Татар аты җиңсә дә, күңел йомшара… «ВТ» хәбәрчесенең Бардада күргәннәре

Барда җыеныннан кайткач, дуслар-танышлар: “Шәп кунак иттеләрме соң?” – дип сораша башладылар.
– Кунакка бармадым бит, – дигәч, аптырап калалар. Ничек була инде ул, Сабан туена бар да кунак булмыйча кайт, имеш.

Нишләмәк кирәк, без бит – Арча яклары, Тукайчарак әйтсәк, милләт кайгысын корсак мән­фәгатьләреннән өстен куярга өйрәнгән халык. Менә шул халык вәкилләре – Арча башкарма комитеты рәисе урынбасары Рамил Гарифҗанов, “Казан арты” тарих-этнография музее директоры Шәфигулла Гарипов, якташым, язучы Вакыйф Нуриев һәм Арчаның бер төркем артистлары быел да Пермь краенда яшәүче кардәшләр янына бардык. Арча­ның Барда районы белән йөре­шүе утыз еллар дәвам итә бугай инде. Татарстан районнары Россия төбәкләре Сабан туйларына җитәкчелек күрсәтмәсе буенча йөриләр, ә менә Арчаның әле аерым миссиясе дә бар. Ул – Барда җирендә татар рухын барлап тотарга булышу. Мондый миссияне башкару өчен елга бер Бардага барып, Сабан туенда җырлап-биеп кайту гына җитми. Тукай ватаны – Арчада татарның гаҗәп зур милли-мәдәни мирасы туп­ланган. Барда исә – Тукайның бабасы Зиннәтулла хәзрәт туып үскән җир. Бу ике төбәкне язмыш үзе кардәшлек җепләре белән бәйләгән, “Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып” яшәргә кушкан. Менә шушы уйлар безнең – сәфәр чыгучыларның һәр­бер­сенең күңеленә кереп урнашкан иде.

Юлга җыенып йөргән көн­нәрдә: “Ну, Барда Сабан туена барып күңел ачып кайтасыз ди инде, шуннан нәрсә?” – дигән сүз­ләр дә ишеткәләдек. Моның ише пессимистлар белән бәхәсләшеп торуның файдасы юк иде, чөнки милләт язмышына кагылган эш-гамәлләрнең зурысы-кечесе юк­лыгын, “таянышкан таймас, сөя­леш­кән аумас” икәнен белә идек. “Барда-җыен” мәйданында арчалылар күренмәсә, вәт менә монысы гаҗәп тоелыр иде.

Кырыклап кеше идек без. Ә менә ут күршебез Башкортстаннан икеләтә артык килгәннәр. Әле мәйдан башланыр алдыннан Башкортстанның иң югары дәрәҗәдәге җитәкчелеге исе­мен­нән котлау да укыдылар. Без Арча хакимияте исеменнән җы­лы сүзләр җиткердек. Яшермим, күңелдә бераз юшкын калды. Бу төбәк халкына башкорт дуслар­ның ихтирамы-игътибары күб­рәк. Барданың татар-башкорт мәдәни үзәге җитәкчесе Сәлим Назин әйтүенчә, элек монда үз­ләрен “татар” дип яздыручылар халыкның нибары 5 процентын тәшкил иткән, хәзер 33 процент тирәсе икән. Яңа буын вәкилләре: “Без бит татарча укыдык, татарча сөйләшәбез”, – дип әйтәләр ди. Ике халык арасына чөй сугасы килми, Алла сакласын. Безгә башкорт туганнар белән дә бергә яшәргә язган, тик моны аңлап бетермәүчеләр, дөресрәге, аң­лар­га теләмәү­че­ләр генә очраштыргалый.

Безнең, ягъни арчалыларның чыгышлары “Дуслык күпере” рухындарак барды, үзебез ясаган сәхнәдә, Арча белән Башкортстан артистлары алмаш-тилмәш чыгыш ясадылар, халык һәр­берсенә гөрләтеп кул чапты. Без “Барда-җыен”ның төп сәхнә­сен­дә дә бергә идек, инде дөнья сәх­нәсендә урын бүлешеп азапланырга язмасын.

Безнең күңелләр

Мәйданда Тукайның туганы Рәфыйк хәзрәт Акманаев һәм университет буенча сабакташым, шагыйрь, Барда егете Идият Аширов белән бергә утырдык. Кызык хәл: инде ничәмә-ничә тапкыр ишеткән татар җырларын чит җирдә тыңлагач, бөтенләй башка хисләр кичерәсең икән ул. Әйтерсең лә, сине телеңнән, моңыңнан шактый вакыт аерып торганнар да кинәт кенә яңадан үз дөньяңа кайтарганнар. Өче­без дә бер-беребезгә карап сабыйларча шатланабыз. Сабан туйларын “дуслык бәйрәме” дип әйтүләрен кабул итә алмыйм мин. Ул – татар бәйрәме, башка халыклар анда кунак кына, кадерле кунак. Чөнки без – кунакчыл халык.

Шунысын да әйтим әле: Бардада без Пермь крае Сабан туена эләккәнбез икән. Хәзер бу бәйрәм Пермьнең үзендә үткә­рел­ми, аны киләчәктә крайның төрле районнарында “чиратка салып” уздыра башлаячаклар икән. Быел чират Бардада булып чыккан. Әйтәм аны, бәйрәм бе­лән котлаучылар арасында Пермь крае җитәкчеләре, Россия Думасы һәм край парламенты депутатлары шактый кү­ренде. Сабан туеның “Халыклар дуслыгы бәйрәме” икәнле­ген дә шулар авызыннан ишеттек. Бары тик Арча башкарма комитеты җитәк­чесе урынбасары Рамил Гариф­җанов кына зур сәхнәдән Сабан туеның “милли йөзебез, күр­кебез” булуын әйтте, “Барда татар телен саклаучы үзәк булып калсын иде” дигән теләкләр белдерде.

Пермь крае Сабан туен ни өчен төрле районнар гына уздыра башларга җыенуларын белмим. Бәлки, хәерлегә булыр. Тик менә сабакташым Идият Аширов күңелгә бер коткы салып куйды. Совет заманында район партия комитеты Сабантуйларны тыймакчы булган. Төп сәбәпме, сылтаумы шул: халык эш калдыра, имеш, чәчүләр чәчелми, сөт кими, тагын әллә нәрсәләр… Җыен­га чыккан халыкны Барда елгасы ярлары буйлап атка атланып куып таратып йөри башлаганнар. Бер җирдә куып тараталар, икенче җирдә җыела икән халык. Аннан соң, бу халыкны җиңеп булмый икән дип, кул селтәгәннәр. Рәфыйк абый: “Барда-җыен” хәт­та сугыш вакытында да туктап тормаган, бу инде “пир во время чумы” түгел, бу – татар рухының ныклыгын күр­сәтү”, – ди. Рәфыйк абый һөнәре буенча электромонтер: “30 ел багана башларыннан төшмәдек инде, бүген дә җирдә аунамыйбыз”, – дип шаярта. Барда төбәгендә Тукай нәсе­лен барлап торучы ул. Минем үтенеч буенча, Тукай туганнары турында өстәмә мәгълүмат туп­лый, аларның фоторәсемнәрен барлый. Бергә-бергә китап чыгарырга исәп. Рәфыйк абый шактый еллар Барда мәчетенең имам-хатыйбы булып торды. Бүгенге имам да – Тукай нәсе­леннән, Артур исемле укымышлы егет. Халык бик мактый үзен.

Татар яшәр әле Бардада. Район оешуга быел 95 ел икән. Идият белән: “Күпкә түзгәнне азга түзәрбез”, – дип шаяртышабыз. “Барда-җыен” әләмен быел да уз­ган елгы мәйданның абсолют батыры, татар егете Ренат Ибра­һимов күтәрде. Сәхнәдә җирле артистлар чыгыш ясый. Бар­даның үзендә генә дә 6 бию ансамбле, шуның өстенә татар хоры, һәр авылда сәнгать коллективлары бар. Җырлы-көйле халык яши инде ул.

Барда артистларын күреп-тыңлап бер шатлансак, ат чабышларын караганда, күңел, гомумән, ат кебек “уйнаклый” башлады. Идият белән Рәфыйк абый ат чабышларының комментаторларына әйләнеп, кайсы атның кемнеке икәнен әйтеп, чабышкыларга, җайдакларга көч биреп торалар. Сикереп торып кул болгыйлар: “Әнә үзебезнең татар аты алга чыкты”, – дип кычкыралар. Оят булса да, әйтим, тамагыма төер утырды, күзләремә яшь килде. Нәрсә бу? Картлык галәмәтеме? Идият сәерсенеп миңа карый, мин елмайгандай итәм. Шатлыклы күз яше аркылы чытылган чыраем сабакташымны гаҗәпләндерде бугай. Татар аты җиңсә дә, күңел йомшарсын инде, җә!

Беренче килгән атны Үдик авылы егете, эшмәкәр Ильяс Гый­­­­малетдинов тәрбияләгән икән. Чабышкылары ел саен мәй­дан тота. Ильясның исемен әйтү­гә, бөтен халык кул чапты. Ильяс исә торып басып тыйнак кына итеп башын иде. Татарны әнә шундый егетләр яшәтәчәк.

Язма башында арчалылар­ның аерым миссиясе турында сүз кузгаткан идем. Якташларым, ярый, быелга үз эшебезне башкардык, дип тынычланмадылар. Рамил Га­рифҗанов Бардада яшәүче кардәшләрне Арчага дәшеп рәс­ми чакыру калдырды. Димәк, насыйп итсә, быел тагын күрешә­селәр бар әле. Сөйләшәсе сүзләр дә күп, чөнки күңеллә­ребез бер.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү