чә, кайбер шәһәр-район­нар­да барлык мө­рә­җәгать­ләр­нең 90 проценты уңай хәл ителә. Эшне нәти­җәле оештыручылар дип Чаллы, Бө­гелмә шәһәр­лә­рен атады ул. Казанда һәм башка җир­лекләрдә 2015 елда кергән, әмма бүгенгәчә нокта куелмаган мөрәҗә­гатьләр бар. Алар­ның байтагы юл төзек­лән­дерү мәсьә­ләсенә кагыла. Яңа йортлар тирә­сендә тиз генә юллар түшәп булмый, йортлар төзү тәмам­лан­гач кына, юл салырга керешәләр. Кайбер очракта акча җитмәү аркасында да сорау һавада эленеп кала. “Эш планга кертел­гән икән, ул ахырына җит­керелә. Моны модераторлар гына тү­гел, кешеләр үз­ләре ­дә күреп тора”, – ди вәкаләтле вәкил. Гозер язучы үзе үк, шул вакытка вәгъ­дә бирелде, вакыт чыгарга күп калмады, эш әле башланмады да, дип хәбәр итә. Әйтик, Биектау районын­да юл тө­зекләндерелмәгәч, җир­ле үзи­дарә эшләми, дип язып җибәргәннәр. Лаеш райо­ныннан электр үткәр­геч­ләр­не алмаштыруга кагылышлы үтенеч буенча да эш тиешле вакытта башкарылмаган. Лениногорск районында яшәү­челәр юлсызлыктан зарлана. “Берни үзгәрми, кайчан тәр­тип булачак?” – ди район халкы.

Дөрес, барлык җирдә дә контроль бер төрле түгел, кайдадыр битарафлык хөкем сөрә. Урыннарда кадрларның алмашынуы, ялга китүе дә эшне тоткарлый икән. Хәл ител­гән оч­ракта да, ул турыда хәбәр ителмәгәч, мөрә­җә­гать ябыл­мый. Үтенечләр­нең ничек үтәлүен район прокурорлары да күзәтеп тора.

 

Фәния Арсланова

 


Фикер өстәү