Кем булса да бер түгел. Язучы Марат Кәбиров уйланулары

Каты күңеллерәк хатын булгандыр инде, без бәләкәй чакта бер малайның әнисе, улын калдырып, кияүгә китеп барды. Туй уздырып түгел инде, төен­чек­ләрен, чыгарып, ат арбасына салдылар да, хатын үзе дә менеп утыргач, кияү кеше атына камчы белән сыдырды. Ат, тузан бураны куптарып, басу капкасына ыргылды, ә биш-алты яшь­ләр тирәсен­дәге малай үзәк өзәрлек итеп: “Ән-ни!” – дип кычкырды да, дәү әнисе куеныннан ычкынып, алар артыннан ташланды. Хә­ле беткәнче тузанга тончыга-тончыга йөгерде дә бер мәлне юл уртасына сузылып төште һәм акырып еларга тотынды.

Без, кызык күрергә теләп, аның артыннан йөгердек. Ул арада дәү әнисе дә килеп җитте. Малайны күтәреп алып, өйгә тарткалый башлады. Малай карыша, тыпырчына, әнисе киткән якка омтыла. Дәү әнисе ничек юатырга белми. Ахыр чиктә:
– Әйдә, улым, өйгә кайтыйк. Бергә-бергә яшәрбез әле… – дигәнрәк сүз ычкындырды. Ә малай бер мизгелгә генә тынып калды да җан ачуы белән кычкырып җибәрде:
– Яшәмибез. Син кирәкми миңа!
Һәм сүзен әйтеп бетергәнче үк сыгылып төште. Соңгы сүзләрен инде дауайланып та, ярсып та түгел, ә хәлсез бер ыңгырашу белән әйтте:
– Әни кирәк… – Һәм шыңшуга күчте: – Әни-и-и…

***
Бу хәл турында оныткан кебек идем. Бер әсәр турында уйланып йөргәндә хәтергә төште дә икенче вакыйганы чокып чыгарды. Әдәбият шулай хәтерне чарлап тора ул, оныттым, дип уйлаган нәрсәләрне дә калкытып чыгара. Кайчагында тормышыңның үз вакытында аңлашылып җитмәгән күренешләренә дә бәя бирергә ярдәм итә.

Ә ул хәл күптән түгел генә булган иде. Кыскачасы болайрак инде… Күз алдына китерергә дә мөмкин…
Зур гына дәрәҗәгә ирешкән ике кешене минем белән таныштыралар. Нәкъ менә анекдоттагы кебек: берсе – татар боларның, икенчесе – урыс. Татар кеше­сенең миңа бер дә исе китми инде, татар язучысы гына бит. Битараф тавыш белән: “Очень приятно”, – дип читкә борыла. Бу мине белми инде, кыскасы. Укымаган. Белергә дә теләми, тормышы болай да түгәрәк. Мондый кешеләр дә очраганы бар, мин аптырамыйм. Андый чакта мин үземне халыкның бер вәкиле дип хис итәм һәм: “Кем генә булма, халкыңнан да югары булалмыйсың!” – дип уйлыйм. Мине урыс кешесе аптырата:
– Мин бит сезнең китапны укыдым, – ди ул, “очень приятно”лардан котылгач.
Минем фикерләр юлында шундук: “Сак бул, ялган!” – дигән билге пәйда була. Һәм көтмәгәндә сагаю белән тулган карашымны аңа төбим. Күп бит инде андый кешеләр. Салпы ягыңа салам кыстырып, мыек астыннан гына көлеп йөрүчеләр дә табыла. Тик бу урыс ихлас шикелле:
– “Елмаю” дип атала. Хатын киңәш итте. Ул интернеттан сатып алган.
Болай дөресен сөйли кебек инде. Бу романның урысчага тәрҗемәсе чынлап та интернетта электрон китап рәвешен­дә сатыла. “Сатуга куелган” түгел, ә чынлап та сатыла. Алалар. Тик теге “Сак бул, ялган!” дигән билге генә һаман югалмый. Ул әле күзгә чыгып та ялтырап торадыр. Мин, шикләнүемне сиздермәскә тырышып, елмайган булам:
– О-о, рәхмәт!..
– Бик ошады! – ди ул ихлас кебек итеп. – Сез – бик үзенчәлекле язучы.
Һәм ул үзенә ошаган берничә детальне телгә ала. Андагы чишелешнең көтел­мәгәнчә тәмамлануына соклана. Бер-ике сорау да биреп ала. Мин җаваплыйм. Укыган! Хәзер инде моңа тамчы да шигем калмый. Укыган гына түгел, ул аны бик яхшы аңлаган да. Детальләр бер дә юктан гына хәтердә калмый. Димәк, алдашмый. Димәк, чынлап та, ошаткан.

– Андыйны теләсә кем яза алмый, – дип дәвам итә ул. – Үзеңә читтән, башка яссылыктан карарга мәҗбүр итә торган әсәр. Рәхмәт!

Әсәреңне аңлаган кешедән мактау сүзләрен ишетү рәхәт, әлбәттә. Мин шулай ләззәткә бирелеп, нәрсә әйтергә белмичә аңгыраеп торган арада теге дәрәҗәле татар кешесенең тавышы ишетелә:
– Фәлән Фәләневич, безне көтәләр…
Фәлән Фәләневич, теләгән вакытта шалтырат, дип визиткасын калдыра да хушлашырга кул суза:
– Шалтырат. Килеп чык. Иркен­ләб­рәк аралашырбыз.

Һәм алар китеп югалалар…

Бераздан күңелдәге рәхәтлек хисе дә таралып юкка чыга. Аны ниндидер үп­кәләү сыманрак нәрсә алыштыра. “Ник шулай булды соң әле бу? – дип аптырыйм мин. – Ник үземне рәнҗетелгән бала сыман тоям? Бер сәбәп тә юк бит моның өчен. Киресенчә, мактадылар гына бит сине. Сөенергә кирәк!”
Ләкин читләр боерыгын үтәп өй­рәнмәгән күңел бүген үземнең боерыкны да бар дип белми. Аптыраш!

***
Беркадәр вакыттан соң, әнисе кияү­гә киткән теге малайны искә төшергәч, мин бу күңелсезләнүнең сәбәбен аң­лаган кебек булдым. Татар кешесе ич мин, җаны белән бераз милләтчерәк кеше. “Халкым өчен яшим!” – дип чүбек чәчеп йөрмәсәм ни… Җанда бит инде ул. Җандагының барысын да болгап йөри алмыйсың. Хәер, тәндәгесе дә шулайрак инде. Әйтик, кешенең ир-егетлеге һәр гамәленнән, хәрәкәтеннән сизелеп тора. Моның өчен: “Мин – егет кеше!” – дип кычкыру да, нәрсәңнедер чыгарып болгау да мотлак түгел. Татарлык та шулай.

Әлеге күңелсезләнүнең сәбәбе дә шул татарлыкка бәйле иде. Үзем бик илтифат итеп бетермәсәм дә, мин бит әлеге сүзләрне урыс Фәлән Фәләне­вич­тан түгел, ә үзебезнең татар кеше­сеннән көткәнмен. Миңа ул әсәрне татар кеше­сенең укуы, татар кешесенең аң­лавы, аның шулай һәр детален хәте­рен­дә калдырып, автор белән фикер алышу сәләте мөһимрәк булган. Ә ул… ми­не бар дип тә белмәде… Үз татарың! Ул минем белән түгел, ул ерак, хәтта урыс кеше­сеннән дә ераграк иде. Ә мин аның якынрак булуын теләгәнмен. Үзе­безнең кеше бит ул! Татар кешесе! Ул читләр арасында тагын да якынрак, үзрәк булырга тиеш ләбаса! Үземнеке дип исәп­ләгән ке­шеләрнең битарафлыгы һәрчак авыр тәэ­сир итә. Бу очракта мин дә: “Син ки­рәкми миңа! Әни кирәк…” – дип үксе­гән малай хәлендәрәк булганмын бугай.

Кешегә кемнең дә булса түгел, ә үзе якын иткән кешеләрнең аңлавы һәм санлавы мөһимрәк.

Марат Кәбиров


4 фикер

  1. Ә минем күзгә яшьләр килде… Чагыштыру чарасы бик отымлы. Әйе, мин дә һәрдаим очрашам бу күренеш белән: татар татарны «не видит издалека»… Нишләптер, күренекле, атаклы язучыларның язмаларын үзебезнең миллэт кешеләре бөтенләй белми… күңелсез кайчакта…

  2. Безнең халык бик надан. Сүз аның югары белемендә, дипломында түгел, ә рухи наданлык турында бара. Безнекеләр укымый, фикер йөртүләре плинтустан түбән. Урысларның артистларына карагыз. Берсеннән-берсе фикерле, философларың бер якта торсын. Әле Лолитаны карап,ушым китеп утырдым. Безнең иң шәп булып йөргән җырчылар да авыл клубындагы завклуб дәрәҗәсендә фикер йөртә. Безнең язучылар да бер-берсен укымаган, ил һәм дөнья әдәбиятын белмәгән, халкы өчен янмаган вак затлар. Чын зыялылар бик сирәк икән ул.

  3. Килешәм сезнең белән.Татар татарның башын ашар, дигән гыйбәрә да бик дөрес. Эшем буенча гел халык арасында булырга туры килә. Күпләр таный, белә.Ә менә чит авыллар хөрмәт белән эндәшкәндә, хәл белешкәндә, үз авылың кешеләре күрмәмешкә салынгач, нәкъ теге малай хәлендә каласың….Нәүмиз булып…

  4. Шәп язма! Телгә алынган татар түрәләре бездә күп шул. «Татар түрә булса, чабатасын түргә элә», — дип дөрес әйткәннәр. Әле ул, чи надан килеш, «бездә әдәбият юк, булганы да чүп-чар», -дип сөйләргә ярата.

Җавап Отменить ответ