1 сентябрьгә барлык белем бирү оешмаларына сигнализация куеп бетерәчәкләр

Яңа уку елына Татарстанның барлык белем бирү оешмаларын полицияне ашыгыч чакырту өчен экстрен сигнализация төймәләре белән җиһазлау ниятләнә. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында министрлыкның белем бирү объектларында капиталь төзелеш һәм ремонт буенча техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәдишин әйтте.

«Быел шәһәр һәм район җирле үзидарә органнары белән берлектә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан, белем бирү оешмаларының техник саклау чаралары белән җиһазланышы буенча өстәмә анализ үткәрелде», — диде ул. Полицияне чакырту өчен экстрен сигнализация белән җиһазланган мәгариф учреждениеләре бүген 92 процент тәшкил итә, аны 100 процентка җиткерү көтелә.

«Беренче-икенче кварталларда районнарда җиһазлау буенча эш үткәрелде. Бу эш әле тәмамланмаган, дәвам итә. Бүгенгә җиһазланмаган 8 процент учреждениеләренең 1 процентында эш башкарылган, тагын 7 проценты кала. Балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, яңа уку елына бу эшне төгәлләү буенча күрсәтмә бирелде», — дип аңлатты Айрат Әхмәдишин.

Ул районнар белән бу юнәлештә мониторинг үткәрелүен әйтте. Җәй башынла БДИ уздырылган пунктларда бу эш тоткарланып торганын белдерде. «1 сентябрьгә мәктәпләрне кабул иткәндә, эшләр төгәлләнсен дигән бурыч куелды», — диде Әхмәдишин.

«Татар-информ»


Фикер өстәү