Иң яшь министрлыктан – иң кыю гамәлләр. Яшьләр көне уңаеннан Татарстан республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, журналистлар белән очрашып, еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясады.
Яшьләргә ни кирәген яшьләр генә белә. Шуңа күрә министрлык, үзенә шигарь итеп, “Яшьләрдән башка яшьләр өчен бернәрсә дә булмаска тиеш” дигән сүзләрне алган да. Шуннан чыгып, министрлык берничә юнәлештә эш алып бара. Дамир Фәттахов яшерми: кайбер урыннарда тырышасы бар әле. Әмма ирешкән уңышлар да юк түгел.
Җиңел булмады
– Яңа министрлыкны оештыру җиңел булмады. Безнең таяныр кешебез дә юк иде. Коллектив тулысы белән ноябрь аена формалашты, – дип сүз башлады Дамир Фәттахов. Кыенлыкларны яңа ведомство оештыруда билгеле бер стандартлар булмау аркасында күргән алар. Россиядә андый орган юк. Министр сүзләренчә, федераль дәрәҗәдә министрлык барлыкка килергә тиеш.
– Безнең өстә – бик җаваплы эш. Башка төбәкләр хәзер безгә карый, таяна, төрле проблемаларны Россия күләмендә күтәреп чыгуны сорый, – диде ул.
Хезмәтенә күрә акчасы
Яшьләр сәясәте тармагында эшләүчеләр ел башында узган коллегиядә Президент Рөстәм Миңнехановка хезмәт хакларын күтәрүне сорап мөрәҗәгать иткән иде. 1 июльдән яшьләр сәясәте тармагында эшләүче белгечләрнең айлык хезмәт хаклары артачак. Элегрәк 21 мең сум урынына хәзер уртача хезмәт хакы 31 800 сум булачак. Сүз яшьләр үзәкләре, яшүсмерләр клубы, балалар сәламәтләндерү лагерьлары, социаль-психологик оешмаларда эшләүче белгечләрнең акчасы турында бара.
Иң яхшысы – балаларга
Министр сүзләренә караганда, Татарстан – яшьләр учреждениеләренә иң бай төбәк. Республикада аларның саны 400гә җитә. Тик барысы да эшләми генә. Татарстандагы 26 яшүсмерләр клубы, 9 яшьләр үзәге һәм 21 балалар лагере агымдагы елда капиталь ремонтланачак. Төзекләндерү эшләренә республика бюджетыннан 1194,7 млн сум акча бүлеп бирелгән. Ремонт дигәннән, гадәттә бездә ничек: бинага ремонт ясыйлар, ә соңыннан аның барлык таләпләргә дә туры килмәве ачыклана. Дамир Фәттахов әйтмешли, җитәкче килә дә, бу сәхнә нигә монда, фәлән нәрсә монда кирәкми иде, дип дәгъва белдерә.
– Объектларны реновацияләү эшенә бүтән яктан карыйбыз. Хәзер заказчы булып Яшьләр сәясәте министрлыгы санала. Һәр объект өчен иң элек концепция булдырыла, аннары гына төзүчеләргә план бирелә. Төзелеш эшләрендә дә без “яшьләрдән башка яшьләр өчен бернәрсә дә булмаска тиеш” дигән принципка таянабыз. Яшь архитекторлар командасын булдырдык. Алар ремонт исемелегенә кертелгән проектларның эшен күзәтеп бара, – диде Дамир Фәттахов.
Министр күптән түгел узган Җәйге ялны оештыручылар бөтенроссия съезды нәтиҗәләрен искә төшерде. Татарстан балалар сәламәтләндерү лагерьлары буенча да алдынгы икән. Бездә алар – 94. Өр-яңа сигез лагерь төзелер дип көтелә. Дамир Фәттахов фикеренчә, Татарстан башка төбәкләрдән килгән балаларга да менә дигән ял тәкъдим итә ала. “Өч елдан соң Татарстанга ял итәр өчен балаларны бөтен Россиядән җибәрәчәкләр. Кырым, Анапада ял итү барысына да тәтеми бит”, – дип фаразлый министр.
Министрлыкның балалар, яшьләр лагерьларын башка максатларда да кулланырга нияте бар икән. Мәсәлән, көз-кыш айларында бу урыннарны туристлар өчен тотарга булыр иде.
– Аккош күле ял базасын гына алыйк. Ул җәен балалар өчен ял итү урыны гына түгел. Биредә төрле яшьтәге кешеләр дә шөгыль таба ала. Ял көннәрендә монда яшь гаиләләр ял итәргә килә, кышын чаңгы шуалар, – дип мисал китерде Дамир Фәттахов.
Акча кирәк, дип…
Министр фикеренчә, Президентка, акча кирәк, дип мөрәҗәгать итү башка чара калмаганнан гына була ала. Аңа кадәр акча табар өчен бүтән мөмкинлекләр эзләргә кирәк, ди ул. Мисал өчен, республика һәм Россия дәрәҗәсендәге грантлар.
– Очрашуларда да, акча турында сүз чыкса, нигә сез теге яки бу грантка гариза бирмисез, дим. Икеләнәләр, барыбер бер үк оешмалар җиңә, диләр. Алай түгел! Грантларда катнашуның мөмкин булганча “үтә күренмәле” булуын тәэмин итәбез. Бернинди оешма да үзенең әллә кайчангы хезмәтләре өчен грант алмаячак, – дип белдерде Дамир Фәттахов. Шулай булганда районнардан активлык та артыр дип өметләнәләр. Грантлар буенча аңлату эшләре алып бару, кайда ничек гаризалар тутыру, катнашуга бәйле сорауларга җавапны хәзер министрлык оештырган махсус ресурс үзәгендә белергә мөмкин.
Тагын бер яңалык: акчалата грантлар белән оешмаларга гына түгел, аерым егет-кызларга да ярдәм итәчәкләр. Бу максатлар өчен 7 миллион сум күләмендә акча тотылачак.
Һәр җирлеккә – бер үзәк
Яшьләр кайда күңел ача, җыела? Район-авыл җирлекләренә карасаң, бу – әлбәттә, мәдәният йортлары. Министрлык үз алдына һәр районга бер яшьләр үзәге төзүне максат итеп куйган. Күп кенә районнар тәкъдимне күтәреп алган инде. Татарстанның 20 районында яшьләр үзәге эшләп килә. Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Арча, Актаныш, Тукай, Алексеевск кебек җирлекләрдә яшьләр үзәге төзү буенча сөйләшүләр алып барыла.
– Төзедең дә, өч чара уздырдың да ябып куйдың түгел. Бу биналар буш тормаска тиеш. Монда яшьләргә үзләрен табар өчен мохит булдырырга кирәк, – дип белдерде Дамир Фәттахов.
Күрешеп кенә булмый
Яшьләр белән очрашулар гына җитми. Моны министрлык та яхшы аңлый. Яшьләрнең күбесе – интернетта, социаль челтәрләрдә. Димәк, министрлыкка да шунда күчәргә вакыт.
– Яшьләр мәгълүматны гаджетлардан ала. Ә анда булган бар нәрсә дә дөресме, аларның ихтыяҗын канәгатьләндерерлекме соң? – дип уйлана Дамир Фәттахов.
Интернетка, цифрлашуга күчү, гомумән, бөтен яшьләр сәясәте тармагы эшчәнлегенә дә урынлы булыр иде, ди министр. “Кайбер районнардагы бүлекләрдә мәгълүматны әле дә амбар китапларына язып баруларын күрү бер дә күңелле күренеш түгел. Ниндидер мәгълүмат алыйм дисәң, моның өчен атналар кирәк. Барлык эшкә бәйле мәгълүматлар да цифрлашкан булырга тиеш”, – диде министр. Димәк, “Цифрлы министрлык” нәтиҗәсендә бүген муниципаль берәмлекләрдә кулдан әзерләнә торган барлык хисаплар бердәм мәгълүмати системага күчерелеп, автоматик рәвештә булдырылыр дип ниятләнә. “Цифрлы министрлык” проектын булдыруда Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы катнаша.
Кимчелекләр юк түгел
Очрашуда Дамир Фәттахов киләчәктә башкарылырга тиешле эшләр турында да әйтте. Бу иң элек яшь гаиләләргә кагыла.
– 22–30 яшькә караган яшьләр аудиториясе белән эшләнеп бетмәгән мәсьәләләр күп. Яшь гаиләләргә тиешенчә ярдәм итмибез. Статистика күрсәткәнчә, һәр икенче гаилә аерылыша. Безнең министрлык гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру буенча эшләргә, балалар табарга, матур гаилә корырга этәргеч бирергә тиештер. Шулай ук яшь гаиләләрнең торак мәсьәләсен хәл итәсе иде. Дәүләт торак фондына программа эшләргә кирәк дигән максат куелды. Әлегә аны әзер дип әйтә алмыйм, – дип белдерде Дамир Фәттахов.
Яшьләр медиасы, милли брендларны популярлаштыру, авыр яшүсмерләр белән эш алып бару, Студентлар белем бирү форумына федераль статус бирү – болар министрлыкның күз уңында тоткан кайбер сораулары гына. “Бер дулкында булсак, аларны да хәл итеп булыр“, – ди Фәттахов.
Министрның яшьләр белән бер дулкында булуы сизелә дә. Җитәкче булса да, очрашуга ул галстуксыз, джинсы чалбардан килде, яшьләр телендә сөйләште. Әмма менә министрлыкның тагын бер кимчелеге турында сүз булмады. Аккаунт, сайт, яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләүчеләр татар теленә кайчан күчәр икән?
- Яшьләргә ярдәм итүче дәүләт программалары
“Аграр яшьләре берләшмәсе” оешмасы авылга йөз тоткан күп кенә программаларны гамәлгә ашыра. Оешма грантлар белән авыл яшьләренә үз эшләрен башлап җибәрүдә ярдәм итә.
Республикада “Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү”, “Социаль ипотека” программалары һәм “Авылның социаль үсеше” федераль максатчан программасы яшь белгечләр һәм яшь гаиләләр өчен торак алу һәм төзү мөмкинлеге бирә.
2014 елда Рөстәм Миңнеханов “Татарстан Республикасында талантлар белән идарә итү стратегиясе” дәүләт программасын кабул иткән иде. Ул 2020 елга кадәр исәпләнгән һәм сәләтле яшьләрне үстерүне күздә тота.
Чулпан Гарифуллина
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat