Мәктәпләрдә татар теле сәгатьләре кыскартылгач, университетның милли бүлегендә белем алучы студентлар башка юнәлешләргә күчкән, дигән имеш-мимешләр ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килә? Ни өчен математика, физика, химия укытучыларын “татфак”та әзерли башлаганнар? Казан федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов белән шул хакта сөйләштек.
– КФУда милли кадрлар әзерләү эше узган ел башланды. Дөрес, элек тә республика югары уку йортларында белгечләрне ике телдә укыту эше оештырыла иде. Әйтик, математика, информатика һәм башка фән укытучылары ике, ягъни урыс һәм татар төркемнәренә бүлеп укытылды. Кызганыч, ил күләмендәге үзгәрешләр нәтиҗәсендә, 2000 нче елларда әлеге проект бетерелде. Бу исә ике телле кадрларны югалтуга китерде, методик әсбаплар да чыгарылмады. Хәзер ике телдә эшли алучы белгечләрне әзерләү ихтыяҗы яңадан туды. Проект туктатылуның сәбәбе дә бар. Элегрәк һәр юнәлешкә бюджет урыннары күпләп бирелә иде. Бу сан елдан-ел кимеп, һәр юнәлешкә 15–20гә калдырылды. Тик аны икегә бүлеп булмый. Узган ел июль аенда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы безгә кадрларны максатчан әзерләү буенча заказ бирде. Шулай итеп, беренче тапкыр 125 студент кабул иттек. Быел бу сан тагын 150гә артачак. Әгәр республика заказы булмаса, татарча укыта алырлык кадрлар калмас иде. Мәктәпләрдә татар һәм урыс телләрендә укыта алырдай белгечләр булдыру күздә тотыла. Әлегә кадрларны ике телдә әзерлибез, ә өч телдә укыта алырлык, ягъни полилингваль кадрлар әзерләү буенча дәүләт программасы булдырылачак. Быелга андый белгечләр әзерләү күздә тотылмый.
– Хәзерге вакытта нинди фән укытучыларын әзерләүгә өстенлек бирелә?
– Узган ел башлангыч мәктәп укытучысы, тәрбияче булырга теләгән 50 кешене кабул иттек. Алар, Минзәлә, Арча, Чаллы, Казанда педагогия көллиятләрен тәмамлап, бездә читтән торып укый. Көндезге бүлеккә өч төркем алдык: математика-информатика, тарих һәм җәмгыять белеме, музыка һәм өстәмә белем бирү юнәлешләре буенча. Быел математика һәм информатика, башлангыч мәктәп укытучысы һәм мәктәпкәчә тәрбия бирү белгечлекләренә кабат студентлар җыябыз. Яңалары да бар. Болар биология һәм химия, математика һәм физика, инглиз теле һәм икенче чит тел (төрек теле) юнәлешләре. Нәкъ менә шушы юнәлешләргә студентлар җыюыбызның сәбәбе – министрлыктан алынган заказ нәтиҗәсе. Алар узган елның сентябрь аенда ук тәгаенләнде.
– Рамил Хәмитович, сүз дә юк, милли кадрлар әзерләү эшен башлау бик яхшы. Тик ничек инде булачак математика, физика яки башка фән укытучыларын “татфак”та әзерләп була, дип аптыраучылар, тәнкыйтьләүчеләр дә юк түгел. Моны татар халкын кимсетү дип кабул итәләр…
– Ни өчен милли кадрларны безнең институтта әзерләргә булдыкмы? Укучыларны татар әдәбияты, мәдәнияте, тарихы белән якыннанрак таныштыру максатында, ягъни булачак укытучыларны татар мохитендә тәрбияләү өчен. Кызганыч, башка институтларда укыган очракта мондый мохит, шартлар булдыру мөмкин түгел. Ә безнең югары мәктәптә барлык чаралар да татарча уздырыла. Язучы, шагыйрьләр белән очрашулар, конференция-бәйгеләр, Театр көне һәм башка бәйрәмнәр… Бездә “Мизгел” татар яшьләр театры, “Бәйрәм” җыр коллективы, бию түгәрәге эшли. Күршедә генә – Камал театры. Елга берничә мәртәбә студентларны Тинчурин театрына спектакльләргә алып барабыз. Татарча газета чыгарабыз. Каләм тибрәтүчеләр “Әллүки” түгәрәгенә йөри. Бездә белем алучы урыс телле яки башка милләт студентларының татарча тизрәк өйрәнәсенә шигебез юк. Бер генә мисал китерәм. Узган ел, министрлык заказны июльдә генә биргәч, һөнәргә әзерлек эшен оештыра алмадык. Шуңа күрә җыр сәнгате юнәлешенә татарчаны начар белгән берничә кешене алдык. Алар арасында башка милләт балалары да бар. Әмма алар татар телен өйрәнергә вәгъдә бирде. Чынлап та бер ел эчендә сөйләшергә өйрәнделәр. Чөнки татарча аралашу өчен мөмкинлек бар. Икенчедән, укыту процессы теге яки бу профильле институт белән берлектә алып барыла. Математика фәнен Н. Лобачевский исемендәге механика һәм математика институтыннан килеп укыталар, тарих дәресләрен КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты укытучылары алып бара. Дәресләрнең күпмедер өлеше шул институтлар базасында, лабораторияләрендә уздырыла. Укыту программаларын да КФУдагы математика, химия һәм башка институт галимнәре белән бергәләп төзедек.
– Татарча укыту өчен телне яхшы белгән укытучылар да кирәк бит әле…
– Сер түгел, татар һәм урыс телләрендә укытучы кадрларга кытлык бар. Әмма КФУда әле математика, география, тарих һәм башка фәннәрне татарча укыта алырдай тәҗрибәле мөгаллимнәр бар. Электән эшләп килүче галимнәрнең ярдәменә таянабыз. Киләсе елдан студентлар өчен татарча дәреслекләр, өч телле сүзлекләр эшли башларга планлаштырабыз.
– Максатчан программа буенча укучыларга ай саен 15 мең сум стипендия түләнә. Акчага кызыгып кына килүчеләр бармы?
– Бу стипендияне алу җиңел түгел. Министрлык нигезләмәсе буенча ул бары “4”, “5”легә укыганнарга гына бирелә, ул билгеләрнең дә 50 проценттан артыгы “5”ле булырга тиеш. Әйтик, икенче чиректә 75 кешенең 57се генә стипендиягә лаек булды. Һәр студентның билгеле бер белем бирү оешмасы белән килешүе бар. Укуны тәмамлагач, алар, шул килешү төзелгән мәктәп яки районга кайтып, мәҗбүри биш ел эшләргә тиеш. Димәк, киләчәктә эшләргә теләмәгәннәр укымый. Әлеге укытучылар татарча гына укытырга тиеш дигән таләп тә юк. Бу – авыл җирлеге өчен булдырылган программа түгел, ике телдә дә укытырга мөмкин.
Декан буларак, шуны әйтә алам, мәктәпләрдә татар теле сәгатьләре кыскартылгач, университетның милли бүлегендә белем алучы студентлар башка юнәлешләргә күчкән, дигән имеш-мимешләр дөреслеккә туры килми. Узган ел кабул ителгән 125 студентның берсе генә, математиканы үзләштерү авыр, дип башка бүлеккә күчте.
– Татар теле буенча белгечләр әзерләү эше дә дәвам иттереләчәкме? Быел нинди юнәлешләргә кабул итәсез?
– Кабул итү кампаниясе башланды инде. “Педагогик белем бирү: татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле” һәм “Филология: татар теле һәм әдәбияты, журналистика” юнәлешләренә кабул итәбез. Һәр икесендә дә 20шәр бюджет урыны бар. Укырга керү өчен урыс теле, җәмгыять белеменнән БДИ нәтиҗәләре кирәк. Шулай ук татар теленнән тест үткәрәбез. Туган телдән бердәм республика сынавы биреп, аның нәтиҗәләрен дә алып килергә була. Бәйге баллары югары. Узган ел педагогика өлкәсенә ким дигәндә – 235, филологиягә 230 балл белән керделәр. Шулай ук әлеге юнәлешләргә түләп тә укырга керергә мөмкин.
Быел да кабул итү кампаниясе уңышлы үтәр дип өметләнәбез. Безнең өчен татар телен өйрәнергә, мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укырга теләге булган, акыллы, белемле абитуриентлар кабул итү мөһим. Документларны кабул итү 11 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
- Югары мәктәп базасында “Каюм Насыйри институты”, “Татар теленнән халыкара сертификация үзәге”, “Ана теле” онлайн мәктәбе, “Ашыгыч лингвистик ярдәм” веб-сайты һәм башка халыкара проектлар уңышлы гамәлгә ашырыла. 2013 елдан дөнья стандартларына җавап бирә торган “Tatarica” халыкара фәнни журналы нәшер ителә. Инглиз, татар, урыс телендә чыгарыла торган басманың төп максаты – тел, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге заманча уй-фикерләр, тәҗрибә уртаклашу буенча галимнәр өчен халыкара җирлек булдыру.
Сәрия Мифтахова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat