Biletix агентлыгы үткәргән сораштыру нигезендә ял итү өчен иң куркынычсыз төбәк дип Татарстан табылган. Шулай ук Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә дә курыкмыйча ял итәргә була дип саныйлар. Ә менә халык Мәскәү, Краснодар крае, Дагыстан, Чечня, Свердлау өлкәләренә барырга курка икән. Ә сез, Россиядә ял итәргә туры килсә, кайсы төбәкне сайлар идегез?
Гәрәй Рәхим, Татарстанның халык язучысы:
– Мин Алтай якларына чыгып китәр идем. Анда безнең төрки бабаларыбызның таш кулъязмалары саклана. Шулар белән танышыр идем. Алтайның табигате гаҗәеп матур, сәламәтлек өчен дә файдалы. Андагы таулар, һава, хәтта үсеп утыручы үләннәр дә сәламәтлеккә уңай тәэсир итә. Борынгыдан килгән шаманнар да күп монда. Дөрес, араларында шарлатаннары да җитәрлек. Әмма халыкны дәвалаучылары да бик күп. Аларның фәлсәфәләре дә кызык. Тыңлап торып, үзеңә сеңдерсәң, тормышны башкача аңлый башлыйсың.
Нурзадә, җырчы:
– Бик күпләр авылда ял итәм дисә дә, мин моның белән килешмим. Кешегә ял бик кирәк. Аның өчен каядыр барып кайтудан да яхшысы юк. Россиянең күп кенә шәһәрләрендә булырга туры килде. Краснодар краен бик ошаттым. Әмма Санкт-Петербургтан да матур җир таба алмыйм. Әллә биредә апам яшәгәнгә шулай инде. Кайчан телим, шунда барам да керәм. Тик күңелемдә Байкал күлен барып күрү теләге яши әле. Киләчәктә шушы хыялны тормышка ашырасым бар.
Резеда Мәүлетова, укытучы (Башкортстан):
– Мин Татарстанның Чаллы шәһәрендә туганмын. Күңелем гел шул якларга тарта. Җәй җитсә, ел саен, Казанга барам, дип хыялланам. Әмма әлегә кадәр бу теләк тормышка ашмый тора. Казанга килсәм, изге Болгар җирләренә дә барыр идем. Кол Шәриф мәчетен күрәсем килә. Безнең үзебездә дә матур җирләр күп ул. Узган ел әти-әнием Белорецк якларын күреп кайттылар. Хәтта бу матурлыкның үзебездә икәненә ышанмадык та. Әмма, эш күп булу сәбәпле, каядыр ялга чыгып китеп булмый. Абзар тулы мал-туар, кош-корт үстерәбез. Бакча тулы – яшелчә. Әмма быел ничек тә, бар мәшәкатьләрне читкә куеп, Татарстан буйлап сәяхәткә чыгарга дип торабыз.
Ләйсән Шәрифуллина, өч бала әнисе:
– Минем өчен иң яхшы ял – авылда. Бар җаным-тәнем белән рәхәтләнеп ял итәм. Үз авылымны бер генә җиргә дә алыштырмас идем. Казанга китеп урнашуыбызның сәбәбе – иремнең авылында эш булмау. Шунлыктан читкә киттек. Ә хәзер ял җиткәнен генә көтеп торабыз да авылга җилдерәбез. Балалар да авылда тизрәк үсә, кыш буе авырмыйлар да. Табигый ризыклар гына ашарга тырышабыз. Без бәләкәй чакта: ”Үз илемдә ямьле миңа бәрәңге бакчасы да”, – дип җырлый идек. Безнең өчен шуннан да матур җир юк. Ял итәбез, тәмләп мунча керәбез. Җиләк-җимеш җыябыз. Күңелегезгә кайда рәхәт, шунда ял итәргә киңәш итәр идем.
Алинә Хәбибуллина, сурдотәрҗемәче:
– Эшем буенча күп кенә шәһәрләрдә булырга туры килде. Әмма Санкт-Петербург ныграк ошады. Анда кешеләре дә башка, кунакчыл. Табигате дә күңелемә хуш килде. Ә менә Мәскәүдә алты ай яшәсәм дә, яратмадым. Анда яшәүчеләрнең йөзендә елмаю юк. Шулкадәр тупаслар, чират торганда төртелеп китсәң, китереп сугарга да күп сорамыйлар. Кеше бик ачулы анда. Әллә тормыш авырлыгына бәйле инде бу. Мәскәүдә азыкка бәяләр дә безнекенә караганда әллә ничә тапкыр кыйммәт. Арзанлы товар аласың килсә, янәшәдәге бистәләргә барасың. Быел Абхазиягә барырга планлаштырып торабыз. Дусларым бик ошатып кайтты. Ялың матур үтсен дисәң, кимчелекләрне күп күрмәскә кирәк. Әмма кая гына юл тотсаң да, иминлек турында онытмагыз дияр идем. Мәскәүдә ике тапкыр акча янчыгымны урладылар. Акчаны, картагызны җыеп тотарга кирәк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat