«1 гыйнвар көнне генә ял итәбез». Эш башлауның ние бар?

Авылда яшәп, шәһәргә барып хезмәт күрсә­түчеләр дә бар икән хәзер.

– 2008 елда Казан дәүләт тө­зелеш һәм архитектура институтын тәмам­ладым. 2013 елга кадәр бер оешмада баш инженер булып эшләдем. Май аенда эштән китәргә туры килде. Кая барыйм икән, дип уйлап та тормадым, үз эшемне башладым, – ди Сабада яшәүче Булат Кәримов. – Эшли башлаганда акчам күп түгел иде. Кредит алырга туры килде. Иң элек балалар пычраткан өйдәге келәмне юып карадык. Башта халык ысулларына таяндык. Интернеттан карый-карый өйрәндек. Киявебез Илсурны да үзем белән иярттем. Иң элек зур бер бина төзеп куйдык. Анда келәм­нәр юа башладык. Эш башлаганда зур машина кирәк булды. Аны Нурлатка барып алдым. Иске генә “ГАЗель” иде ул. Сабага кайтып, оешма алдына китереп куйдым. Иптәш­лә­рем көлмәсен дип, туган көнгә бүләк иттеләр, дигән булдым.

Баштарак туганнарга, дусларга гына хезмәт күрсәтсәләр, тора-бара, минекен дә чистарт әле, дип килүчеләр арта. Егетләр келәм бе­лән генә чикләнми, машина да юа башлыйлар. Шунда ук тәгәрмәч алыштыру эшен дә оештыралар.

– Ә менә мендәр чистартырга тотыну гомергә истә калырлык булды. Хатыным Чулпан кулыма дүрт мендәр тоттырды да, бар әле чис­тарттырып кайт, диде. Киттем. Сабада эшләүче оешмага кердем. Бер апа заказ кабул итеп утыра. Җомга көн иде бу. “Бүген кыска эш көне. Башка заказ алмыйм”, – ди. Шимбә-ялда да эшләми булып чыкты. Дүшәмбе киләм, диюемә, мин ял көне сорадым, булмыйм, дип җавап бирде. Сишәмбе кабул итүенә дә риза идем. Тик ул көнне мендәр сүрүе булмый икән. Ни көләргә, ни еларга белмәдем. Үземә дә кызык булып китте. Теге ханымнан рөхсәт сорадым да мендәр чистарту җай­ланмаларын фотога төшереп алдым. Мендәремне чистарта алмавым күңелгә тиде. Кайттым да интернеттан эзләнә башладым. Бак­саң, тегеләрнең җиһазлары бө­тен­ләй искергән икән инде. Яңа­рагын табып алдым. Өч көн дигәндә, үземә кирәкле җиһазны күтәреп тә кайттым. Аның янына тегү машинасы да кирәк булды. Мендәр тышлары, сүрүләре өчен тукымалар кайтарттык, – дип сөйли Булат.

Мендәр чистарта башлау җиңел генә бирелми. Нишләргә белмәгән егетләр авылларга чыга. Саба райо­нының Шыңар авылына барып, көн буена 3 мендәр чистарталар, икенче көнне Килдебәктә 5 мендәр алып киләләр.

– Шуннан соң үзебез, эшебез турында күбрәк сөйләп йөри башладык. Эшебезне ошатучылар артты. Хәзер без эзләмибез инде, алар безне таба. Сабада яшәп, Теләче, Питрәч, Балтач, Кукмара, Арчага барып хезмәт күрсәтәбез. Казанда да үз клиентларыбыз күп. Холкым шундый: тик утыра алмыйм, уйлыйм да шул ук минутта эшләп тә куям. Озакка сузып йөрү минем өчен түгел. Әле менә киемнәрне дә чистарта башладык. Авыл халкы­ның барысы да Казанга барып йөри алмый бит. Тормышлары шәһәрне­келәрдән ким булмасын, дибез.

Егетләр елына бер генә көн ял итә­ләр икән. Анысы да 1 гыйнвар көн­не. Калган вакытта иртәнге си­гездән кичке тугызга кадәр эш­лиләр.

– Хәзер заманы шундый. Кемдер китереп бирер дип көтеп ятып булмый. Үзең эзләп табарга кирәк. Акча җиңел генә эшләнми. Кыенлык һәм үҗәтлек белән башланган эшем бик кадерле. Илсурга рәхмәт, ул бик ярдәм итә. Бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз. Уң кулым ул минем. Оешмада 6 кеше эшли. Хезмәт хакларын түләп барабыз. Зарланмыйлар, киресенчә, рәхмәт укыйлар, – ди Булат. – Кулы белеп, башы эшләгән кешегә дәүләт ярдәм итә хәзер. Безгә дә 120 мең сум акчалата булыштылар. Куркып торырга кирәкми, күңелдә йөрткән эшегезгә тотыныгыз. Шунысын да онытмаска кирәк: халыкны алдарга ярамый. Кеше канәгать калсын дип тырышырга кирәк. Ке­шеләрдән ишеткән рәхмәт сүзләре канат куя, күңелгә дәрт өсти.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү